Зөләйха, күзләреңне ачмавың хәерле

news_30370Бу язмамны яз көне үк, фильм күрсәтелеп бераз вакыт узу белән язган идем. Нишләптер җибәрергә уйламадым. Илдә үзгәрешләр булырга тора иде, күңел ни өчендер яхшы якка үзгәрүгә ышанган чак иде. Менә бит, карантин вакытында бергәләп нәтиҗә ясадык, бәлки хәзер бүтәнчә булыр дип уйлаган идем.

Әлбәттә, үзгәрешләр булмый калмады, тик кызганычка, тагын безнең файдага түгел.Шуңа күрә, “ике көн үткәч, исәнме, кодагый” дигән сыман, һаман да шул “Зөләйха” инде дип мине бик ачуланып ташламассыз дип өметләнәм һәм үземнең фикерләрне сезгә дә җиткерәм.

Ни өчендер карыйсым килмәде минем соңгы вакытта шау-шу куптарган “Зөләйха күзләрен ача” дигән фильмны. Күңелем ятмадымы, әллә җитди карамадыммы мин аңа… Тик матбугат чараларында бу фильм турында төрле, бер-берсенә каршылыклы фикерле язмалар күренә башлагач, мин генә коры калмам инде дип, интернеттан карарга булдым. Премьераны күргән тамашачылардан аермалы буларак, бу очракта минем үземә күрә бер өстенлегем бар иде, чөнки бу фильмга карата язылган комментарийлар буенча, мин бик тә шакшы, татарларны мыскыл итеп төшерелгән кино карарга әзер идем. Әмма минем гаҗәпләнүемә, башлангыч серияләрдәге бик үк күңелле булмаган, гаиләдәге үзара катлаулы мөнәсәбәтләрне исәпләмәгәндә, андый куркыныч әйбер күрмәдем. Хәтта татар хатынының нинди авыр шартларда да үз йөзен саклап калуы, аның ныклы рухлы булуы, мөселман хатын-кызларына хас әдәплелеге миндә төп геройга хөрмәт уятты.

Минем дә үз чиратымда бу фильмга бераз гына анализ ясап аласым, кыскача гына булса да шуларны үземнең дә аңлап китәсем килде. Шуңа күрә фильмда барган вакыйгаларны үзебездә булган һәм шулай ук үземнең баштан үткәннәр белән чагыштырып китәргә уйладым.  

Без мәктәп программасы буенча укыганда “шә­хес культы” дигән төшенчә бик кулланылмады. Язучы Галимҗан Ибраһимовның, хәрби начальник Тухачевскийның шул чорда бер гаепсезгә нахак бәла ягылып төрмәләрдә һәлак булулары турында укытучыларның теш арасыннан чыккан саран гына мәгълүматларны исәпкә алмаганда, без ул турыда хәбәрдар түгел идек. Шул чор турында әти сөйләгәннәрдән берничә мисал китереп ки­тәм. Безнең авыл мәктә­бендә ике ир-ат укытучы эшләгән, болар арасында үзара көнчелек булган күрәсең. Шуларның берсе Сталин портреты артына мишень куйган да, мылтыктан шуңа атарга тәкъдим иткән. Икенчесе мишеньның арткы ягын күрми бит, аткан инде үзенчә һәм “дусты” тарафыннан “Сталин портретына атты” дигән әләк белән, органнар тарафыннан төрмәгә озатылган. Кулакларны Себергә сөрү бе­лән бәйле, әти сөйләгән тагын бер вакыйга. Авылда бик актив ярлылар кулакларны авылдан сөрү буенча башлап йөргәннәр һәм бу процесста бик теләп катнашканнар. Шул активистларның берсе берничә елдан соң үзе ГУЛАГка эләккән һәм ерак Себердә конвой ас­тында чокыр казый икән. Шулвакыт моның янына кыйммәтле тун кигән, кайчандыр кулак буларак сөрелгән авылдашы килгән дә: “Казыйсыңмы, Нә­биулла (исеме төгәл түгел, истә калмаган — авт.), казы әйдә, казы”, — ди икән. Шуннан чыгып әйтәсе килә: утызынчы еллар башында сөрелгән кешеләрнең язмышы аянычлы булса да, утыз җиденче еллардан соңгыларга караганда алай ук кырыс булмаган дигән нәтиҗә ясарга кала.

  Бездә “шәхес культы” турында Горбачевның үзгәртеп кору чорында гына сөйли башладылар. Иб­раһим Сәләховның “Колыма хикәяләре” дә шул вакытта чыкты. Мин дә ул китапны зур тетрәнү бе­лән укыдым. Кешеләрнең хокуксызлыгы, хокук саклау органнарының, гадел хөкем (правосудие) хезмәткәрләренең кабә­хәт­лекләре миндә чын-чынлап гаҗәпләнү тудырды. Нишләптер без укыган тарих кысаларына туры килми иде андагы вакыйгалар. “Зөләйха” темасына килгәндә, андагы төп геройны бетереп таш­лау безнең тарафтан дөресме соң? Минем әлеге фильмдагы вакыйгаларны үземнең кыска гына тормыш юлыннан ал­ган фактлар белән чагыштырып карыйсым ки­лә. Әфганда тау башына “ыргыттылар” да, шунда ятабыз. Безнең турыда оныттылар ахрысы, атна буена инде азык-төлек, бигрәк тә су ките­рүче юк. Ачлыкка түзеп булса да, сусауны берничек тә басып булмый икән ул, ми­ләр кайный, баш берәр якка “китә”. Безгә бит ничек булса да көн күрергә кирәк, ашказаны бит фәр­манга гына буйсынмый. Бу фильмдагы Игнатьев сыман кыр кә­җәсе атып алып, шуны пешереп, ничек кирәк барыбызга да җиткердек. Бервакыт старшина белән взвод командиры эчеп исерделәр дә, берсе икенчесен пистолеттан һавага ата-ата тау башы буйлап куып китте. Тора-бара, пистолетындагы патроннары беткәч кенә старшина урынына кереп ятты, ярты сәгатьтән соң взводный да күренде. Фильмда Игнатьев белән Кузнецның эчеп исереп, урамда мылтыктан атып йөргән кадрларны күргәч, үземнең хезмәт иткән вакыттагы шушы вакыйга искә төште. Совет хәрбиләренең батырларча хезмәт итүләренә, ул вакыттагы булган искиткеч тәртипкә ничектер туры килми әлбәттә бу вакыйгалар, ләкин нихәл итәсең, ничек бар — шулай.  

Беркөнне Лилия кызым үзе мәктәптә укыган чакта ук булган бер вакыйганы искә төшерде. Мин инде бу турыда оныткан идем. Анкетада шундый сорау булган икән: “Син чүлдә бик сусасаң, сасыган су эчәр идеңме?” Мин: “Әйе”, — дип җавап биргәнмен. Кызым шунда шаккатып: “Син нәрсә, әти, күп кеше мин лутчы түзәчәкмен дип әйттеләр бит”, — дигән. “Ничек дип аңлатырга инде сиңа, кызым. Минем чүлдә шундый очрак булды һәм сасыган су эчәргә туры килде. Тик эчкән вакытта тәмен сизмәс өчен тиз генә йотарга кирәк, шулай булганда ул суның кире чыкмау ихтималы күбрәк. Ә бу сорауга уңай җавап бирүчеләр су тутырылган джакузида трубочкадан әкрен генә коктейль эчеп ятучылар күрәсең, алар урынында мин дә шулай әйтер идем”, — дип аң­латканмын. Бу, бер караганда, безнең үзәк телевидениедән алып барылган ток-шоулар сыманрак килеп чыга инде. Гомер буе ниндидер караңгы авылда яшәп, шунда кемнән туганнарын да белмәгән кешеләрне чакырып китереп утырталар да тапшыруга, менә шуларны яшәргә өйрәтә башлыйлар. Соң, ул гомер буе Мәскәүдә яшәп, әбиләре дә кибеттән әрчелгән бәрәнге сатып алып яшәгән кешеләр каян белсеннәр ди ут та яңа гына кергән авылдагыларның проблемаларын! Ә юк, салоннарда башларына тау кадәр прическалар, ниндидер тузга язмаган макияжлар ясап килеп утыралар да, менә тотыналар кешегә ничек яшәргә икәнен өйрәтергә. Син башта шәһәреңнән читкәрәк китеп, ипинең агачта үсми икәнен кара, аннан соң бәлки берәр тулыклы фикер әйтерсең. Без дә бит үз чиратыбызда корсакларыбызны тутырып, йомшак кәнәфигә утырып, телевизордан шушы фильмны карыйбыз. Андагы мәхшәрдә ачлыктан акылдан язарлык дәрәҗәгә җиткән, исән калыр өчен тырышкан-тырмашкан кешеләрнең язмышларын карап, аларны тәнкыйтьләп утырабыз. Әлбәттә, үзебез андый көнгә төшкән очракта нинди кыяфәттә булыр идек икән дә, үзебезне ничек тотар идек — анысын тәгаен гына әйтеп булмый. Бу фильм безнең үткәнебез, безнең тарихыбыз, ләкин Ходай күрсәтмәсен, киләчәгебез генә була күрмәсен.  

Кияребезгә ыштан бармы-юкмы, безнең һаман да үзебез турында ниндидер искиткеч әйбер күрсәтәсебез, күрәсебез килә. Безнең үткән бик бай тарихыбыз бар һәм без аның белән хаклы рәвештә чын күңелдән горурланабыз. Борынгы бабаларыбыз үз дәүләтләрен саклап калган булсалар ничек булыр иде икән дип фаразлыйбыз. Гасырлар дәвамында татар халкының үз юлы белән китәргә мөмкинчелекләре булган, әмма язмыш башкача хәл иткән. “Әгәр дә болай булган булса, тегеләй булса” дип сөйләргә бик яратабыз без. Нигә һаман үткәннәргә ябышып, безнең батыр каһарман бабаларыбыз нидер дөрес эшләмәгән дип уфтанып ятарга, аны бит кире кайтарып булмый. Соң, булмаган бит инде, нишләмәк кирәк. Менә бүген безнең алда Дәүләтебез, рәхим ит, үзеңнән өлеш керт шуның бәйсезлеген саклап калу буенча, кешеләрнең тормышын яхшырту, хокукларын яклау өчен тырыш, татар телен саклап калу өчен көрәш. Нәрсә комачаулый? Без милләтебез бе­лән горурланып, үз телебездә сөйләшеп яшәргә телибез. Ләкин аны безнең өчен кемдер эшләсен, ә мин тыныч кына күзәтеп торыйм, ни дисәң дә куркыта бит. Шулай шул, үзеңә калганда бик булмый икән. Ә безгә бит әллә ниләр дәгъвалыйсы юк, бары тик булганын саклап каласы гына. Кү­ңелле булмаган тагын бер күзәтүем бар минем. Без үзебезнең батыр, кыю бабаларыбыз турында горурланып сөйлибез, ә шундый кыю кешеләрдән ничек куркак, икейөзле һәм ялагай буын туды икән соң — һич аңламассың.

  Узган тарихыбызны онытмаска кирәк. Яхшымы ул, яки бу фильмдагы сыман хурлыклымы, ул безнең тарихыбыз. Әгәр дә без үткәннәрне онытабыз икән, аның кабатлануын көт тә тор. Зөләйха, күзләреңне ачып, бүгенге көнне күрмәвең хәерлерәк, чөнки яхшы тормышны төзеп бетерә алмадык без. Алай гына да түгел, сезнең буын зур авырлыклар белән төзегәнне дә инде күптән җимереп, кемнәрдер тарафыннан үзләштерүгә юл куйдык. Ә бер баеганнар череп баеп, калганнар хәерчелекнең теге ягына чыгуны күрүчеләр, дөресрәге, күрергә теләүчеләр генә юк. Менә шулай, гаделлеккә якын да килмәгән сәясәт алып баруларын күрмәмешкә сабышып, әйтәсе килгән фикереңне әйтергә кыюлыгың җитмичә, бу ил гражданины булуыңа карамастан синең белән хисаплашмауларына күз йомып яшибез әле без. Байлар илебезне талап бетергәч, үзләренең туплаган милекләре сакланган чит илләргә китсәләр, эшсез, акчасыз гади халык яхшы тормыш эзләп илебезне калдырып китсә, монда кем яшәр дә, кем яратыр икән соң безнең туган җиребезне? Илебездә уңай якка үзгәрешләр булачагына, яисә булдырырга тырышуларына да нигәдер бер генә дә ышаныч юк. Белмим инде, Зөләйха, нәкъ син яшәгән вакыттагы сыман кемнәрдер башына ни килсә шулай эшли торган, ә кемнәрдер хокуксыз һәм яклаучысыз калган чорга кереп барабыз. Бик очсызландык без хәзер, ә хокукы һәм ихтирамы булмаган халык көтүе белән кем хисаплашып торсын да, алар алдында җавап тотсын ди. Тик синең язмышыңны кабатларга гына беребезгә дә Ходай күрсәтмәсен, андый көннәргә үк барып җитәргә язмасын иде. 

matbugat.ru

Просмотров: 660

Один комментарий

  1. Кузне йомып яшэу кызык тугел! Кузен ачык булса, доньянын матур якларын курми булдыра алмыйсын ул! Тормышнын ачысын-точесен татыган Золэйха мэхэббэтен очратып, яшэуен дэвам итэ…