Айдар Фәйзрахманов: Илһам Шакиров исемендәге премия җыр сәнгатен тәртипкә салыр

703A7583[1]«Һәр премиянең нигезендә — җыр сәнгатен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрү. Илһам Шакиров исемен профессиональ дәрәҗәдәге сәнгать белән бәйлим», — диде ул. 

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе җыр сәнгатен тәртипкә салуга этәргеч бирәчәк. РФ атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов шул фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

«Бу премия турында фикер, Илһам абый үзе исән чагында ук, берничә еллар элек филармония җитәкчелеге тарафыннан туган иде. Бу фикерне министрлык дәрәҗәсенә дә күтәргән идек. Мин Татарстан, бөтен татар дөньясы күләмендә шушы премия булдырылуына шатланам. Һәр премиянең нигезендә — җыр сәнгатен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрү. Илһам Шакиров исемен профессиональ дәрәҗәдәге сәнгать белән бәйлим», — диде ул.

Айдар Фәйзразхманов Илһам Шакировның халык җырларын да, профессиональ композиторлар әсәрләрен дә, хәтта опера сәнгатендә музыкаль драмалардагы арияләрне дә башкарганын искәртте.

«Шушы ук таләпләрне премиягә дәгъва кылган кешеләргә куябыз. Аның нигезендә югары вокал белеме ята — хатын-кыз һәм ир-ат тавышы. Үзешчән башкаручылар арасында да иң-иңнәрен сайлап алырга ниятлибез. Бәйге җыр сәнгатен тәртипкә салуга этәргеч бирер дип уйлыйм», — диде.

«Югары белем тагын да талантны үстерергә мөмкинлек бирә. Илһам абый 20 еллап халыкны татар сәнгате дәрәҗәсендә үстерергә тырышты. 1990-2000 елларда сәнгать түбән тәгәри башлады, һәм ул моңа кайгыра иде. Безнең максат — яңадан Илһам абый дәрәҗәсенә күтәрү. Һәвәскәрләр безнең таләпләргә якынаеп, бәлки, тагын да үсәрләр, укырга омтылырлар», — дип белдерде композитор Риф Гатауллин. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 777

Один комментарий

  1. Бу егетлэр. тэртипкэ салырлар. ИНША АЛЛАХ