Болгар музеенда Абдулла Алишка багышланган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды

0001-001-Болгарда күргәзмә ачылу тантанасы вакытында бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды. 

Болгар музей-тыюлыгында бөек татар шагыйре Абдулла Алишның тууына 112 ел тулуга багышланган «Абдулла Алиш иҗатына балалар карашы» дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы яза.

Бер үк вакытта музейда 1-4 сыйныф укучылары арасында бөтенроссия рәсем конкурсына йомгак ясалды. Аны оештыручылар балаларның киң даирәсен иҗади хәрәкәткә җәлеп итәргә, сәләтле яшь рәссамнарны ачыкларга, укучыларда Абдулла Алиш иҗади мирасына кызыксыну уятырга тырышкан.

Свердловск өлкәсеннән бәйгедә Красноуфимск шәһәр округы, Артин шәһәр округы һәм Түбән Серга муниципаль районы белем бирү этномәдәни (татар) компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашкан.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 704

Комментирование запрещено