Кар-бураннар арасында адашмам ( Денис авылында яшәүче Нурсинә ХӘКИМОВА хикәясе)

 s12001…1980 еллар ахыры булгандыр. Әле колхозларның  гөрләп торган чагы. Авылда эш бар,  эшкә кайтучы яшьләргә — өйләр, армия сафларыннан кайтучыларга тормыш башлап җибәрү өчен акча бирелә торган чак.

Шундый колхозларның бер­сендә яшәүче Әлфияне әти-әнисе сабыр һәм басынкы, күндәм холыклы итеп тәрбияләргә тырышсалар да, ул ирдәүкә булып үсте. Әтисенә елга буендагы әрәмәлектә урнашкан ферма сыерларын көтәргә булышырга ашкынып тора иде. Чөнки кыз авыл та­бигатенә үлеп гашыйк. Рәхәт бит авылда! Матур итеп таң ата. Агачтан-агачка кунып сайраучы кошларның искиткеч моңы күңелгә кереп оялый, ә әрәмәдән килгән хуш исләрдән башлар әйләнә. Ул җигүле ат арбасына басып, малайларча җилдертергә ярата, җае чыкканда, дусты Рәмис белән атка атланып та узыша ала. Ә беркөнне, малкайларны төш вакытында мал йортына ябып куйгач, кыз дусты ярдәмендә гармун уйнарга өйрәнә башлады. Шул көннән ул тын гына агып ятучы елга буенда утырып, сәгатьләр буе үз алдына уйнарга ияләшеп китте.

Бүген дә ул шулай моңланып утыра. Беравык уйнагач, Рәмис:

- Әйдә инде, Әлфия, су коенып чыгыйк, бигрәк кызу бит, дигәч, гармунын куйды да малай артыннан елгага сикерде. Рәхәтләнеп су коенгач, алар яр буендагы комлыкка тәгәрәделәр. Зәңгәр күккә тө­бәлеп яткан малай:

- Әлфия, ә син үскәч, кем булырга хыялланасың, — дип сорап куйды.

– Мин машина йөртүче булырга телим, — дип кыска гына җавап бирде кыз.

- Җүләр, ул бит ирләр эше, син миңа кияүгә чыгарсың, без матур балалар тудырып үстерербез…

Мондый сүзләр ишетермен дип уйламаган кыз: 

- Кит аннан, мин гомеремдә дә кияүгә чыгарга җыенмыйм, — дип сикереп торды да шунда аунап яткан чыбыркыны шартлатырга кереште. Малай авызыннан:

– Бу хәтле ирдәүкә бу­лыр­сың икән! – дигән сүзләрне ишеткәч, чыбыркы тотып артыннан куып китте.

Ә менә Әлфиянең абыйсы Габдулла сеңелесенең холык-торышының капма-каршысы иде. Анысы бик сабыр, тыныч холыклы булып үсте. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлагач, дус­ты Сөләйман белән шәһәргә кит­те, хирург булырга хыяллана иде.

Менә үзенең кар-бураннары белән матур, ап-ак кыш килеп җитте. Җәйге һәм көзге авыр эштән арыган авыл кешеләре җиңел сулап куйдылар. Авыл өстендә гөрләп каз өмәләре үтте, мал сую чаклары җитте. Шушы эшләрдә ярдәм итү өчен Габдулла белән Сөләйман да кышкы ялга авылга кайтып төштеләр.

Купшы, ыспай киенгән Сө­ләйман Әлфияләргә килеп йөри башлагач ук, үсмер кыз күңеленә әллә ни булган иде.  Аның йөрәгендә мәхәббәт чә­чәге бөреләнде сыман. Балачак дусты Рәмис белән елга буенда атка атланып узышучы, чыбыркы шартлатып, әтисенең көтүен көтүче әрсез,  язгы давылдай горур кыз  шушы  егеткә чынлап торып гашыйк булганын сизми дә калды.

Ә Сөләйман көн дә диярлек Габдулла янына килеп йөри. Габдулла бүлмәсенә керә дә ишекне ябып куялар. Ә бер көнне ишек ачык калган һәм Әлфиягә аларның ни турында сөйләшкәннәрен ишетергә туры килде. Мут күзле егет курс­таш кызлар турында гайбәт сөйләп утыра икән.

- Кара аны, Сөләйман, укуыңны тәмамлаганчы өйлә­неп куярга туры килмәсен үзеңә, — дип кисәтте аны Габдулла. – Ашыккан ашка пешкән, диләр. Безгә әле бары тик һөнәр үзләштерергә генә кирәк, имтиханнарны тапшырып, эшкә урнашасы да бар.  Вакытлыча мавыгу тормышыңда кара тап калдырмасын…

- Зәлифә бит ул күңел ачу өчен туган кыз. Бернигә дә игътибар бирми, төпкә төшеп уйланмый, вакыт уздырып кына йөри. Минем саф хисләрем  аның өчен түгел, — диде көлеп Сөләйман.

Бераз сөйләшеп утыргач, Сөләйман китәргә дип кузгалды. Аны Габдулла озата чыкты. Егет ишек алдына чыккач, Әлфия үз-үзен белештермичә, аның артыннан ташланды…

- Сөләйман абый, өйләнмә, беркемгә дә өйләнмә! Мин үзем сиңа кияүгә чыгачакмын, — дип әйтеп ташлаганын сизми дә калды. Аның шушы сүзләрен ишеткән Сөләйман, кызга исе китеп текәлеп карап торгач:

- Ирдәүкә, танау астың кипмәгән, кеше сүзе тыңларга бик оста икәнсең. Үскәнем, миңа синең кебек кечкенә кызлар бик ошап бетми шул, сиңа әле бик күп ипи ашыйсы бар, — диде кистереп. Ә Әлфия ишетмәде кебек:

 - Мин үсәм бит, үсәм. Көт бераз, сабыр ит! – дип кычкырды да елый-елый өйгә кереп китте. Габдулла дустын озатып кергәч, сеңелесе бүлмәсенә кереп, караватта иңбашларын сикертеп елап ятучы Әлфия янына утырды.

- Сеңелем, мин синнән мондый хәлне көтмәгән идем. Нинди оятлы булдың, болай һич кенә дә ярамый ул. Кыз бала бер үк вакытта акыллы да, горур да булырга тиеш. Ә Сөләйманга килгәндә, син аның белән беркайчан да бәхетле була алмассың, — дип киңәшләрен бирергә ашыкты. Сүз ахырында:

- Сеңелем, Сөләйман тирә­сендә бик йөрмә, алдана күрмә тагын, ул сиңа пар түгел. Үс, мәктәпне тәмамла, үзең теләгән һөнәр үзләштер. Менә шуннан соң гына егетләр һәм гаилә кору турында хыялланырсың, — диде, абыйларча кайгыртучанлык күрсәтеп.

Быелгы март көчле кар-бураннары белән шакка­тыр­ды. Менә шундый кич­ләр­нең берсен Әлфия дус кызы Гөлфияләрдә үткәрде. Сөй­ләшеп туйгач, үз өенә кайтырга чыкты. Урамда, кая гына карасаң да, кар өемнәре хасил булган. Бигрәк озак утырылган дип, ашыга-ашыга атлаучы кызны үрәчәле чанага кырын ята төшеп утырган бер егет куып җитте. Бу Сөләйман иде. Билгеле, үткен күзле егет Әлфияне бик тиз танып алды да, шаярасы килепме, атын кыз өстенә таба бора башлады. Балачактан ат өстендә җилдереп үскән кыз да югалып калмады. Ул юл уртасында басып калды. Һәм ни могҗиза! Аның бик тә кырыс һәм тәвәккәл күз карашын күргән күк айгыр ике аягына торып басты, Әлфия читкә сикереп калды, ә айгыр исә чанадагы егетне кар өеме өстенә селтәп калдырды да кар-бураннар арасына кереп югалды. Кыз аңсыз ятучы егет янына очып килде сыман:

- Сөләйман, ач күзеңне, ач… Ни булды сиңа?!… – дип ялварды. Сөләйман, бераз һушсыз яткач, күзләрен ачып, кызга төбәлеп карады да гадәттәгечә:

- Ирдәүкә, син нинди могҗиза иясе икәнсең бит. Әллә син пәри кызымы, — дип әйтеп куйды.

Мондый түбәнсетүле сүз­ләрне ишетергә уйламаган кыз, ачуланып, тыкрыкка кереп югалды…

Аллаһы Тәгалә атабыз Адәм галәйһиссәламне җир йөзенә парлы итеп җибәргән бит. Алар җир йөзендә бәхетле, тиң сөюле тормыш алып барсын, балалар тудырып, нәсел агачын дәвам итсен өчен, мә­хәббәт, саф сөю хисләре бүләк иткән. Менә бүген дә биредә шундый могҗиза барлыка килде, ниһаять, Сөләйман атлы егетнең дә йөрәгендә Әлфиягә карата мәхәббәт хисләре бө­реләнде. Ул, аңына килгәч, үз өстенә иелеп, аның тормышы өчен борчылып өзгәләнгән Әлфиянең шомырт кебек кара, матур күзләрен күреп исе китте. Кызлар тарафына җиңел акыл белән караучы егет кызга өзелеп гашыйк булганлыгын аңлады…

Икенче көнне, юк йомышны бар итеп, дусты Габдулла янына килгән иде. Ләкин кыз үз бүлмәсеннән чыгарга ашыкмадымы, егетне күрергә теләмәдеме.

Каникуллардан соң Габдулла белән Сөләйман шә­һәргә, укуларын дәвам итәр­гә китеп бардылар. Ә анда Сөләйманны һуштан язарлык хәл көтә иде. Вакыт уздырып, күңел ачып йөргән Зәлифәсе балага узган икән. Дөньяга киләчәк гөнаһсыз сабыйны ятим итеп булмый бит инде, теләсә-теләмәсә дә, Сөләйманга өйләнергә туры килде.

Институтны уңышлы гы­на тәмамлагач, Сөләйман шәһәрдә төпләнеп, хастаханәгә эшкә урнашып, һөнәре буенча эшли башлады. Ә Зәлифәгә килгәндә, ул ир-ат халкы алдында үзен күрсәтеп йөрүдән туктамады һәм, илебездә үз­гәртеп кору еллары башлангач, бер әрмәнгә ияреп китеп  барды. Хәзер инде Сөләйманга дөньяда үзе өчен генә түгел, улы Руслан өчен дә яшәргә туры килде. Ир бик тырышып эшләде һәм баласын тәрбияләде. Дөрес, бик авыр чакларда аңа ярдәмгә авылда яшәүче әнисе – Маһруй апа да килеп булышты.

Гомер атлары алга чаптылар. Яше барган саен кеше дигәнең үткән гомере турында уйлана башлый икән. Сөләйман да буш вакытында сөрмәле күзле, гел елмаерга торучы алсу иренле, кызу холык­лы Әлфияне бик сагынды. Гомер үткән саен аны юксынды, өзелеп күрәсе килде.

Хәзерге вакытта интернет дигән нәрсәнең файдасы бик зур бит. Ял көнендә Сөләйман интернетны ачып җибәрде. Менә хикмәт, Аллаһының рәх­мәте бит бу! Ир үз күзенә үзе ышанмый торды. Ә экранда, аңа карап, үзе уйнаган гармун көенә кушылып, Әлфия җырлый иде:

Ашыгулар ялгышуга була,
Юк шул минем сабыр
                             канатым…
Ялгышларым – урман,
Язмышларым – буран…
Йөгерә-йөгерә кереп
                             адаштым.

Басылган, сабырланган, эч­кер­сезлеген, беркатлы­лыгын югалтмаган Әл­фия матур итеп, хискә бире­леп җырлый бирде. Ә Сөләйман­ның күз алдында ул карлы кыш көнендә бөтерелеп яуган кар бөртегедәй бөтерелде, җыр­лаган саен ул ирнең бөтен барлыгын, халәтен биләп алды, ягым­лы күз карашы белән әсир итте.

Шашынулар һәлакәткә була.
Һай, мин сине ничек
                              яраттым!
Күңелең – серле урман,
Мәхәббәтем – буран,
Елый-елый кереп адаштым.

Әнә Сөләйман кар өеме янында ята. Ә кыз аның өстенә иелеп серле сүзләрен кабатлый.

Рәхмәт, усал буран, горур
                                    иттең,
Рәхмәт, моңлы урман, җыр
                              өйрәттең.
Мин бәхетсез – җырлый
                                алмасам,
Мин бәхетле – егылып
                                калмасам,
Мин бәхетле –
             ялгышлардан туган
Язмышларны җиңеп
                             баралсам.

Җыр тәмамлангач та, Сө­ләйман бик озак исенә килә алмыйча утырды әле. Аның иреннәре ирексездән: “Әлфия, кайда син?!” — дип берөзлексез кабатлый иде.

Ә язмыш озак көттереп тормады. Атна — ун көн узгандырмы, юкмы, бер көнне үз машинасы белән юл һәлакәтенә юлыккан  хатын-кызны китерделәр. Аңа операция ясарга дип кергәч, бик авыр хәлдә ятучы Әлфияне күреп, Сөләйман һуштан яза язды. Куллары калтыранган табибка үзен кулга алырга туры килде. Чөнки сөйгәненең хәле бик җитди иде.

Әлфия тормышы өчен Сө­ләйман берничә сәгать кө­рәште, операциядән соң да өенә кайтып китәргә ашыкмады, хатын янында көне-төне утырды. Менә, ниһаять, авыр минутлар артка чигенде, Әлфия, күзләрен ачып, якты дөньяга күз салды. Кулларыннан тотып, аңа төбәлеп карап торган борчулы Сөләйманны күргәч, ирен кырыйлары белән генә елмайгандай булды. Ә Сөләйман шашып, аның кулларын үбә-үбә:

- Мин сине бүтән беркайчан да югалтмам, сөеклем, без бик бәхетле булырбыз, – диде өзелеп.

Әлфиянең кипкән иреннәре дә: “Сүз бирәм, сөй­гәнем, беркайчан да кар-бураннар арасында  адашмам”, – дип пышылдады сыман.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1102

Комментирование запрещено