Тарихка сәяхәт

TTCeKB6mI2I11 сентябрьдә Яңа Усман авылы музеенда тарихка сәяхәт ясалды. Мәктәп укучылары алдан төзелгән расписание буенча музейга килделәр. Китапханә хезмәткәре белән алар туган авылның ничек барлыкка килүен, үсешен өйрәнделәр.

Аксакаллар сөйләве буенча, 18 гасыр урталарында Усман исемле кеше, югалган атларын эзләп, Сок елгасы буена килеп чыккан. Бу урыннар аңа бик ошаган һәм ул үзенең малайлары белән Торым тау итәгенә килеп урнашкан. Ул вакытта авыл “Өч өйле” дип аталган. Менә шул өч өйле авылның, ничек итеп бүгенге көнгә зур, илебезнең иң матур авылларының берсе булып үсеп җитүен барладылар. Авылдашларыбызның төрле чорларда кулланган йорт җиһазларын зур кызыксыну белән карадылар.

Укучылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган күргәзмәләрне игътибар белән өйрәнделәр. Сугышта катнашкан үзләренең батыр каһарманнарын искә алдылар.

Туган авылыбызның үсүенә, алга китүенә, тирә-якта булган барлык иминлектә күп гасыр авылдашларыбызның зур хезмәте салынган. Бүгенге көндә без алар белән горурланырга һәм булган иминлекне тагын да арттырырга тиеш.

TTCeKB6mI2ITv2zPUxwMyY woBVMkZU8x0

Гөлүсә ЗАРИПОВА.

Яңа Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 788

Один комментарий

  1. Обычно школьники в музее с любопытством разглядывают экспонаты Но стоит увидеть им что-то знакомое они оживляются и начинаются нескончаемые вопросы