Көзге табигать

87caae0ea30dd80583828c003401a512Көз. Басулар соры төскә кергән. Уңыш җыеп алынган һәм урнаштырып куелган. Туңга сөрелгән басулар кара төстә. Уҗым басулары гына, язны хәтерләтеп, яшел булып торалар. Урманнарда яфраклы агачлар саргайган, көчле җил чыкса — коелалар. Ылыслы агачлар саргаймыйлар, мәңге яшел булып утыралар. Күчмә кошлар инде кышка җылы якларга юнәләләр, ә аларга алмашка тундрадан икенче төрле кошлар киләләр. Көннәр кыскара, төннәр озыная. Суыта, явымнар ешая. Соңгы 70 елда иң күп явым-төшем 1973нче һәм 1984нче елларда, ә иң аз явым-төшем 1959нчы һәм 1974нче еллар көзендә күзәтелде.

Ә хәзер җәнлекләрнең, кошларның тәртипләрен күзәтеп, һава торышында булачак үзгәрешләрне чамалап карыйк. Кырмыскалар ояларын биек итеп ясасалар – кыш салкын һәм кырыс булыр, ә тычканнар ояларын өскә ясасалар – кыш җылы һәм буранлы килер, кибән астында торсалар – көз коры килер. Каргалар агач түбәсенә кунып кычкырсалар – явым булачак. Көз көне куяннар бер эздән йөрсәләр – кышын кар күп булыр. Миләш уңса – көз явымлы булыр. Кар иртә явып, сыерлар көтүне сагынып мөгрәсәләр – кар эреп бетеп, яңадан көтү чыгар. Ябалак кычкырса – тиздән суыклар башланыр. Кыр казлары җылы якларга иртә китсә – кыш та иртә килер. 

Кайбер күренешләр көзнең озак киләсен искәртәләр. Мәсәлән, сентябрьдә кар яуса – кар тиз генә ятмас. Миләш һәм бакча җиләге чәчәк атса, иске стиль белән 1 сентябрьдә яки октябрь ахырында күк күкрәсә, агач бөреләре зур булып үсеп калсалар, алмагач чәчәк атса, суган кабыгы калын булса, октябрьдә кырау төшсә, торналар җылы якка киткәндә биектән очсалар, көз башында пәрәвез озын һәм күп булса – көз озак килер.

Көз көне күзәтелә торган башка күренешләргә дә күз салыйк. Яфрак соң коелса – кыш салкын булыр. Куе томан кояш нурларында чагылса – аяз һава озак сакланыр. Иске стиль белән 1нче октябрьдә кар күренсә – 40 көннән кар ятар. Көз җылы килсә – кыш озак килер. Кояш чыкканда аяз булып, төньяктан салкын җил иссә – кырау төшәр. Беренче кар көндез яуса – кыш кырыс булыр, төнлә яуса – кыш җылы килер.

Кайбер көзге күренешләр алдагы елга мул уңыш вәгъдә итәләр. Мәсәлән, иске стиль белән 1нче сентябрьдә күк күкрәсә, имән чикләвеге уңса – алдагы елда ашлык каерылып уңар. Әгәр беренче кар вак булса – кыш тиз китмәс, алдагы елда печән дә, ашлык та бик уңар. Ноябрь кар өрә – галәмгә ашлык китерә.

Халык телендә “Язын һәм көзен һава шартлары 8 төргә төрләнә” дигән әйтем бар. Әгәр яшь натуралистлар һәм табигать сөючеләр бу юнәлештә тәҗрибәләр үткәреп нәтиҗәләрен теркәп барсалар, алдагы эшләрендә аларга җиңелрәк булачак. Язгы, көзге табигатьнең үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләү кулай булыр. Менә шул чакта гына кышкы һәм җәйге һава шартларын чамаларга, уңышны фаразларга мөмкин булачак. Хәзер генә күк йөзе аяз була, озак та үтмичә болытлап куя, явым башлана.

Көз көне күзәтелә торган тагын бер күренешкә күз салыйк әле. Дүртенче октябрьдә күзәтелә торган һава шартлары дүрт атна дәвамында сак­лана. Дмитрий көнендә (8 ноябрь) салкын булса – җәй дә салкын булачак. Соңгы җитмеш елда иң салкын көз 1976 елда, ә иң кызу көз – 1974 елда күзәтелде. Көзнең озынлыгы да төрле елда төрлечә килә. Соңгы җитмеш елда иң озын көз 1959нчы һәм 1974нче елларда, иң каскасы – 1963нче, 1973нче елларда булды. Кайбер елларда кар төшкәч, җылы һава әйләнеп кайта, озак вакыт җебетеп тора, шуннан соң гына кар явып, кыш үз көченә керә. Кышын җебетеп, үсемлекләр шытып чыкканы да бар. Мәсәлән мондый күренеш узган 2019нчы елда күзәтелде.   

Динар ЛАТЫЙПОВ.

Чишмә авылы.

Әгерҗе районы, Татарстан.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 753

Комментирование запрещено