Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче
Сания Миргасим кызы Галимовага – 90 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Син безнең иң кадерле, газиз кешебез! Тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансың, шулай да, язмыш сынауларына бирешмичә, нык рухлы, көчле ихтыярлы булып калгансың. Безне дә зур сабырлык белән авырлыкларны җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне hәм тормышны яратырга өйрәттең. Бүген дә үзеңнең төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Барлык кылган изгелекләрең, безнең өчен өзелеп яшәвең өчен сиңа бик рәхмәтлебез, кадерлебез! Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал, балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтендә, яшәүдән ямь табып, рәхәтлеккә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта гомер кичерергә язсын сиңа!
90 яшь ул әле картлык
түгел,
Ак бәс инде кунса да
чәчләргә.
Аллаһ безгә гомер бүләк
иткән икән,
Иман белән кирәк яшәргә.
Оныт әле ачы сагышларны,
Елмай әле күбрәк дөньяга.
Бирелмәсен кайгыларга
күңелең,
Син өйрәттең шулай
яшәргә.
Әле тагын безне
шатландырып,
Тыныч булсын синең йөрәгең.
Син бит безнең бердәнбер
нурыбыз,
Син бит безнең ныклы
тоткабыз.
Иң изге теләкләр белән улың Равил, киленең Рилия, оныкларың Роза, Марат, Евгения, Илдар һәм Юлия гаиләләре белән.
* * *
Мулла авылы
Габделхәмит Габдерәхим улы Хәйрулловка – 80 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине туган көнең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгың, миһербанлыгың, саф күңелең өчен без сиңа бик рәхмәтле! Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Безне үстереп кеше иткәнең өчен мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Быел әниебез белән бергә яшәвегезгә дә 54 ел. Бер-берегезнең күңел яктысын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең
күңелдә.
Тормышыбыз синең белән
матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Иң изге, якты теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.
* * *
Габделхәмит Габдерәхим улы Хәйрулловка!
Кадерлебез! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.
Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет,
шатлыклар.
Туганлыкны саклап яшик
шулай,
Бер-беребезнең хәлен
белешеп.
Кайгы килсә, бергә
уртаклашып,
Шатлыкларны бергә бүлешеп.
Иң изге теләкләр белән киявең Наил, сеңелең Миңнеруй балалары һәм оныклары белән.
* * *
Журавлиха авылы
Әлфирә Хәйдәр кызы
Зангировага!
Кадерле тормыш иптәшем, әнкәебез, әбиебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлектә, әтиебез белән тигезлектә, җан тынычлыгы белән балалар игелегендә, оныклар сөенечендә, туганнарыңның ихтирамын тоеп, озак яшәвеңне теләп калабыз.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син
безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фатыйх, кызларың Раилә, Руфия, Рания, кияүләрең Равил, Роман, оныкларың Игорь, Рифат, Булат, Федор, Арина.
* * *
Похвистнево районы,
Яңа Мәчәләй авылы
Ләбибә Абдулла кызы
Сафхетдиновага – 80 яшь!
Кадерлебез! Без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Исәнлек-саулык сиңа, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын
Сәламәтлек ташламасын
сине,
Һәрбер көнең үтсен
шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа
картлыкта.
Изге теләкләр белән авылдашларың Абдерәшид, Рәфилә балалары белән.
* * *
Самара шәһәре,
Ташкентский урамы
Разия Нәтфулла кызы
Канюкаевага — 70 яшь!
Кадерле һәм сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз.
Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
Изге теләкләр белән улларың Марат, Илдар, киленнәрең Наилә, Люция, оныкларың Илмир, Мәрьям, Камилә, кодагыең Разия.
* * *
Иске Мәчәләй авылы
Миргалифән Мөбин улы
Шабаевка – 65 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине юбилеең белән кайнар тәбрик итеп, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
Безнең өчен күпме тырыштың
син,
Уйладың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер
вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Аяз булсын туар таңнарың,
Шатлык нуры чәчсен күзләрең.
Күкрәмәсен аяз күңелең.
Боекмасын һич тә йөзләрең!
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мәдинә, балаларың Фәгыйль, Лилия, Гөлия, оныкларың Рафаэль, Даниэль, Тимур.
Просмотров: 1151