В Музее исламской культуры откроется выставка с коллекцией Коранов на языках мира / Ислам мәдәнияте музеенда дөнья телләрендә Коръән коллекцияләре күргәзмәсе ачылачак

aNIP-EBbosgКниги имеют дарственные надписи, на некоторых из них можно увидеть специальную печать «Кол Шәриф мәчете Коръән китапханәсе» («Библиотека Коранов мечети Кул Шариф»). 

15 сентября в Музее исламской культуры откроется выставка «Коран в переводах на языки народов мира (к 75-летию Шамиля Закирова)». Об этом сообщает пресс-служба музея.

Шамиль Закиров (1945–2012) – общественный и театральный деятель, передавший Казанскому Кремлю 613 уникальных экспонатов, среди которых Кораны, переводы и толкования Священной книги, труды по кораническим наукам, шамаили, предметы декоративно-прикладного искусства.

На выставке посетители смогут ознакомиться с коллекцией Коранов на европейских и восточных языках, а также на языках народов России и стран СНГ. География изданий Корана представляет широту издательского интереса к главной книге мусульман.

Книги имеют дарственные надписи, на некоторых из них можно увидеть специальную печать «Кол Шәриф мәчете Коръән китапханәсе» («Библиотека Коранов мечети Кул Шариф»), оттиском которой Шамиль Закиров отмечал книги из своей коллекции. Отдельные экземпляры он подарил уроженцам России, живущим за рубежом, и коллегам по творческому цеху.

Открытие выставки запланировано на три часа дня, а работать она будет до конца октября этого года. 

tatar-inform.ru

***

Китапларның бүләк ителү турында язулары бар, аларның кайберләрендә «Кол Шәриф мәчете Коръән китапханәсе» дигән махсус мөхерне күрергә була.

15 сентябрьдә Ислам мәдәнияте музеенда «Дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән Коръән» күргәзмәсе ачылачак. Ул Шамил Закировның 75 еллыгына багышланган. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шамил Закиров (1945-2012) — җәмгыять һәм театр эшлеклесе. Ул Казан Кремленә 613 уникаль экспонат тапшырган. Алар арасында Коръән, Изге китап тәрҗемәсе һәм шәрехләмәсе, коръән фәннәре буенча хезмәтләр, шамаилләр, декоратив-гамәли сәнгать предметлары бар.
Күргәзмәдә Европа һәм көнчыгыш телләрендә, шулай ук Россия һәм БДБ илләре халыклары телләрендә Коръән коллекциясе белән танышырга мөмкин. Коръәнне нәшер итү географиясе мөселманнарның төп китабына нәшрият кызыксынуы киңлеген аңлата.

Китапларның бүләк ителү турында язулары бар, аларның кайберләрендә «Кол Шәриф мәчете Коръән китапханәсе» дигән махсус мөхерне күрергә була. Шамил Закиров үз коллекциясендәге китапларны шулай билгеләгән. Аерым нөсхәләрне ул Россиядә туып-үскән, чит илләрдә яшәүчеләргә һәм иҗатташ хезмәттәшләренә бүләк иткән.

Күргәзмәне 15.00 сәгатьтә ачу планлаштырылган, ул агымдагы елның октябрь ахырына кадәр эшләячәк.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 602

Комментирование запрещено