Гөлия һәм Руслан ШАҺИЕВЛАРга!

41_0Хөрмәтле Гөлия һәм Руслан! Һәр кешенең тормышында гомергә хәтердә калырлык кадерле минутлар, сөенечле вакыйгалар була. Сезнең дә бүген шундый шатлыклы һәм истәлекле көнегез. Сез бүген иң җаваплы көнегезгә аяк бастыгыз. Тормыш юлыгызны бергә узу, сөенечләрне һәм кыенлыкларны бергәләп кичү өчен уртак гаилә төзисез. Сезне чын күңелдән олы тормыш юлындагы беренче уртак адымнарыгыз белән котлап, бәхетле, тату тормыш, гомерлек мәхәббәт телибез. Гомер юлыгыз озын булсын. Бу юлны кулга-кул тотынышып, бер-берегезгә ышанычлы булып үтегез! 

Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле!
Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми,
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!

Нуретдиновлар гаиләсе.


КОНТЕКСТ:

Ура! Кызыл диплом кулда — олы юлга!