Денис кызы Камилә зур бүләкләргә ия!

imageӘйе, Вәлиева Камилә Денис авылы урта мәктәбенең беренче баскычын кызыл аттестат белән тәмамлады, ә хәзер 10 сыйныфында укый. Үзенең тырышлыгы, түземлелеге, эш сөючәнлеге, уңганлыгы, акыллылыгы, кешелеклеге аркасында зур уңышларга иреште.

Уйлап кына карагыз: Самар өлкәсенең бер  гади авыл кызы Казанга барып, татар телен белүдә җиңеп кайта. Шахмат уены буенча күп еллар буенча тәҗрибә туплаган, беренчелекне алып килүче, үзеннән күпкә өлкәнрәк апаларына мат куя. Төньяк округта рус теленнән, математикадан анарга тиңнәр юк. Инглиз теленнән дә шул укучылар олимпиадасында призлы урын яулый алды. Район күләмендә уздырылган волейбол, баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы ярышларыннан да призлы урынсыз кайтканы юк…
Элек без мәктәптә  укыганда бүләк алган саен: «Тагын да тырышыбрак укырмын, артта калган иптәшләремә дә булышырмын», — дип әйтә идек. Беркөн физкультура дәресендә ирексез шул исемә төште. 1000 метрга йөгерү буенча беренчелекне бирми килә иде, дус кызы арып, артта кала башлады. Ә Камилә аны калдырып китмәде, үзе дә бик арыган булса да, иптәшенең кулыннан тотып, финишка кадәр тартып килде..Нәрсә әйтәсең инде мондый кешелекле укучыга, рәхмәттән башка бер сүз дә юк.
9 сыйныфны тәмамлап, беренче таныклыкны кулларына алгач та, укучыларның күбесе тизрәк эшче һөнәрләр алырга тырышалар. «Ә син нигә китмәдең?» — дигән соравыма Камилә: «Мин шундый яхшы белем биргән мәктәбемне, яраткан укытучыларымны ташлап китә алмадым», — дип җавап бирде.
Үзебезнең дә аны җибәрәсебез килмәгән иде. Хәерлегә  булсын! Тагын да тырышып укытырга кала.

12 4 3
Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы урта мәктәбенең I категорияле физкультура укытучысы.
Шенталы районы.

Просмотров: 940

Один комментарий

  1. Хочу добавить что Камиля обладательница золотого знака отличия Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса готов к труду и обороне своей Родины.