В Казани простились с народной артисткой Татарстана Хамдуной Тимергалиевой / Казанда Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар

KSF08060_copy_1600x1067Хамдуна Тимергалиева будет похоронена на кладбище «Курган» города Казани. 

Вчера в Казани в Татарской государственной филармонии имени Габдуллы Тукая состоялась церемония прощания с народной артисткой Татарстана Хамдуной Тимергалиевой. В церемонии приняли участие творческие друзья артистки, зрители и председатель Национального совета Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев.

«Вчера в татарском мире мы получили тяжелую новость республиканского масштаба. Умерла Хамдуна Тимергалиева. Услышав эту новость, Президент Татарстана Рустам Минниханов одним из первых высказал свое мнение: „Это большая потеря для татарского народа“. Он выразил соболезнования родным. Действительно, преждевременный уход Хамдуны апы — большая потеря», — сказал Шайхразиев.

Также, по его словам, для Хамдуны апы зритель был самым большим богатством. «Она говорила: „Склоняя голову, благодарю зрителя, потому что с первого дня он меня поддержал. Мы не можем жить друг без друга“. Эти слова исходили из ее сердца», — сказал председатель Национального совета Всемирного конгресса татар. 

Хамдуна Тимергалиева будет похоронена на кладбище «Курган» города Казани.

tatar-inform.ru

***

Хәмдүнә Тимергалиева Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнәчәк. 

Кичә Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу мәрасиме узды. Тантанада җырчының иҗатташ дуслары, тамашачысы һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

«Кичә республика күләмендә татар дөньясында зур авыр хәбәр алдык. Хәмдүнә апа Тимергалиева вафат булды. Шушы хәбәр дөрес булганын ишеткәч, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып: „Бу — татар халкы өчен зур югалту“, — дип үз фикерен әйтте һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Чыннан да, Хәмдүнә апаның вакытсыз китүе — зур югалту», — дип сөйләде Милли Шура рәисе.

Шулай ук Васил Шәйхразиев сүзләренчә, Хәмдүнә апа өчен иң зур байлык тамашачысы булган. «Ул: „Башымны ия-ия, иң зур рәхмәтемне тамашачыма белдерәм, чөнки беренче көннән алып ул мине хуплады. Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз“, — дип әйтә иде. Бу сүзләр аның йөрәгеннән чыккан», — диде Васил Шәйхразиев. 

Хәмдүнә Тимергалиева Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнәчәк.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 710

Комментирование запрещено