Марат Әхмәтов: Мәчетләр — халыкка кирәкле һәм әһәмиятле тәрбия урыннары

VVS_2269Дәүләт Советы Рәисе урынбасары авыл имамнары белән эшләүне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов дини тәрбияне, рухи кыйммәтләрне, телне саклауда мәчетләрнең халык өчен кирәкле һәм әһәмиятле урын икәнен әйтте.

Марат Әхмәтовның мәчетләргә карата фикере Арча мәдәният сараенда узган 11 район җитәкчелеге белән очрашу вакытында яңгырады.

«Районнардагы мәчетләр эшчәнлегенә игътибарны арттырсагыз иде. Билгеле, берәү дә мулла булып тумый. Район хакимиятеннән дә, Диния нәзарәтеннән дә имамнарның осталыгын арттыру ниятеннән укыту эшчәнлеген алып баруларын сорыйм. Вәгазьне дә халыкка үтемле итеп җиткерә алу кирәк», — диде Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе.

Марат Әхмәтов авыл имамнары белән эшләүне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. Ул тәҗрибә уртаклашу өчен имамнарга ешрак очрашулар уздырырга киңәш бирде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 782

Комментирование запрещено