Тел белгечләре Әбри Хәбриевкә җавап кайтара: «Телебез бай, без үзебез сай»

әбри+хӘбри Хәбриевнең «Интертат»ка биргән интервьюсында «татар теле сай» дигән фикере каршылык уятты, халыкны шактый дулкынландырды. Социаль челтәрләрдә бу темага бәйле комментарийлар сәгать саен артып торды. Бүген без татар теленә мөнәсәбәте булган кешеләрнең фикерен белештек. 

Әбри Хәбриев тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы артист Данияр Хәбриев интервьюсында шушы сүзләр яңгыраганнан соң, Фейсбукта фикер алышу башланып китте… Биредә телнең билгеле сәбәпләр аркасында үсештә була алмавын да, шул ук вакытта дәүләте булмаган халыкның теле саега баруын да язганнар. Төрле сүзлек тышлыгын фотога да төшереп җибәргәннәр. Инстаграм челтәрендәге пост астында да 200дән артык комментарийдан торган гауга купкан. «Халык дошманына әверелеп барам», — дип Әбри үзе дә көлеп куйган.

Комментарий язучылар арасында төп 3 фикер хөкем сөрә.

1. Бу фикер белән килешергә теләмәүчеләр.

Мондый комментарийлар сан ягыннан беренче урында. Тел диңгезендә тирән чумып йөзәргә кирәк, шарлавыкта гына энҗеләр ятмый, дигәннәр алар. Комментарий саен Әбри Хәбриевкә китаплар укырга кушканнар. Болай да бик үк матур булмаган бәхәсне тагын да ямьсезрәк сүзләр белән бизәүчеләр дә бар. Төпкәрәк төшкән саен бәхәс кыза гына бара!

2. Әбри Хәбриев белән килешүчеләр.

Мондый фикерләрне сценарий язучылар, татар теле укытучылары һәм тәрҗемә өлкәсендә эшләүчеләр калдырган.

3. Бу хәлне нейтраль гына, пиар итеп кабул итүчеләр дә очрый.

«Телебез бай, аны яратып, тәмен белеп,
кадерләп файдаланасы гына бар»
Бу уңадан фән кешеләренең, язучы-шагыйрьләрнең, радио һәм телевидениедәге алып баручыларның да фикерләре белән кызыксындык.

Фаил Гыймадов, журналист, «Болгар» радиосы алып баручысы:

Юк, ничек мин аның белән килешим. Татар теле ничек сай булсын инде? Ул бит нәфис әдәбият теле, фән теле, интеллигенция теле. Шул телдә нәфис әдәбият языла, фән эшләнә, фәнни хезмәтләр дөнья күрә икән, ул берничек тә сай була алмый. Үзләрен артистка санап йөргән милләттәшләребез, бары тик шул «сай» тел белән кесә калынайтуны кәсеп итеп куймасыннар иде. Ә үзләренең сәхнәдәге чыгышлары белән татар теленең милләтне саклап калу өчен мөһимлеген агитацияләп, пропагандалап йөрүне, үзебезнең туган телебезгә мәхәббәт уятуны мөһим санасыннар иде.

Әлбәттә, теләсә нинди фикер яшәүгә лаек. Шул ук вакытта, әйтелгән фикер аны әйткән кешенең аң-белем дәрәҗәсенең күрсәткече дә бит әле ул.

Камил Кәримов, язучы-сатирик:

Без бит кеше көлдерер өчен бөтен нәрсәгә барабыз. Сәхнәдә саф татар телендә генә сөйләсәң, кеше көлмәскә мөмкин. Рус теле кыстырып, ике телдән дә мәхрүм калган кеше булып уйнаганда, тамашачы нык көлә, рәхәт. Димәк, аңа шул да җитә торгандыр, алар бит әле моңа бик күтәрелеп чыкмый. Әзрәк әдәби зәвыгы, гыйлеме булганнар каршы, әлбәттә.

Тамашачыга кызык булсын өчен нинди генә сүзләр бозып әйтелми хәзер. Эстраданың бүгенге юлы шушы инде, аны туктатып булмый. Бүгенге сәхнә сәнгатенең үсешен тамашачы билгели башлады. Һәрбер алып баручы да язучы түгел. Татар телендә көлдерер өчен язучы булырга кирәк.

Артистны гаепләп тә булмый. Мин үзем дә артистлар арасында тамак туйдырып йөргән кеше. Шушы яшькә җитсәм дә, телне мин әле һаман өйрәнәм. Бу очракта либераль, лояль булып калам. Боерык бирә торган урында утырмыйм.

Әлфәт Закирҗанов, әдәбият галиме, тәнкыйтче, филология фәннәре докторы:

Татар теле һич кенә дә сай түгел. Кайвакыт татар телендә фикерне әйтеп бетермәү очракларын күрәбез. Моның артында татар теленең сүз, гыйбарәләр, афоризмнар һәм мәкаль-әйтемнәр байлыгын белеп бетермәү ята. Татарча сөйләшүебез шактый кимеде, еш кына рус телендә аралашуга күчәбез. Шуңа күрә әйләнештәге сүзләр, гыйбарәләр шактый кимегән булып күренә. Нәкый Исәнбәтнең 3 томлык мәкаль-әйтемнәрен генә алып карагыз. Шул меңләгән мәкаль-әйтем белән әйтергә теләгән бөтен фикерне бик рәхәтләнеп җиткерергә була.

Бу очракта һәркем үз фикерен әйтә, нигә әйттең яисә әйтмәдең дип ниндидер мөнәсәбәтне белдерәсем килми. Бары тик әлеге сәнгать әһеленең шушы телдән файдаланып һәм шул тел белән үзенең тамашачысына мөрәҗәгать итеп яшәүче, хезмәт итүче, ниндидер бер вазыйфа үтәүче, ахыр чиктә акча эшләүче кешенең болай дип әйтүе бераз гына сәер яңгырый билгеле.

Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, прозаик һәм публицист:

Татар әдәбиятында укырга китап юк, дип зарланалар. Сорап карасаң, аларның күптән татар әдәбиятын укыганнары юк, газета-журналлар алдырмыйлар, яңа чыккан әсәрләр белән дә кызыксынмыйлар. Бу да шуңа охшаган. Татар теленең байлыгы турында сөйләр өчен аны белергә, өйрәнергә кирәк. Үлгәнче өйрәнсәң дә, камил итеп өйрәнеп бетереп булмый. Теләсә кайсы телне (татар телен генә түгел) сай дип әйткән кеше үзе сай, шуңа күрә минем алар белән бәхәскә керәсем килми. Бәхәс уята торган мәсьәләдер дип уйламыйм, кем нәрсә әйтмәс. Нинди аңгыра нинди аңгыра сүз әйтмәс? Ул — сәхнәгә чыккан бер шамакай, нәрсәдер сөйләп халыкны көлдерергә теләүче.

Гөлшат Галиуллина, филология фәннәре докторы:

Әлбәттә, килешмим. Интервьюсын укыдым мин аның. Бәлки, ул аны андый мәгънәдә дә әйтмәгәндер. Аңлап бетермәдем нәрсә әйтергә теләгәнен. Һәр телнең үз байлыгы, һәр телнең үзенең мәгънә бирү мөмкинлеге бар. Рус телендәге бөтен әйберне биреп бетерә алмый дигән әйбер белән килешмим. Чөнки һәр телнең үзенең эчке ресурсы халыкның милли карашын, фикерен үзенчә җиткерә, шуңа күрә турыдан-туры тәрҗемәдә проблемалар булырга мөмкин, икеләнгән моментлар бар. Татар теле сай, башка тел бай дигән фикер белән килешә алмыйм.

Татар телендә сүз уйнату юкмы? Ә эчке мәгънә белән сөйләшү. Халыкның җанлы сөйләм теленә игътибар итегез. Анда бер текст сөйли, ә яшерен мәгънә бөтенләй икенче булырга мөмкин. Шушы яшерен мәгънә белән сөйләшү, ягъни катлам-катлам мәгънә салу, ул яртышар сәгать, бер сәгать, гомумән, күпме кирәк, шуның кадәр бара ала. Бу бит телнең сайлыгы турында түгел, киресенчә, байлыгы турында сөйли. Телнең мәгънә байлыгы, мәгънә тирәнлеге бик зур.

Миләүшә Хәбетдинова, КФУ доценты, әдәбият галиме:

Мин аның белән килешмим, Фейсбукта «телебез бай, без үзебез «сай», дип комментарий да калдырган идем, сүз уйнатып. Мин үзем рус дөньясыннан килгән кеше. Татар мәдәниятен кабул ителгән программалар буенча түгел, үзлектән өйрәндем. Һәрвакыт Аяз Гыйләҗев кебек матур җөмләләр төзеп сөйләшергә кызыга идем. Хәзер мин Нәкый Исәнбәт архивы өстендә эшлим. Алар инде шул чакта ук телнең деградация юлыннан баруын сизгәннәр. Безнең буын татарлары үз фикерен Аяз абыйлар кебек әйтә алмый инде.

Мәсәлән, мәдрәсәләрдә элек әдәбият теориясен әйбәтләп укытканнар. Анда рифма сүзлеге дип әйтергә буладыр инде, нинди сүзнең кайсы белән ярашуы язылган. Алар аны мәдрәсәдә үк отарга тиеш булган. Мәсәлән, керфек сүзенең генә дә 72 мәгънәсе булган. Күбесе мәкаль-әйтемнәребездә сакланган.

Әбри гаепне читтән эзли. Үзенең теле кипкәнен аңламый. Рус теле дә кибә, татар теле дә. Ләкин тел бай түгел дип әйтергә безнең хокукыбыз юк. Бу безнең квалификациябез генә. Мин аны гаепләмим дә. Ул үз чоры, үз заманасы корбаны. Үпкәләсәләр дә, әйтәм. Бүген мәдәниятебезнең сайлыгына «пичәт сугу» модага кереп китте. Кеше үзен бервакытта да белмим дип әйтми. Яшьләр милли әдәбиятыбызны искелек дип кабул итәләр. Югыйсә, ул бит нигез. Безнең милли мәктәбебез юк, суверенитет заманында да үзебезнең институтларыбызны булдыра алмадык. Мәдәниятебезне үстерәселәре килсә, башта үзебезнең фундаментны өйрәнергә тиешләр.

Эльза Нәбиуллина, татар теле укытучысы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты:

Монда объектив, комплекслы якын килү ягында мин. Аргумент әйтергә теләсәң, башта ул кешенең нәрсә, кайсы очракта әйтергә теләгәнен белергә кирәк. Үлчәме кайда, кайдан чыгып үлчи ул аны? Бөек рус теле һәм аның фонында яшәргә мәҗбүр булган татар теле бар. Исән калырга тели икән, рус теленә тиңдәш булып яшәргә тиеш. 

Сүз уйнату татар телендә дә бар, җор теллелек ул. Мин татар телен фәкыйрь димәс идем. Еш кына татар телен кулланучылар рус теле белән янәшә алып баралар, чагыштыралар.

Тел байлыгы акыл байлыгыннан да килә. Без татар телен көндәлек тормышта гына кулланабыз. Ул афәт тора-бара тирәнрәк булачак, чөнки идеология шундый: татар теле гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Болай ул бит кухня теленә генә кайтып калачак. Без телне телевидение, фильмнардан ишетмибез, фән телендә язмыйбыз һәм җәмәгать урыннарында кулланмыйбыз, яңа сүзләр барлыкка китермибез икән, әлбәттә, ул сай булачак.

Безнең юмор осталары еш кына рус теленнән карап күчерәләр. Рус менталитеты безнекеннән нык аерыла, бу очракта, тел сай булып тоелырга мөмкин. Үзләре тудырган проблема. Үз юлларын тапсалар, бернинди проблема тумас иде. Сүз уйнату бик көчле татар телендә, искитәрлек көчле. Телнең гаебе юк, үзләренең теле сай, димәк.

Эльвира Сафина, филология фәннәре кандидаты, сүзлекче, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе:

Мондый сорауны ишеткәч, күзләремә яшьләр килде. Киштә тулы сүзлекләребезне, исемнәре бөтен дөньяга танылган язучы-шагыйрьләребезнең том-том китапларын кочаклап утыр да ела… Ничек сай булсын инде безнең татар теле? Татар әдәбияты, татар халык авыз иҗаты белән аз гына таныш булган кешенең дә болай әйтергә теле әйләнмәс иде. Ә инде иҗат, сәнгать кешеләреннән андый сүзләр ишетүне туган телемне рәнҗетү дип кабул итәм… Алар, киресенчә, телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтергә, иң матур, иң сыйфатлы әсәрләрне, иҗат җимешләрен халыкка җиткерергә тиеш дип саныйм.

Без бүген милләттәшләребез XIX гасырда яки XX гасырда сөйләшкән телдә сөйләшмибез инде… Сокланырлык дәрәҗәдә тел байлыгы ия, төрле чагыштырулар, мәкаль-әйтемнәр кулланып, катлаулы төзек җөмләләр белән сөйләшә белгән галимнәр, әдәбият-сәнгать әһелләре кебек тә аралашмый күбебез… Бигрәк тә көндәлек тормышта. «Татар теле сай», — дип бәлки шуннан чыгып фикер йөртүчеләр бардыр. Әмма бит көндәлек сөйләм теленнән чыгып кына фикер йөртү, катгый нәтиҗәләр ясау дөрес түгел.

 Әйе, телнең лексик системасы гел хәрәкәттә, туктаусыз үсештә. Ул яңа сүзләргә, алынмаларга баеп, гел үзгәреп тора. Ниндидер сүзләр онытыла, кулланылыштан төшеп кала. Бүгенге көндә кайсыдыр сүзләр урынына аларның русча вариантлары кулланыла, яки, иң кызганычы, татарчалы-русчалы сөйләнелә, русчага күчеп кителә (алай җайлырак бит: татар сүзен искә төшерәсе, синонимнарын уйлыйсы, образлы гыйбарәләр, чагыштырулар кулланып баш катырасы юк).

Бүгенге көндә алты томлык аңлатмалы сүзлегебез төзелеп бетеп килә. Саннарга күз салсак, сүзлекнең беренче томында 11 меңгә якын сүз һәм 2 меңнән артык фразеологизм. Һәр томда якынча 10-12 мең сүз һәм 1-3 мең фразеологизм дип исәпләсәк, 6 томда якынча 65 меңнән артык сүз һәм 12 мең чамасы фразеологик берәмлек, димәк, барлыгы 80 меңгә якын сүз! Телебез бай, сүзлек составыбыз искиткеч зур күләмле һәм күптөрле. Яратып, тәмен белеп, кадерләп файдаланасы гына бар.

«Сүзләрнең азлыгына түгел, ә спецификасына бәйле бу»
Илдар Әюпов, «Теория» креатив агентлыгы җитәкчесе:

Килешмим, ләкин сүзләр саны әзәеп баруын әйтергә кирәк. Сирәк кулланылган сүзләр кулланылыштан төшеп кала бара. Мәсәлән, тән әгъзаларының исемнәре, ат җиккәндә кулланыла торган әйбер сүзләре дә сүзлекләрдә генә калган. Әлегә тел сай түгел, ләкин ул процесс бара. Тиздән сай булыр, болай барса. Яшьләрнең күбесе мондый сүзләрне белми.

Рус телендә сүз уйнату мөмкинлеге күбрәк, бу сүзләрнең азлыгына түгел, ә аның спецификасына бәйле. Чыннан да, татар телендә сүз уйнату авыррак, ләкин мөмкин эш.

Аннары, һәр телнең үз юмор үзенчәлекләре дә бар.

Илсөяр Шиһапова, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле белгече:

Ул алай ук түгел инде, бары фикерен төгәл әйтеп бетермәгән генә. Аның фикере башкада, ә язмада башкача яңгырый. Сүз уйнату чыннан да бездә алай популяр әйбер түгел, кулланмыйбыз. Начар да түгел ул, яхшы да түгел. Бу — факт кына. Әгәр без русларны инглизләр белән чагыштырсак, руслар гомумән сүз уйнатмыйлар. Менә инглизләр аны гаять оста итеп башкара. Руслар алардан бик күпкә калыша. Без инде үзебезне руслар белән чагыштырырга күнеккәнлектән, безгә алар бик шәп сүз уйната кебек тоела. Шәп уйнаталар чагыштырмача…

Бу әйбер телебезнең байлыгы, ярлылыгы белән дә бәйле түгел. Бу менталь нәрсә булырга мөмкин, һәр халыкта үзенеке. Көлү, юмор бик специфик әйбер. Башка халыкка кызык булган әйбернең, безгә, гомумән, кызык булмавы бар. Сүзне оста уйнатучылар бар, ләкин алар тел белән бәйле түгел. Бәлки безгә хас түгелдер. Данияр дөрес әйтә. Аның фикере сүз уйнату турында иде. Ул бик кайгыртучан шәхес. Безгә андый кешеләр җитенкерәми.

Барлык җавапларны тыңлаганнан соң, алып баручы, юмор остасы, җырчы Әбри Хәбриевнең үзе белән дә сөйләштек.

Мине хәзер күп кеше татар телен мыскыллауда, мәсхәрәләүдә, кимсетүдә гаепләде. Бу бер дә алай түгел: мин бары тик рус теле белән чагыштырып, татар теленең сүзлек запасы турында гына әйттем. Чынлап та карасак, рус телендә сүзлек запасы 200 мең, ә татар телендә билгеле бер чыганакларда ул 100 мең, кайберләрендә 150 сүз мең тирәсе, хәтта төгәл мәгълүмат та юк.

Миңа карата күбесе пычрак атты… Бу сүзләр белән килешмәү — кешенең, бәлки, әйтелгәнне дөрес яктан кабул итә алмавыдыр. Бәлки, чынбарлыкка, дөреслеккә битарафлыгыдыр.

Безнең телебез искиткеч матур, яңгырашлы, аһәңле тел. Биредә сүз уйнату турында әйтелде. Синоним һәм омонимнар рус телендә күбрәк. Телнең матурлыгы, аның аңлатмасы, фразеологизмнар, мәкаль-әйтемнәре һәм башка юнәлешләре турында сүз бармады.

Ә бары тик сүз уйнату — эстрада, юмор өлкәсендә кулланыла торган бик популяр алым турында гына иде фикерем. Татар телендә сүзләр уйнату кыенлык тудыра. Ул гамәлне эшләп булмый диярлек. Шушы «сайлык» турында бара сүз. Туган телебезнең моңа, никтер, мөмкинлеге юк. Менә бер мисал. «Утомлённые солнцем» КВН командасының бер чыгышы: Ике кеше «Умники и умницы» конкурсында катнаша. Сорау бирәләр: «Что сказали татаро-монголы, когда пришли к русским?» Жавап: «Нас — орда!» «А что ответили русские?» «А нас — рать!» Беренчел оятсыз фикер яңгырый кебек, ә асылда: «а нас — рать» дигән фикер ята. Элек армияне, гаскәрне рать дип йөрткәннәр. Менә нәрсә ул сүз уйнату. Ә бездә, кызганыч, мондый бормаларны тудыруы бик кыен.

Күпләр кәнфитнең тышчасы буенча фикер йөртә, ә эченә керергә теләмиләр: аларның укыйсы, беләсе, асылына төшенәсе килми. Без контексттан алынган әйберне укыйбыз да: «Ах, оятсыз, ничек шулай дип әйтә алдың?» — дигән фикер җиткерә башлыйбыз.

Китап укыйм мин, вакыт кына булсын, укырга яратам. Кызганыч, барысына да өлгереп бетеп кенә булмый. Дөнья әдәбиятын да күзәтеп барам, мәсәлән, соңгы укый башлаган китабым — «Шантарам». Иң яраткан язучыларым: Әмирхан Еники һәм Фәнис Яруллин. Икесенең дә иҗатын үлеп яратам. Авылда әтидән калган кечкенә генә китапханә бар. Кичләрен шуларны әкренләп укып барам. Яңа әдәбият белән танышырга «Китап» радиосы ярдәм итә: укыйбыз, әсәрләрдән өзекләр яздырабыз.

Мин туган телемне яратам, хөрмәт итәм, ул телдә иҗат итәм, эшлим. Эшләмәсәм, тел өчен җан атмасам, бер хәл. Гаепләүләр урынлы булыр иде. Тик без бит эшлибез. Аллага шөкер, рус, чит ил мультфильмнарын татарчага тәрҗемә итәбез, тавышландырабыз, аудиокитаплар яздырабыз. «Китап» ФМ, китап нәшрияты белән шигырьләр, әсәрләр яздырабыз. Алар өчен 3 тиен акча түләнә. Символик сумма. Тик мин бу эшләр белән акча эшләү максатыннан шөгыльләнмим. Миңа кызык, булсын дип эшлим. Аудиокитаплар әле безнең татар медиадөньясына кереп кенә бара. Телгә төкереп карасам, кирәкми дияр идем дә китәр идем. Тик мин киләчәк буын өчен булсын, дим. Үзебездән соң ниндидер мирас калдыру өстендә эшлибез.

Кайбер артист дусларымнан да моның буенча: «Кирәкме ул сиңа? Вакыт әрәм итеп йөрисең», — дигән фикерләр яңгырады. Кирәк булмаса, йөрмәс, рәхәтләнеп өйдә ятар идем. Тик ул миңа кирәк. Миңа ул кызык. Бездә гел шулай бит. Эшләгән кешегә гел эләгә. Ә ялтырап йөргән буш куыклар һәрвакыт өскә калкый, югарыга күтәрелә. Менә шулай…

Сүз уйнату
Күпчелек сүз уйнатуны татар телендә дә гаять киң таралган күренеш дип бәяләде, тик берәү дә мисал китермәде. Сүз уйнатуга, каламбуларга менә шундый күренешне кертергә була:

Нишләп йөри бу тәкә

Сөзгәк мөгез бутәкә!

 (Шәүкәт Галиев, «Тәкә белән малай»)

Озатканда кызын ана

Үгет-киңәш бирә аңа:

— Инсаф белән генә йөр,

Тәүфыйк белән генә йөр!

… Ана сүзен тота кызы,

Йөрми кичен һич ялгызы:

Бер көнне ул –

Инсаф белән,

Иртәгесен –

Тәүфыйк белән! (Шәүкәт Галиев «Әни кушканча») 

intertat.tatar

Просмотров: 1052

Комментирование запрещено