Америкада яшәүче җырчы Оскар Акчурин татар халык җырына клип төшергән

759e-50c7-7818-1724Оскар Акчурин — туксанынчы елларда популяр булган татар рок-төркеме солисты. 

Туксанынчы елларда популяр булган “Сак-сок” музыкаль төркеме солисты, Америкада яшәүче җырчы Оскар Акчурин әти-әнисе истәлегенә татар халык җыры яздырган. Бүген “Таң алды” җырының клибын җырчы үз аккаунтына урнаштырган.

“Бүген – 12 августта әтиемнең туган көне. Иртәнге 4тә әти хөрмәтенә яздырган җырымны тәкъдим итәм. Әтием 59 яшендә вафат булды, ул вакыт миңа 15 яшь иде”, — дип яза Оскар.

Музыкант әтисенең тормышны, дусларын, җыр яратуын, мандолинада уйнавын искә ала. “Ул өч улын да музыка яратырга һәм китап укырга өйрәтте. Бүген үзебезне таба алганбыз икән – бу әти тәрбиясе”, — ди ул.

Оскар Акчурин “Таң алды” татар халык җырын рок стилендә эшкәртеп яздырган.

Әлеге җырны яңарту теләге турында ул “Татар-информ”га интервью биргәндә әйткән иде. «Тала-тала» һәм «Таң алды» җырларын бик яратам. Берничә татар җырын яздырасым килеп йөри әле. Коммерция максатларыннан түгел, күңел өчен”, — диде Оскар Акчурин.

“Татар җырларын бик яратам. Алар минем өчен балачак хатирәсе, алар әти-әнием тавышы кебек ягымлы. Татар җырларын машинамда йөргәндә тыңлыйм. «Сак-сок» репертуарындагы җырларны үзем дә җырлыйм. Кан тарта, диләр бит. Тамырларга тартадыр”, — дигән иде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 782

Комментирование запрещено