«Бердәмлек» газетасыннан, 19 сентябрь, 2020 ел

i

Самара өлкәсе,

Похвистнево шәһәре

Гүзәл Ибраһим кызы

Манашевага!

Кадерле кызым Гүзәл! Бү­ген гомер мизгелеңнең матур бәй­рәме, хатын-кызның акыл туп­лаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куа­нычлар, мул тормыш телим. Әр­нү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле генә яшәргә Хо­дай насыйп итсен.

45 ел узып киткән

Сизми-сизелми генә.

Тормыш юлын синең кебек

Матур үтәр кем генә…

Син бәхетле: гаиләң тигез,

Инсафлы балаларың.

Кылган гамәлләре белән

Кабатлый әниләрен.

Акыллы да, сабыр да син,

Тыйнак һәм итагатьле.

Гомерең буйларына

                            сау-сәламәт,

Булсаң иде чиксез бәхетле.

Изге теләкләр белән Гали авылында яшәүче әниең Суфия.

*  *  *

Похвистнево районы,

Нугай авылы

Халит Яриәхмәт улы һәм Гөлмәрьям Ильяс кызы Абдулловларның

бергә гомер итүләренә – 25 ел!

Мин сезне шушы истәлекле көнегез – көмеш туегыз белән тәбрик итәм! Алдагы көннә­регездә дә шулай матур, тигез, тыныч тормышта, үстергән  бала­гызның, оныгыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, зур уңышлар юлдаш булсыннар.

25 ел бергә гомер иттегез,

Тормыш юлларын бергә

                                   үттегез.

Авырлыкларны җиңә-җиңә,

Ошбу көнгә килеп җиттегез.

Изге теләкләр белән күр­шегез Рушания.

* * *

1KlepwQ-oLoПохвистнево районы,

Подбельск авылы

Исмәгыйль Шамил улы

Мамышевка – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган матур, якты теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгың, миһер­банлыгың, саф күңелең өчен без сиңа бик рәхмәтле! Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Безне үстереп кеше иткән өчен мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез.

Безнең өчен күпме

                        тырыштың син,

Уйладың син гомер эчендә.

Онытмабыз, әти, һичбер

                                         вакыт,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Аяз булсын туар таңнарың,

Шатлык нуры чәчсен күзләрең.

Күкрәмәсен аяз күңелең,

Боекмасын һич тә йөзләрең!

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Фәния, бала­ларың Халит, Румия гаиләләре белән, оныкларың Алсу, Юлия, Динара.

*  *  *

Самара шәһәре,

Пензенский урамы

Дания Миншакир кызы

Салиховага – 80 яшь!

Кадерлебез! Без сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күр­мичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшә­веңне телибез. Аллаһы Тәга­лә кылган изгелекләреңне кү­реп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Без бәхетле, апа, син булганга,

Туганнарым диеп өзелеп

                                   торганга.

Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа

Бүген 80 яшең тулганда.

Безнең өчен күпме тырыштың

                                             син,

Уйладың син иртә, кичен дә.

Шатлык-куанычлар,

                              сәламәтлек

Насыйп булсын сиңа гомергә.

Абыең Минзакир, сеңел­ләрең Мария, Сәрия, Халифә гаи­лә­ләре белән һәм барлык ту­ганнарың исеменнән сеңе­лең Җария балалары белән.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Наил Мингани улы

Самкаевка – 80 яшь!

Кадерлебез! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Син гомер буе безнең өчен тырыштың, ярдәм иттең, шуңа да без сиңа рәхмәтлебез.

80 яшь — ул әле картлык түгел,

Ак бәсләр кунса да чәчләргә.

Аллаһ безгә гомер бүләк

                                          иткән,

Иман белән кирәк яшәргә.

Оныт әле сагышларны,

Елмай әле күбрәк.

Бирелмә төшенкелеккә -

Бездән сиңа шул теләк.

Изге теләкләр белән бал­дызың Әлфия, уллары Таһир, Рафаэль – Ләйлә, оныклары Айдинә, Айдар.

*  *  *

Наил Мингани улы

Самкаевка!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелдән зур юбилеең бе­лән котлыйбыз һәм иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә, яшәү дәрте сүнмичә, шат­лыкта яшәвеңне телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Котлы булсын, әти, туган

                                          көнең,

Без барыбыз шушы теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган

                                          йөзең

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Кешелекле бит син, изге

                                        җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше бармы икән,

Без бәхетле тик син булганга.

Иң изге, якты теләкләр белән тормыш иптәшең Әми­нә, кызың Раилә, киявең Илдар, улларың Равил, Рөс­тәм, Ринат, Рафаэль, ки­ленең Ли­лия, оныкларың, онык­чыкларың.

Просмотров: 1004

Комментирование запрещено