Кичә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты каршында иҗат итүче һәвәскәр театры онлайн форматта Казан шәһәрендә узучы 20нче «Идел-йорт 2020» төбәкара үзешчән театр коллективлары бәйгесендә катнашты: Г.Зәйнәшеваның «Чиккән яулык» («Рамай») драмасын уйнап, пьесаның видеоязмасын Казанга җибәрде.
Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Бу хакта Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йорты каршында иҗат итүче һәвәскәр театр төркеме хәбәр итә.
Просмотров: 937
Уңышлар телим һәм исәнлек!