Татар булу тешли: милли кием ничә сумга төшә?

X58A3721«Печән базары» фестиваленә быел милли киемнән килеп, бүләк алу мөмкинлеге бар иде. Тик милли киемнән булмаучылар адым саен очрады. Гади татар кызына заманча милли кием ничә сумга төшә? «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина «Печән базары» сатучылары белән үзенә милли кием сайлап, андагы бәяләргә күзәтү ясады. 

Киемеңә карап каршы алсалар, акылыңа карап озатырлар. Хак сүзләр. Миллилек «Печән базары» фестивале белән кайта башлады дисәм, ялгышмам. Аның Татар бистәсендә булуы, шул ук вакытта кешеләрнең татарча киенүе табигый хәзер. Димәк, ул кешеләргә тәэсир иткән, шәһәргә үзгәреш керткән дигән нәтиҗәгә килә алабыз. Моңа үрнәк — республика җитәкчеләребезнең милли эш костюмнарыннан йөрүләре.

Тамчыдан күл җыела… Татар кешеләре акрынлап булса да, тулаем милли киемне киюгә күчеп бетәрләр дип ышанам. Ә хәзергә исә берничә адым ясалганын күрәбез, кызларда милли орнаментлы алка, калфак, яулык күзгә чалына… Үзен чын татар кызы итеп хис итәргә теләгән туташ-ханымнарга кулай бәядән киенергә мөмкинлек кайчан да булса булыр микән?

Татар көндәлекләре

Фикерләреңне тәртипкә сал һәм дөньяны башка күзлектән күрерсең, тирә-ягыңны тәртипкә салу — акыл һәм үз эчеңдә тәртип нәтиҗәсе ул, дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр.

Үз өеңдә яисә үз башыңда, уйларыңда тәртип булмаса, тирә-якны да үзгәртү кыен, шулай бит? Ә моның өчен фикерләреңне, теге яки бу вакыйгага, күренешкә карата туган хисләреңне теркәп бару хәерлерәк. Китап кибетләрендә моның өчен көндәлекләр тулып ята. Әмма татарчасы бармы соң?

Беренче татар көндәлеген булдырган Әлфия Хәлиуллина миңа яшь кызлар күпләп сатып алган көндәлекләрнең иң-иң матурларын сайлашты. Бу эшкә ул 2016 елда керешкән. Көндәлекне ачып карауга ук күзләр җеби: татар орнаменты төшерелгән һәр биттә халык мәкальләре, хәдисләр, цитаталар бар. Тышлыгы да кулдан эшләнгән. Егетләр, сезгә әйтәм, һәр кызның хыялындагы көндәлек бу!

«Көндәлекләребезнең зуррагы да, кечерәге дә бар. Бу елгысы — өченче партия. Болары тагын да зәвыклырак, ясалма күннән эшләнгән, төрле төстә. Татар кызлары арасында бик популяр, сорау зур. Татар апалары бүләк өчен алырга ярата. Бер яктан — алар милли, икенче яктан — заманча. Өч мең тираж ясадык, бер ел эчендә сатылып бетә», — дип сөйләде көндәлекләрнең авторы Әлфия Хәлиуллина.

Көндәлек бәясе: 490 — 900 сум

«Татар күлмәкләрен әлегә галәмгә генә җибәргән юк»

Бер озын рәт буе тезелеп киткән кибетләрдән татар күлмәкләренең җилфер-җилфер эленеп торганын күрдем. Фотографыбыз: «Әйдә әле, үзеңә килешлесен тотып төш», — дигәч, «Беренче театр”дагы Гафифә кебек, кайсын сайларга белмичә иза чиктем. Кызылын кисәм, кызыл булыр… Зәңгәрен кисәм, бик зәңгәр булыр дидем дә, икесен дә тотып карарга булдым. «Һай, Зилә, матуррагын сайлап ал», — диде фотограф Рамил Гали. Икеләнеп торган арада шушы күлмәкләрне барлыкка китергән Айгөл Сингатуллина ярдәмгә килде. Күлмәкләр турында ул сөйләде.

Айгөл әйтүенчә, татар орнаментлы күлмәкләр ел саен ике-өч тапкыр яңартылып тора, яңа коллекцияләре чыга. Орнаментлар һәм композицияләрне Айгөл Сингатуллина үзе уйлап тапкан. Күлмәкләрне «Печән базары”нда гына күпләп алалар дисезме? Юк, Германия, хәтта Нью-Йорктан да заказ бирүчеләр бар икән. «Татар күлмәкләрен әлегә галәмгә генә җибәргәнебез юк», — ди Айгөл, шаярып. Күлмәк кенә түгел, яңа туган балага да татар орнаментлы кием бар, җаныгыз теләгәнен генә сайлагыз, кызлар.

Күлмәк бәясе: 5-6 мең сум

Милли алка, брошь һәм муенсалар

Бизәнү әйберләре элек-электән хатын-кызның зәвыклы булуын, җәмгыятьтәге дәрәҗәсен күрсәткән. «Печән базары»нда милли аксессуарга сайлау зур, бәяләр нинди материалдан эшләнүеннән тора. Шулай да, пластмасстан ясалган бу дип, кул селтәмәгез, алар арасында да күз явын алырлыклары очрый.

Алкаларның аллысы да, гөллесе дә, бизәклесе дә, хәтта салават күперендә булмаган төсләр белән ясалганы да бар. Тәлгәш-тәлгәш эленеп тора миллион алка… Монысы, кызлар, күлмәк сайлаганнан да авыррак. Әле дә ярый сатучылар булышырга әзер, күзеңә карап торалар. Авызыңны ачканчы ук, «Ханым, сезгә менә болары килешер иде», — диләр.

«Милли алкаларны үзебез дә уйлап табабыз, тамбур белән чигелгән бизәкләрдән дә илһамланып ясыйбыз. Болар хәзер модада. Без аларны инде ун ел эшлибез. Сорау булмаса, чыгым капланмаса, бу эшемне дәвам итәр идем микән? Әйберләребезнең дизайны милли традицияләргә нигезләнеп эшләнә. Даими сатып алучыларыбыз арасында балалар һәм яшь кызлар күп», — ди дизайнер Алия Әсләмова.

Алка бәясе: 400 — 7 мең сум

«Орнаментларны үзем уйлап табам», — дип уртаклашты татар дизайнеры Лилия Гәрәева. Брошьләр арасында лалә чәчәге дә, шул ук вакытта каз, мәче кебек символлар да очрады. Дизайнер аларның мифтан алынуын аңлатты. Ана каз хатын-кызның нәзакәтьлелеген аңлата. Мәчене күз тимәсен өчен кияләр икән. Брошьләрне ясау өчен бер атна чамасы вакыт китә, ди.

«Орнаментларны яшьләргә җиткерәсебез килә, онытылмасын иде. Моның өчен без аларны заманчалаштырып ясыйбыз. Хатын-кызлардан тыш, ир-атлар да сатып ала бездән», — диде дизайнер. Менә монысы яңалык, җәмәгать. Берәр ир-атның костюмында караңгы төстә ясалган лалә чәчәге брошкасын күрсәгез, димәк, аны Лилиядән сатып алганнар!

Брошь бәясе: 50 — 1500 сум

Муенса һәм беләзекләргә килгәндә, аларны алкалар белән бергә алырга да мөмкин. Гадиләре дә, көмештән эшләнгәннәре дә бар. Соңгыларын кисәгез, борынгы гасырда яшәгән ханымга әйләнәсез дә куясыз!

Муенса һәм беләзек бәясе: 400 — 20 мең сум

Татарча яулык һәм калфак

Татарча яулыклар 350 сумнан 1200 сумга кадәр. Ә иң очсыз калфак 500 сумга төшә, иң кыйбатлысы — 9 мең сум.

Милли аяк киемнәре
Милли аяк киемнәрен биючеләр генә кия дип уйлап ялгышканым. Казан урамнары буйлап рәхәтләнеп чүәк, читек кигән кешеләрне очратканым булды. Ышанасызмы-юкмы, шул аяк киемен генә күргәч тә, җан дәртләнеп китә инде менә. Татарлык ул әллә кайдан беленеп, күренеп тора!

«Чүәкләрне әбиләр генә кия иде», — дип әйтте фотога төшерүчем Рамил абый. Әйе, ерак китәсе юк, әнинең сөйләүләре буенча да беләм мин аны. Элек дәү әниләребез кигән булса, хәзер исә ул яңадан модага керә башлады. Тик… Кызыгып карап-карап йөрисең, киеп үк карыйсың да, бәяләрен күргәч, мескен бала кебек китеп барасың.

«Читекләрне һәр кеше дә алмый. Этник стильне генә яратучылар да бар, без этник орнаментлы стильдә ясыйбыз. Читекләрне инстаграмда актив танытабыз, фотосессияләргә дә алалар. Шулай итеп, милли аяк киемнәре популярлаша бара, мин аны үзем дә киям. Урамда барганда кешеләр борылып карый, мактау сүзләре дә ишетәм. Без музей экспонатлары, тарихи китаплар, фильмнар белән илһамланабыз. Нинди дә булса композицияне ясау өчен, зур ресурслар кирәк», — диде миңа аяк киемнәре белән таныштыручы, дизайнер Айгөл Камилова.

Шунысын да исәпкә алу дөрес булыр: барлык аяк киемнәре табигый материалдан эшләнә. Монда күн, мамык, бәрхет һәм ефәк кулланыла. Орнаментлар ефәк яисә мамыктан эшләнгән җепләрдән ясала, җепләр кулдан буяла.

Чүәкләрнең бәясе: 4 мең — 6 мең сум

Читекләрнең бәясе: 21 мең— 26 мең сум

Татар камзуллары

Милли камзулларны еш кына спектакльләрдә күрергә мөмкин. Бер кызыгып каласың да, икенче спектакльдә янә шуны күргәч, күзләр майлана башлый. Камзулны милли күлмәк өстеннән кию мәҗбүри түгел. Күлмәгегез бер төстә булса да, өстеннән килешеп кенә кереп утырачак. Үзе җылы, үзе милли татар камзуллары бит ул!

Мехлы камзулларны күргәч, һай, моны байбичә апалар гына киядер, дип уйладым. Сайлый торгач, үземә үк шундыйны кидерттеләр. Шушы бер камзул гына да, чыннан торып, кешене бай күрсәтә икән. «Барысы да мин уйлап тапканнар алар», — ди бай камзулларның авторы Альмира Борһанова.

Орнамент ясаучы барлык осталарның сәләте Аллаһы Тәгаләдән бирелгән. Аны болай гына тырышлык нәтиҗәсендә тудырып булмыйдыр.

«Шушы хезмәт белән сигез елдан артык шөгыльләнәм. Сатуда кризис булган очракта, Аллаһ һәрвакыт ярдәмен бирә, чөнки ул җиңел бизнес түгел. Материаллар кыйбат булганга бик күп чыгым китә», — диде Альмира.

Альмира ханым сөйләвенчә, аның камзулларын Казан кызлары рәхәтләнеп киеп йөри. «Гадәттә, камзулларны татарлар ала. Араларында мәскәүлеләр һәм чит илдән килгән туристлар да бар. Соңгылары исә: „Менә бу камзулны кулга алгач, Татарстанны, Казанны сагынам“, — дип әйтеп булсын өчен ала», — ди ул.

Камзулда кулланылган материалларны Альмира ханым Шанхайдан алып кайткан. Ул анда 16 тапкыр булган. Паспортында виза ясау өчен биткә урын калмагач, паспортын алмаштырырга туры килгән аңа. «Мин аннан табигый ефәк, жаккард (кыйммәтле тукыма төре) һәм парча алып кайта идем. Кытайлылар бу материалларны кыйммәтле әйбер биргән төсле тәкъдим итәләр», — дип искә алды ул.

Камзулларның ак һәм кара мехлысын исәпкә алсак, ак мехлылары — яшьләргә, ә каралары өлкәнрәкләргә бара.

Камзулларның бәясе: 7 мең — 18 мең сум

Милли сумка

Хәзерге заманда хатын-кыз сумкасыз йөри ала димени? Сумка гади, классик һәм шул ук вакытта милли дә була бит әле.

«Мин әле өйрәнәм генә», — ди татар сумкаларын сатучы Эльвина Дәүлиева. Сумкаларның ниндие генә юк: янчыктан алып зур букчага кадәр. Түгәрәге, озынчасы, орнаментлысы бар. Эльвина бу эш белән әнисенең ун ел буена шөгыльләнүен әйтте. «Мин үзем дә милли букча белән йөрим. Ул шулкадәр уңайлы, матур һәм бар нәрсәгә килешле. Берсендә урамда очраклы кешеләр яныма килеп, сумкамны кайдан алганлыгымны сорадылар. Шуңа күрә, горурланып йөрим», — дип түкми-чәчми шатлыклы хисләре белән уртаклашты кызчык.

Сумкаларның бәяләре: 700 — 5 мең сум

Бәяләр тешли…

Иң түбән бәяләрне санап карасак, милли киемнән киенү якынча 18 540 сумга төшә.

Иң югары бәяләрне исәпкә алсак, милли кием якынча 81 400 сумга чыга.

Шунысы игътибарга лаек: сораштырып чыккан барлык геройларым бүгенге көндә дизайнер булып эшли, алар үзләре уйлап тапкан бренд астында сату итә. Исем булгач та бәя арта, авторлык орнаментлары булганга күрә дә бермә-бер күтәрелә ул. Ә шулай да, хыялда меңләгән милли кием һәм аксессуар җитештергән дәүләт оешмаларының гөрләп эшләве, аларның халык тарафыннан күпләп кулланылуы күз алдына баса. Бәлки, ул якын киләчәктер? Өметсез — шайтан гына, диләр…

«Продуктның массакүләм чыгарыла башлавы аның бәясен төшерәчәк»

Милли кием индустриясен Татарстанда булдыру мөмкин хәлме? Бәяләрне төшерү өчен нәрсә эшләргә? Бу сораулар белән «Милли сәүдә маркасы» директоры Илсур Сафиуллинга мөрәҗәгать иттем. Ул элекке әйберләрне тиражлауның мәгънәсе юк дип саный:

«Татар-информ» архивы

Хәзерге вакытта дәүләт фабрикалары юк. Шуңа күрә милли киемнәрне бары тик шәхси эшмәкәрләр генә булдыра ала. Бездә «Алга» дигән проект бар, анда егетләр татар атрибутикасы белән спорт киемнәрен тәкъдим итә. Спорт киемнәре — массакүләм әйбер. Ике кызның бер үк күлмәк киясе килми, аларга төрле кирәк. Кызларга аерым караштан чыгып ясарга кирәк булачак. Егетләргә проблема юк, тектерергә мөмкин.

Продуктның массакүләм чыгарыла башлавы аның бәясен төшерәчәк. Моның өчен мода барлыкка килергә тиеш. Берзаман клешлы джинсалар модасы таралган иде. Әгәр дә татарлар арасында шундый мода тарала икән, ул вакытта милли кием зур сорауга әйләнергә мөмкин. Кызганыч, андый татарлар күп түгел.

Минем уйлавымча, татарлар — европалашкан халык. Аның Европага тартылуын башкаларга караганда өстенлек дип саныйм. Инглиз телен өйрәнәбез бит, милли костюм белән дә шул. Мода климатка да тәңгәл килергә тиеш. Киемнең төрле нечкәлекләре бар, аларны дизайнерлар безгә караганда да яхшырак белә. Алар тарафыннан тәкъдим бар, тик кулланучылар арасында да массакүләм мода булдырырга кирәк. Татарстан Президенты үзенчә бу моданы кертеп җибәрде, аны күбесенчә хөкүмәт кешеләре кия.

Шул ук «Мин татарча сөйләшәм» акциясе бар, ул да кереп китә алмады. Татарча сөйләшүне милли костюмны кертеп җибәрүгә караганда җиңелрәк. Алар барысы да бер комплекска керә: татарча сөйләшә башласак, яхшылыкка илтә торган гореф-гадәтләрне кайтарсак, бик әйбәт булыр иде.

Читек һәм чүәк борынгы заманда бай кешеләрдә генә булган һәм аларны бәйрәмгә генә кигәннәр. Ул вакыттагы технологияләр белән чагыштырганда, алар алдынгы аяк киемнәре булган. Хәзерге көндә материаллар шулкадәр үзгәрде, көн саен киеп булырлык чигүле аяк киеме эшләп булмый. Бүгенге көндә кешеләр практик яктан уңайлы әйберләр кия.

Хәтта «Спартак» аяк киеме фабрикасы да аяк киемнәрен Кытайда тектерә иде, чөнки анда арзанрак. Барысы да шуңа кайтып кала. Массакүләм чүәк яисә читеккә күчәр өчен, дизайнерлар бүгенге әйберләр кулланып яңа модельләр табарга тиеш. Хәзерге вакытта элекке әйберләрне тиражлауның мәгънәсе юк. Хәзер яшьләр кроссовкалар, туфлиләр ала. Ул ипле, аякка җиңел, рәхәт, бәясе дә арзан.

Чүәкне яисә читекне рус яки Европа кешесе алмаячак. Резиналы сабо уйлап таптылар. Аны бөтен дөньяга чыгаралар, чөнки бар халык кия. Аны бит милли әйбер дип әйтеп булмый, ул функциональ. Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан — сувенир республика түгел», — диде. Шул сувенирга кайтып калмаска иде безгә. Бүгенге көндә дөньяга танылырлык продукт чыгара алмыйбыз, — диде Илсур Сафиуллин. 

intertat.tatar

Просмотров: 736

Один комментарий