КФУ археологлары Алтын Урда халкының утрак тормышта яшәвен исбатлаган

mqdefaultСаратов өлкәсендә Алтын Урда чорындагы Багаев авылы территориясендә халыкның терлекчелек һәм игенчелек белән актив шөгыльләнүен раслаучы эшләнмәләр табылган. 

Саратов өлкәсендә Алтын Урда чорындагы Багаев авылы территориясендә үткәрелгән казу эшләре барышында КФУ профессоры Леонард Недашковский кызыклы табылдыкларга тап булып, әле моңарчы билгеле булмаган ачышлар ясый. Алтын Урда халкы утрак тормышта яшәгән, күчмә халык өлеше азрак булган. Бу хакта галим «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Халыкара мөнәсәбәтләр институтының археология һәм гомуми тарих кафедрасы профессоры Леонард Недашковский Саратов өлкәсендә тикшеренү эшләрен 1993 елдан алып барганын, 1999 елда казу эшләрен башлаганын әйтте. «Бу материаллар Алтын Урданың үзәк җирләре нинди тормыш алып барганын аңлау өчен әһәмиятле. Шәһәр һәм авыл халкы нинди булган, нинди хуҗалык төрләрен алып барган — казу эшләре нәтиҗәсендә шундый яңа мәгълүматлар алдык», — диде ул.

«Алтын Урда халкы икенче өлешкә бүленгән — күчмә һәм утрак халык. Утрак халык элекке борынгы Болгар, Төньяк Кавказ, Харезм, Кырым, Сырдарья төбәкләрендә өстенлек иткән. Алтын Урда халкының күпчелек өлеше утрак тормыш алып барган, күчмә тормыш алып баручылар азрак булган», — диде Леонард Недашковский.

Багаев авылы мәйданы 5 гектардан артык. Профессор фикеренчә, Алтын Урданың Укек шәһәре янәшәсендәге бу авылда тормыш 13 гасырның икенче яртысы — 14 гасырда алып барылган. «Бу катлаулы сорау. Без бу авыл 150 еллап яшәгәндер дип фаразлыйбыз. Авылда табылган тәңкә акчаларда да 1278-1361 еллар сугылган. Хәер, авылның шушы еллардан иртәрәк яки соңрак та яшәгән булуы бар», — диде.

Леонард Недашковский табылдыклар арасында иң кыйммәтлесе Иран люстра керамикасы булганын әйтте. Ул алтынга охшаш алтынсу бизәкләр белән йөгертелгән. «Мөселманнарга алтын савытлар куллану гөнаһ саналганга, алар керамик савытка заказ биргән. Ул үзенә күрә алтынны хәтерләткән. Иранда җитештерелгән савыт шушы авылда табылды. Иран савытын затлырак кешеләр яшәгән зур шәһәрләрдә табу әле гаҗәпләндермәс иде, тик авыл җирлегендә табылыр дип уйламадык та», — диде профессор.

Казу эшләре барышында галимнәр Алтын Урда халкының игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүен раслаган эшләнмәләр дә таба. Бу хакта тулырак «Интертат» сайтында язма чыгачак. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 695

Комментирование запрещено