24 август — әтиебезнең, сугыш һәм хезмәт ветераны Әнәс Латыйф улы Нуртдиновның, туган көне. Быел аңа 94 яшь тулыр иде. Кызганыч ки, аның безне калдырып, ахирәткә китүенә 7 ел үтеп тә киткән инде.
Салиха Гаязованың «Исән булсаң, әти» дип аталган шигырен укып утырам, күзләремнән кайнар яшьләр тама… Әлеге шигырь мәрхүм әтиләребезнең рухларына дога булып барып ирешсен иде. Тынычлап йокласыннар алар!
Исән булсаң, әти
Исән булсаң, әти, хәлең сорап,
Башың сыйпар идем үрелеп.
Чал чәчеңнең һәр бөртеге саен
Башым ияр идем иң элек.
Исән булсаң, чүгеп яннарыңа
Киңәш сорар идем тагын да.
Кулларыңны битләремә куеп
Үксеп елар идем яныңда.
Исән булсаң, йөргән сукмагыңнан
Ятып үбәр идем эзләрең.
Кылган һәрбер ялгыш гамәлемә
Гафу сорар идем тезләнеп.
Исән бит син, әти, яшисең син
Хыялымда, минем җанымда.
Мөмкин булса әгәр, җырларымнан
Һәйкәл кояр идем мин сиңа!
Әткәбез 2013 елның 20 мартында фани дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчте. Шул көнне сыерчыклар кайттылар, ташу төште, тәбигать тә аның белән саубуллашкан кебек тоелды. Сезнең игътибарыгызга шушы кайгылы көнгә багышлап язган шигыремне дә тәкъдим итәм.
Әткәемә
Маяк булып гомер юлыбызда,
Үрнәк булып безгә — яшьләргә.
Бүтәкәле чыкты ярларыннан
Безгә кушылдылар ташкыннар.
Сыерчыклар кайтты ашыгып.
Тын калдылар алар боегып.
Карлыганнар тагын яшәрә.
Чәчәк белән тулыр алгы бакча,
Яшәгәнгә һаман яшәргә.
Алар белән әткәм юк шул инде,
Кайнар яшьләр тагын коела.
Бар кешегә рәхмәт әйтәбез.
Тыныч ятсын безнең ӘТКӘБЕЗ.
Просмотров: 1297
Галия апа без Татар Әбдекиеннән. Әнием сез язган кешеләрне белми. Теләкләрегез кабул булсын. Сезгә аллахы тәгаләнең рәхмәте яусын
Минем анигя Нуртдинова Нурия Ибгагим кызына бик ышыган бу абзы. Анием 1997 елда улеп китте урыны жанняття булсын.Туганар тюгель микян .Минкамиль улы. .Денис аулы бик сагындыра.Бялякяй чактан мярхум Шахит абзыемы хатерлим .Хабяр бик кетям ряхмят сезгя.
Урыны жанняття булсын.М
Бик яхшы шигырьлэр язгансыз, мэгьнэле, кунеллэрне нечкэртеп жибэрде. Без бит гомерлек куршелэр идек. Хэзер инде аталарыбыз да энилэребез дэ юк. Аларны ходай рэхмэт кылсын, урыннары жэннэттэ булсын иде!!!