Анкарада татар һәм нугай оешмалары ТАССР оешуга бәйле тарихи утырыш уздырган

IMG-20200910-WA0012Төрек җыенында шәһит калганнар искә алынган һәм Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр хакында сөйләнелгән. 

Төркиянең башкаласы Анкарада Татарстанның суверенлык көне һәм Татарстан Республикасы (ТАССР) оешу көне котлаулары уңаеннан татар һәм нугай оешма җитәкчеләре җыелган. Төрек җыены Татар-төрек дөньясының мәдәният үзәге «Идилия» татар ашлары ресторанында узган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ресторан хуҗасы Лилия Сабир сөйләде. 

«Төркия Республикасының коручы олы лидеры Ататөрек һәм шәһитләрнe искә алып бер минутлык тынлык һәм Төркиянeң милли гимны Истиклаль маршы белән башланган җыелышны Анкарадагы татар җәмгыятe Казан Мәдәният һәм Ярдәмләшү оешмасы җитәкчесе Фуат Тиниш ачып җибәрдe. Фуат әфәндe 1917 елдa Садри Максуди рәислегендә төзелгән „Идел-Урал дәүләте“ проекты турындa дa мәгълүмат биреп узды», — диде ул.

Лилия ханым сөйләвенчә, Төркиянeң мәдәният элеккe министры Намык Кемал Зәйбәк, Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр, Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясe кабул ителгән еллар, Татарстанның беренчe Президенты Минтимер Шәймиевның Төркиягә беренчe сәфәрe турындагы хатирәләрe белән уртаклашкан.

«Кырым төрекләре Мәдәният һәм Ярдәмләшү оешмасы башлыгы Тунҗәр Калкай Кырым һәм Казан татарлары арасындагы элемтәләр турындa мәгълүмат биреп узды. Нугай төрекләре Мәдәният һәм Ярдәмләшү оешмасының гомум сәркатибe Хакан Бәнли дә, Төркия ногайларының сәламен җиткереп, татарларгa һәм Татарстангa уңышлар теләдe», — дип сөйләде Лилия Сабир.

Җыенда шулай ук «ATA» оешмасы җитәкчеләре, Кырым Хәбәр агентлыгы һәм Төрек дөньясы вәкилләре катнашкан. «Үзләре катнаша алмаган оешма җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм галимнәрнең җибәргән котлаулары укылды. Татарстан Республикасының төзелеше һәм дәүләт суверенлык декларациясенең кабул ителүенә багышланган китап һәм фото күргәзмәсе зур кызыксыну уятты», — диде Лилия ханым.

«Җыен Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Чарада Дөнья Кырым татар конгрессы Гомуми секретаре Намык Кемал Баяр, Төркия радио-телевидение оешмасының «Төркия Авазы“ның татарча редакциясе җитәкчесе Сәгыйть Хәйри дә чыгыш ясады», — дип билгеләп үтте Лилия Сабир. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 679

Комментирование запрещено