Сакланганны саклар

????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????????Җәйге көн уртасы. Трамвай вагоны шыгрым тулы. Кая бара бу халык? Студентлар да юк бит шәһәрдә… Социаль дистанция дигән нәрсәне инде барысы да күптән оныткан. Битлек кигән пассажирлар да бөтен вагонга ун кеше дә булмас. Яңа вирус белән бәйле чикләүләрне бетерү турында карар чыкмады бит әле.

Чикләүләрдән туйдымы халык, әй, безгә тими ул, Алла теләсә, дипме, битлекләрне кайсысы исем өчен ияккә генә элеп куя, кайсысы ике сәгать саен алыштырырга тиешле бер битлекне атналар буе куллана. Кыскасы, дисциплина аксый. Көзен, салкын тию авырулары башлангач, яңа вирус тагын да котырынып китмәгәе. Ул вакытта нишләрбез?

Язын, короновирус пандемиясе башлангач, халык ике төркемгә бүленде. Бер төркеме вирустан курка һәм саклану чараларын куллана, икенчесе – вируска ышанмый. Бу төркемнәр арасында үзенә бер төрле ярыш бара. Ышанмаучылар битлек киеп йөрүчеләрдән өстән нәрсә кушсалар, шуңа ышанып, барысын да үтисез, дип көләләр. Әйтерсең лә, игълан ителмәгән “Covid” сугышы бара! Күрше өлкәләрдә битлек режимын бозучыларны зур штрафларга тарту очракларын барыбыз да ишетеп, укып торабыз. Ялгыш кына онытып калдырган битлек өчен беркемнең дә дүрт-биш мең сумнан колак кагасы килми, әлбәттә. Хөкүмәт шул рәвешле халыкны саклану чараларын куллану режимына күндерергә тырыша, күрәсең. Әйе, ирекле кешене мәҗбүр итәргә ярамый, дияр күбегез. Мин дә шулай уйлыйм. Минемчә, кешеләргә шәхси саклану чараларын (бит­лек) киеп йөрү кирәклеген җентекләп аңлатырга кирәк. Ә алга таба бу һәркемнең шәхси җаваплылыгы булып калсын. Без үз сәламәтлегебезгә һәм якыннарыбызның иминлегенә битараф булырга тиеш түгел.

Ничек кенә карышсак та, яңа вирус безнең арада йөри. Яз башында имеш-мимеш, дип кенә сөйләсәк, хәзер якын танышларыбыз арасында да короновирус йоктыручылар бар. Яңа вирус­ка бәйле хәлнең җитдилегенә ышандырырлык мисаллар да җитәрлек. Шуңа күрә, битлекне хакимият таләп иткән өчен генә түгел, ә үзебез кирәк дип санаган өчен киеп йөрик әле. Әйдәгез, бер-беребезне хөр­мәт итик. Аллаһы Тәгалә дә сак­ланганны саклармын, дигән бит.

Венера ГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1230

Комментирование запрещено