Казанда утызынчы тапкыр Татар яшьләре көннәре башланды

B77A1FA7-A51E-4320-8D9D-333F271726E2Форум ачылышында Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов министрлыктан рәхмәт хатларын тапшырды. 

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Идел» яшьләр үзәгендә XXX Татар яшьләре көннәренә старт бирде һәм министрлыктан рәхмәт хатларын тапшырды. Татар яшьләре көннәре Татарстан башкаласында 2-6 сентябрь көннәрендә уза.

«Пандемия сәбәпле Татар яшьләре көннәре соңрак үткәрелсә дә, без катнашучыларны күрүгә шат. 30 ел элек башланган традициянең бүгенге көнгә кадәр дәвам итүе бик мөһим. Һәр төбәктә күпмедер дәрәҗәдә Татар яшьләре көннәре үткәрелә, без аларга бик рәхмәтле. Кайсы шәһәрдә яшәвегезгә карамастан, үзегезне татар дип белдерү бик мөһим. Сез төбәкләр арасында бәйләнеш ноктасы булып торасыз», — диде ул. 

«Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина да делегатларны сәламләде. «Татар яшьләре көннәрендә һәрвакыт татар гаиләсендәге кебек җылы мөнәсәбәтләр була. Минемчә, Татар яшьләре көннәренең илле һәм йөз еллыгы булырга тиеш», — диде ул.

Форумның былтыргы лидеры — Омск өлкәсеннән Наилә Галиева Дамир Фәттаховка истәлекле бүләк, язу әсбапларын кую өчен җайланма тапшырды. «Татар яшьләре көннәре миңа күп белем һәм дуслар бирде. Һәр елны форумны көтеп алам», — диде ул.

Дамир Фәттахов Яшьләр эшләре министрлыгыннан рәхмәт хатлары, мактау грамоталары һәм көмеш билгеләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрылыгыннан рәхмәт хатына ия булдылар:

Омск өлкәсе «Туйчылар» якташлыгы рәисе Наилә Галиева,
«Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев.
Министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Иваново шәһәре «Нур» татар яшьләре берлеге рәисе Марат Йосыпов,
«Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпанисе алып баручысы Венера Аитова,
Пермь ягының «Чәк-чәк» төбәк татар яшьләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рөстәм Галимов,
Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең яшьләр комитетының рәисе Римма Гомәрова.
«Шаян ТВ» телеканалы директоры Рамилә Сәхабетдинова һәм Руслан Айсин Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен көмеш билге белән бүләкләнделәр.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 647

Комментирование запрещено