Пандемия башланганнан бирле, төгәлрәк әйткәндә 1 апрельдән, өлкә поликлиникаларында профилактик чаралар үткәрелми торган иде. Ниһаять, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү штабы диспансеризация һәм профосмотрлар үткәрергә мөмкин, дигән карар чыгарды.
Чыннан да, азган чирне дәвалауга караганда кисәтү чаралары әйбәтрәк, моны һәркем белә. Президентыбыз Владимир Путин инициативасы белән булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проекты да профилактик чаралар куллануны кулай күрә. Губернаторыбыз Дмитрий Азаров та чирне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклап, вакытында дәвалау кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә, дип саный. Үзенең юлламасында ул кеше сәламәтлегенә җаваплы карашта булырга өнди.
Бу елның беренче өч аенда 175 мең кеше диспансеризация үткән һәм шулар арасыннан 202 кешедә яман чир башлангычы ачыкланган. Ә башлангыч стадия — ул кешенең гомерен саклап калып була әле, дигән сүз.
Бүген медицина тикшерүләре яңа кагыйдәләр буенча үткәрелә. Пациент телефон аша яисә Госуслуги сайты аша язылып, чиратка басарга тиеш. Поликлиникага кергәндә аның тән температурасын тикшерерләр, кулларын антисептик белән эшкәртерләр һәм битлек кияргә кушарлар. Шунысы да мөһим, профилактика узарга килүчеләрне һәм авыруларны очраштырмаска тырышырлар. Мәсәлән, Челюскинчылар урамындагы 4 санлы шәһәр хастаханәсенең профилактика бүлегенә керү өчен аерым ишек ачылган. Шуңа күрә дәваланучылар һәм профилактикага килүчеләр агымы үзгә. Һәр пациенттан соң тәрәзә ачыла һәм кабинет җилләтелә, антисептиклар белән эшкәртелә.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: һәр кеше профилактик тикшерүне ел саен үтә ала, ә диспансеризация 39 яшькәчә — 3 елга бер, аннан да олыракларга ел саен үткәрелә. Эшләүче гражданнар диспансеризация үтү өчен түләүле бер көн ала алуларын да онытмасыннар. Ә менә 65 яшьтән олырак пациентлар өчен чикләү чаралары саклана, аларны коронавирус авыруы кими башлагач хастаханәгә чакырып китерәчәкләр.
Шулай ук регионда грипп авыруыннан прививка ясау кампаниясе дә башланды. Үткән атнада гына да 50 меңләп кеше прививка ясатырга өлгергән. Ә күмәк иммунитет булдыру өчен ике миллион кешегә — халыкның 60 процентына прививка ясарга кирәк булачак.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына караганда, быелгы грипп вирусына өч яңа штамм өстәлгән. Яңа вакцина аларның барысына да каршы тора алачак.
Тольяттиның 5 санлы клиник хастаханәсе табибы Николай Ренц сүзләренә караганда, 6 айдан узган балалардан башлап бөтен кешегә дә привика ясатырга кирәк. Бигрәк тә йөрәк — кан системасы, үпкә авырулары, шикәре югары булган юан кешеләргә кагыла бу. Прививка ясатсаң, грипп иярми, иярсә дә азып китми һәм хәтта COVID авыруын да җиңелрәк үткәрергә булыша.
Самара өлкәсенең сәламәтлек саклау министры хәбәр итүенчә, былтыр Самара өлкәсендә 1,5 миллион кеше вакцинация үткән булса, быел аларның саны 400 меңгә артыграк булачак. Самара өлкәсенә 2020 елда 1,94 миллион доза вакцина кайтарылачак.
Эльвира РӘФЫЙКОВА әзерләде.
Просмотров: 644