Көзге ярминкәләр халыкка якыная

EEGIQTLWsAA5KDQ1Шәһәр халкы кышка әзерләнә башлады. Билгеле булганча, иң сыйфатлы яшелчәләр, бәрәңге, бал, ит һәм сөт продукциясе фермер­лардан һәм бакча хуҗа­ларыннан турыдан-туры сатып алынганнары.

Әмма яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җи­теш­терүчеләрдән сатып алу мөмкинлеге булган урыннар елдан – ел кими бара. Үзегез күрәсез, шәһәр матурлана, ә базарчыклар ябыла, аларның урынында “Магнит” һәм “Пятерочка”лар калкып чыга тора. Билгеле инде, бу кибетләрдәге яшелчә һәм җиләк-җимеш базар продукциясен алмаштыра алмый. Базарда әллә ничә сортлы бәрәңге, кабак, кичен генә түтәлләрдән өзеп алынган җирле кавын һәм карбыз, кыяр, помидор, суган һәм сарымсак… Телисең икән, тозлы һәм тозламаган гөмбә, бал, ит, май, сөт, файдалы үләннәр… Ни дисәң дә, көзге ярминкәләр зур социаль әһәмияткә ия. Шәһәр халкы өчен сыйфатлы азык-төлекне бер урында һәм кулай бәягә сатып алу мөмкинлеге булса, фермерлар өчен җәй буе бил бөгеп җитештергән продукцияне сату урыны ул.

Элек иң зур ярминкә Куйбышев мәйданда уза иде. Ә быел көзге ярминкә берничә урында була, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе. Өлкә үзәге администрациясе мәгълүматы буенча, җитештерүчеләр продукцияне түбәндәге адреслар буенча сата ала:

- 11 сентябрьдән җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә Петр Алабин музее (Ленин урамы, 142 йорт) каршындагы мәйданда;

- 25 сентябрьдән көн саен Киевская һәм Тухачевский урамнары киселешендә;

- 28 августтан башлап җомга, шимбә, якшәмбедә “Агропарк” (Волжское шоссе, 106 йорт) ваклап сату үзәге алдында;

- сентябрьбашыннан Мех­завод бистәсе, 4 квартал, 9 йорткаршында өлкә һәм чит төбәкләр фермерлары һәм йорт хуҗалары җитештергән продукцияне сатып алырга мөмкин булачак.

Сәүдә нокталары янында махсус лабораторияләр урнашачак, шулай ук сатып алучылар контроль үлчәүләрдән файдалана алачак.

Беренче карашка, быел ярминкәләр бик дөрес планлаштырылган кебек. Ә шәһәр халкы көзге ярминкә урынын алмаштыруга ничек карый?

- Мин Киров районында яшим. Ярминкә уздырыла торган яңа адреслар барысы да миннән бик ерак урнашкан. Минемчә, мондый ярминкәләр шәһәрнең һәрбер районында булырга тиеш. Чөнки без барыбыз да сыйфатлы продукция сатып алырга телибез. Читтән килгән кибет яшелчәләре туйдыра, — ди, күпбалалы ана Гөлфия.

- Ярминкәне Куйбышев мәй­даныннан күчереп, дөрес эш­ләгәннәр. Ул шәһәребезнең туристлар килә торган ис­тәлекле урыны. Анда парадлар, тантаналы чаралар, бәйрәмнәр генә узарга тиеш. Ә тавыклар һәм алма сату бөтенләй килешми, — дип хезмәт ветераны Гали абзый. — Якынрак ярминкәгә барып, азык-төлек алып кайтуы бер дә авыр түгел, киресенчә, прогулка гына.

- Ә миңа элеккеге урыны уңайлы иде. Ә Алабин музее янына бару өчен миңа автобустан — автобуска күчеп утырырга туры киләчәк. Минемчә, андагы мәйданчык та ярминкә өчен кечкенәрәк, дип уйлыйм, этешеп-төртешеп йөрисем килми. Ә менә “Агропарк” алдындагы мәйдан ярминкә оештыру өчен менә дигән урын. Ләкин минем кебек машинасыз пенсионерларга анда кадәр барып йөрергә кыен булачак. Көзге ярминкәләр һәр чатта булса, бик әйбәт булыр иде, — дип үз тәкъдимен кертә пенсионер Нәзирә ханым.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 678

Комментирование запрещено