Много теплых слов было адресовано виновнице торжества / Бик күп җылы сүзләр яңгырады

a4bRo0e-pJ0Руководителю Центра по изучению Основ Ислама и татарской культуры «Путь в рай» при Центральной мечети г.о.Сызрань на ул.Декабристов Дании-абыстай Сагдеевой исполнилось 50 лет.

Сегодня моей супруге и опоре Дании Шарафетдиновне исполнилось 50 лет!

50-летие в жизни человека занимает особое место. Это юбилей, когда мы достигаем своеобразного жизненного пика. Когда в основном уже достигаем мирского благополучия, видим достижения детей, первых внуков, имеем множество друзей, но и немало недоброжелателей, достигаем пика авторитета среди людей. Не зря, наверное, у татар есть поговорка: «Илле тулды -  илле булды».

Если говорить о юбилярше, то могу искренне сказать о том, что моя Даниюшка, моя любовь, моя радость и утешение, моя опора и советчик, мой друг и соратник. Она — мать моих детей и услада очей!

Дай Аллах ей здоровья, а нам вместе долгих счастливых и полезных Исламу и татарской нации годов жизни! Дай Аллах нам вместе радоваться успехами детей и увидеть счастливых детей и внуков. Альхамдулиллях, с радостью и гордостью мы можем отмечать успехи наших сыновей Мухаммеда и Салима.

В этот замечательный день мы с семьёй организовали меджлис для женщин-мусульманок в Центральной мечети г.о.Сызрань на ул.Декабристов.

На этом торжественном мероприятии присутствовали ученики Дании-абыстай, а также ее знакомые и подруги. Было очень много поздравлений, подарков и теплых слов. Но, конечно, в первую очередь был прочитан Священный Коран и вознесены слова благодарности Всевышнему Аллаху.

Примечательно, что ее ученики преподнесли немало сюрпризов: поздравление в вчерашнем номере сызранской газеты «Волжские вести», сюжет-поздравление на Ютуб-канале. Огромная благодарность им всем, а также тем, кто помог организовать данный праздник.

Здесь, я думаю, будет уместным напомнить о том, что Дания-абыстай является руководителем Центра по изучению Основ Ислама и татарской культуры «Путь в рай» при Центральной мечети г.о.Сызрань на ул.Декабристов.

Дай Аллах всем счастья и благополучия в этом мире и блага рая в ином мире за чистоту помыслов!

Ильгизар-хазрат САГДЕЕВ, главный имам Соборной мечети города Сызрань.

* * *

Сызран шәһәренең Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәсҗиде каршысындагы «Җәннәт юлы» исемендәге Ислам дине нигезләрен һәм татар мәдәниятен өйрәнү үзәгенең җитәкчесе Дания абыстай Сәгъдиевага 50  яшь тулды.

Кичә минем терәгем булган тормыш иптәшем Дания абыстай Шәрәфетдин кызына 50 тулды!

50 яшь адәм баласының тормышында бик дулкынлы һәм җитди урын тота. Илле тулуга бәндә тормышының иң югары ноктасына җитә: дөньясы тулган, балалары үскән, кайсылары өйләнгән, оныклар дөньяга килгән, эшендә дә уңышларга ирешкән, тәҗрибә туплаган, дәрәҗәсе югарыга җиткән, дус-ишләре күбәйгән, әле кулыннан эш килә, кешеләр арасында сүзе үтә. Юкка гына  татарларда бер әйтем бар бит: «Илле тулды — илле булды (бөтен илгә, тирә-юньгә дәрәҗәле булды)».

Даниям минем — ул яратканым, терәгем, киңәшчем, дустым, күз нурым, уңганым, акыллым, баламнарның әнисе.

Даниюшкамның ошбу олуг юбилее уңаеннан без гаиләбез белән Сызран шәһәренең Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәсҗидендә хатын-кызлар — мөслимәләр мәҗлесе оештырдык. Бу чара Коръән һәм шөкерана мәҗлесе булды. Анда бик күп җылы сүзләр, котлаулар яңгырады һәм бүләкләр тапшырылды. Бигрәк тә Дания абыстайның шәкертләре Сызранда чыгучы «Волжские вести»ның соңгы санында һәм Ютуб каналында «Миннән сиңа сәләм!» дип аталган 384-нче тапшыруның 1-нче бүлегендә котлаулар урнаштырганнар.

Аллаһының рәхмәте яусын аларга! Монда сүз уңаеннан Дания абыстай Сызран шәһәренең Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәсҗиде каршысындагы «Җәннәт юлы» исемендәге Ислам дине нигезләрен һәм татар мәдәниятен өйрәнү үзәгенең җитәкчесе икәнен дә искә алу артык булмас, иншә Аллаһы!

Даниямә Аллаһы Раббым озын гомер, исәнлек-саулык бирсен! Аның белән безгә бергә тигез гомер, балалар шатлыгы, оныклар бәхете, динебезгә һәм милләтебезгә файдалы, Аллаһының ризалыгына ирешердәй изгелекләр кылуны дәвам итүне Раббыбыз насыйп итсен!

qdJZXLhZqyg_LvHcMeNSmM 64wiiz9KJjA a4bRo0e-pJ0 JbrS1FI_pJ8 jubC_cT-Mk0 N-x1-XttK0E Ocquhh-QDz8 WtH2g-_XvZQ

Сызран шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.

Просмотров: 776

Один комментарий

  1. Дания ханым чын татар мослимэ олгесе(образец)