Коронавирус йоктырган Винарис Ильегет: «Өч атна тирәсе бөтенләй сөйләшмәдем»

news_30392Татар эстрадасы җырчысы Винарис Ильегет, ниһаять, гадәти тормышка кайтуы турында сөйләде. Җырчы коронавирус белән чирләгәннән соң, тавышын югалткан булган.

“Коронавирустан соң тавышым утырды. Әниемне югалту кайгысы да неврларымны какшатты. Өч атна тирәсе бөтенләй сөйләшмәдем. Җырларга да хәлем булмады. Хәзер әкренләп тавышым ачыла башлады, ләкин җыр яздыру авыррак әле. Озак тәнәфестән соң тавышны үз хәленә кайтару, концертлар куя башлау кыен бирелә. Әле алай гына түгел, җырларның сүзләре дә онытыла башлаган икән. Шушы хәлләрдән соң беренче тапкыр сәхнәгә чыккач, җыр сүзләрен оныттым”, — дип сөйләде безгә Винарис Ильегет.

matbugat.ru

Просмотров: 702

Комментирование запрещено