Сагындыра туган як

image45Сары яфраклар коела,
Буйсыналар җилләргә.
Мин дә очып кайтыр идем
Туган-үскән җирләргә.

Сары яфрак, сары яфрак,
Син мине дә алып кайт.
Көтә мине туганнарым,
Яшь чакларым, мәхәббәт.

Чит җирләрдә дөнья куып,
Яшимен яп-ялгызым.
Мөгаен, бу ялгышымдыр,
Сайлап алган язмышым.

Туган туфрак тарта бит ул
Картайган саен катырак.
Күпме сулар акты инде,
Кайталмаганга байтак.

Килер вакыт, мин кайтырмын,
Яшел чирәмгә ятырмын.
Сыйпап нигез ташларын,
Яңа тормыш башлармын.

Беркайчан да соң түгел ул,
Исән булсын аяк-кул.
Тирә-күрше, авылдашлар,
Дуслар, туганнар да бар.

Бүтән безнең капкаларны
Кайгы җиле какмасын.
Исәнлекләр какшамасын,
Ходаем ташламасын.

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 1335

Один комментарий

  1. Әбдекидән киткән юллар буйлап. Кире кайтып була-бел аны Юл таба алмым кабат яшьлегемә Һич үзгәртеп булмый дөньяны…