Хәмдүнә Тимергалиеваның соңгы әманәте: «Миңа зур, балкып торган һәйкәл куйдырырсың»

KSF_9525Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы, легендар Хәмдүнә апа Тимергалиева арабыздан китеп барды. «Интертат», аның туганнары һәм дуслары белән сөйләшеп, җырчы турында истәлекләр туплады. 

«Атны мин җиксәм, әтинең юлы уңа иде»

Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы, җырчы Илһам Шәриф 25 ел аның янәшәсеннән китмәгән. Үзе әйтмешли, ул Хәмдүнә апаның продюсеры да, дусты да, сакчысы һәм ярдәмчесе дә, шоферы да булган.

«Хәмдүнә апа кечкенә вакыттан җырларга яраткан, — дип башлады ул үзен. — Ида апалары кечкенә Хәмдүнәнең, тәрәзә төбенә менеп, көне буе җырлап утырганнарын искә төшерергә ярата. Ләкин Хәмдүнә апаның әтисе «кулак» тамгалы булгач, аңа сәхнәдә чыгыш ясарга рөхсәт итмәгәннәр. Соңрак, яшереп генә, бәйрәмнәрдә катнаштыра торган булганнар үзен. 

Хәмдүнә апа — әтисе кызы. Әтисе гомер-гомергә бик матур җырлаган. Ат белән районга йомырка ташыган вакытта, юл буе җырлап кайта торган булган. «Аның көр, моңлы тавышы күрше авылдан ук ишетелә башлый иде. Әнә атагыз кайта, дияләр иде миңа. Әтигә һәрвакыт ат җигәргә булыша идем. И, балакаем, атны син җиксәң, юлым уңа, дия торган иде әти», — дип сөйләгәне истә Хәмдүнә апаның.  

Талант та, туры сүзлелек тә әтисеннән күчкән. Шуңа да апам җор телле, ир-ат кебек көчле хатын-кыз булды. 

Хәмдүнә апаның әтисе белән бәйле истәлекләре бихисап иде. Бер тапкыр Борайга йомырка ташыган вакытта әтисе Хәмдүнә апаны да утыртып алып барган. Ашханәгә кергәннәр. Әтисе шунда аңа майлы ак ботка алып ашаткан. Ул дөге боткасы булган икән. «Аның тәмеее», — дип, һәрвакыт шуны исенә төшерә иде. 

Бервакыт районга баргач, әтисе Хәмдүнә апаны югалтмасынмы! Бөтен җирдән эзләп, бу бала харап булды дип кайгырып кайтып барганда, юл кырыендагы су колонкасы янында кечкенә Хәмдүнә утырганын күреп алган. «Әти, мин тимер чишмә карап утырам әле монда», — ди икән елмаеп апам.

 «Мин монтер түгел, мин — монтажчы»

Хәмдүнә апаның җырчы булу теләге кечкенәдән булган. Ләкин акчасызлык хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгән. 

Аны олы тормышка өлкән апасы Ида алып чыккан. «Ида апа гына мине кеше итте», — дип сөйли иде. Ул Хәмдүнә апаны Уфа телефон элемтәсе станциясенә үзе янына эшкә урнаштыра. Баштарак Ида апа кул астында өйрәнчек монтажчы булып эшли ул, аннары разрядка имтихан тотып, профессиональ монтажчы була. Хәмдүнә апа: «Мине монтер булган дип сөйләргә яраталар. Мин багана башына менеп, чыбыклар сузып йөрүче монтер түгел, ә автомат телефоннар станциясен монтажлаучы булып эшләдем. Болар — икесе ике әйбер», — дип кабатлый иде. Ул Башкортстанның Учалы шәһәрендәге 2500 абонентлык станцияне, Стәрлетамакта химзавод СКны монтажлауда катнаша. 

Стремянка башында штатифларның чыбыкларын ялгап утырганда да гел җырлый торган була ул. Күңелендә җырлау хыялы яшәгән яшүсмер кызны Уфаның сәнгать училищесына, җитәкләп, апасы алып бара. 

Анда укыганда, укытучыларының кайбер дәресләргә килми калу гадәтләре була. Усал апам: «Мин бит укырга килдем, нигә мине укытмыйсыз, дәресләргә килмисез?» — дип укытучыларын бастырып сүгә торган булган.

Апамнар гаиләдә алты бала үскәннәр. Ике туганнары кечкенә вакытта үлгән. Бүген Хәмдүнә Тимергалиеваның Ида һәм Лилия апалары, Фәнәви абыйсы һәм сеңлесе Әлфинә исән-саулар.

Ида апа Хәмдүнә апаны: «Син кечкенә авылдан чыгып, шундый дәрәҗәләргә барып җиттең», — дип гел мактый иде. Ида апа үзе дә тормышта урынын тапкан, урманга барып, меңләгән себерке ясап сатып, чәчтарашханә ачкан кеше ул.

 «Колхозный җырчы булып калачаксың, диләр иде миңа»

Хәмдүнә апа Илһам Шакиров белән беренче танышуын бик кызык итеп сөйли иде. 

Авылларына бер төркем артистлар концерт белән килгәч, Хәмдүнә апаны да җырлаталар. Кызның талантын күреп алып, алар аны Казанга чакыралар. «Беренче тыңлаулар вакытында бүлмәнең почмагында бер кеше утырганына күзем төште. Мин җырлап бетергәч, шул кешедән, нишлибез, дип сорадылар. „Бу бит — тумыштан җырчы. Самородок. Алырга кирәк“, — дип әйтте минем турыда. Соңыннан гына ул кешенең Илһам Шакиров булуын белдем», — ди иде апа. 

И, ул Хәмдүнә апаның Казанда Татар дәүләт филармониясендә эшләгәнен сөйләгәннәре китап язарлык. Кагылган да сугылган… Араларында иң көчле тавышлы җырчы шул булган. Талантлы кыздан көнләшүчеләр дә күп табылган.

«Ун елга 22 тапкыр кудылар филармониядән», — дигәне истә. Нәрсә өченме? Түрәләргә бирешмәгәне, туры сүзле булганы, матур җырлаганы өчен. Менә шул. «Син беркайчан шәһәрләрдә эшләмәячәксең, колхозный җырчы булып калачаксың», — дигәннәр аңа. 

Бөтен күңелен биреп эшләгән кызга хезмәт хакын юньләп түләмәгәннәр. Ачка тилмергән. «Атналар буе ашамаган чакларым күп булды. Костюм тектерә алмый идем. Костюм тектерсәм — ашарыма калмас иде. Афишаларны кулдан язып элә идек», — дип сөйли иде апам. 

Гомер буе заллар тутырып эшләп, койка урыны гына булган Хәмдүнә апаның. Бер бүлмәдә өч кеше яшәгәннәр. Шәймиев ярдәме белән генә фатирлы булу бәхетенә ирешкән апам. Ул вакытта да махсус бармаган. Бер кеше аяк бармагын тибеп сындыргач, гаделлек эзләп, дәүләт йортына юл тота ул. Кайсы бүлмәгә керим икән дип аптырап торган вакытта, аны Минтимер Шәймиев янына кертеп җибәрәләр. «Култык таяклары белән барып бастым Шәймиев каршына», — дип сөйли иде үзе. 

Бу очрашудан соң, Хәмдүнә апаның тормышы җайланып китә. 

Хәмдүнә апа — Эмиль Җә­ләлетдинов, Габдулла Рахимкулов, Илһам Шакировлар белән бергә эшләгән кеше. Ул вакытта да өстеннән шикаятьләр язып, ничә тапкыр эштән куылып, яңадан филармониядә яшь талантлар бәйгесендә җиңү яулап кына үз төркеме белән эшли башлый апа. Әле кабат та әйбәт заллар бирмичә интектергәннәр үзен. 

«Апаем, мин Тукай премиясенә лаек түгелмени?»

Хәмдүнә апаның үкенечләре калды шул. Аның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен аласы килде. «Апаем, мин лаек түгелмени?» — дип сорый иде миннән. Башкортстанның халык артисты исемен бирмәүләре дә хәтерен калдырды. «Минем укучыларымның барысы да алып бетерде бит. Нигә миңа бирмиләр икән аны? — дип йөрәге әрни иде. Апам күпме Башкортстан халык җырчысы исеменә кул сузган кеше! Ул әлеге исемне 25 ел элек алырга тиеш иде инде.

71 яшендә үз тавышы белән җырлаган җырчы бармы ул, әйтегез әле? Юбилей концертында 26 җырны тере тавыш белән башкарды. 

Исемнәрне даулап йөрмәде ул. Соранып йөрсә, әллә нинди исемнәргә ирешкән булыр иде. Ничек әйтәләр әле, ыштансыз дипме? Бар карьера ясаучылар, бар халык җырчылары. Хәмдүнә апа халыкка эшләде ул. 

«Ирем иртән сугыша башласа, кичкә кадәр сугыша иде»

Хәмдүнә апамның хатын-кыз бәхете генә булмады. Беренче тапкыр сайлаган яры үзе гастрольләрдә вакытта мәрхүм булган.

Икенче тапкыр бәхетен сынап карады. Ләкин ул тормышы да барып чыкмады. Анысы минем күз алдымда булды инде. Аферист ир-ат кулына эләкте ул. 

Хәмдүнә апа аның белән тормышын бәйләргә җыенганда, миңа уналты яшь иде. «Хәмдүнә апа, дөрес яшәүче кеше түгел бу», — дигәнем исемдә. «Син миңа бәхет теләмисеңмени соң, апаем?» — диде шул вакытта. 

Нигә чыктымы аңа? Чөнки ул үз тормышы өчен көрәшеп, бәрелеп-кагылып йөрүләрдән арыган иде. Шуңа сәнгатьтән китәргә булды. Ир-ат тарафыннан кадерләнеп, гадәти итеп яшисе килде аның. Тормыш мәшәкатьләреннән, бөтенесе үз өстендә булудан туеп чыкты кияүгә. 

Шуның белән Башкортстанның Балтач районы Шауяды авылына кайтып китте. Җирне ярата иде, мәрхүмәкәй. Хәмдүнә апаның иң популяр вакытлары ул. Йорт салды, теге ирне кеше итте. Күпләп машиналар алып биргән ул аңа яшәгән дәверләрендә. Ул машиналар бөтенесе юкка чыкты. «Бурычларын түләгәндер инде шулар белән», — диде апам. 

Ул кешене Хәмдүнә апа колхоз рәисе итеп куйдырды. Бөтен теләгәненә ирешкәч, апамның кирәге бетте. Кул күтәрүләр башланды. «Иртән сугыша башласа, кичкә кадәр сугыша», — дип әйтә иде Хәмдүнә апа. Берничә тапкыр китеп, яңадан әйләнеп кайтты ул аңа. Соңыннан кешедән оялып кайтмадым. Моның белән тора алмаган дип әйтмәсеннәр өчен түздем», — дия иде.

Ул ирдән киткәч, Уфада бер ел яшәп, Казанга кайтты ул.

Без аның белән тагын бергә эшли башладык. Минем дә, аның да аерылган вакытлары. Бер-беребезгә елый-елый баштан узганнарны сөйләдек. Аннары әкренләп аякка бастык. 

Хәмдүнә апага Илһам Шакиров та кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган булган. «Мин ул вакытта кияүдә идем. Андый адымны ясар өчен, миңа бик ныклап уйларга кирәк булыр иде», — диде Хәмдүнә апа. Әле соңгы концерты көнне дә искә алды аны.  

«Үлсәм, татар зиратына күмдермә»

Хәмдүнә апам тормышчан кеше иде. Пешеренергә бик яратты. Иң яраткан ризыгы — бәрәңге иде. Аны төрлечә пешерде ул. Шулай да, иң яратканы — тәгәрәтеп пешерелгән мич бәрәңгесе. «Апаем, йөрәк өчен бик файдалы, син дә аша», — дип кыстар иде мине. 

Салкын сөт ярата иде ул. Тавышым бетәр дип тә курыкмады. Башка артистлар кебек тавышын да сакламады. Гомер буе тавышы гөрләп торды. Салкын су эчә иде. Көнбагыш яратты. И, тәмләп ашый иде. Гастрольләргә чыкканда, иртән ашый башлый, барып җиткәнче ашый ул аны. Бөтен машина көнбагыш чүбе белән тулып бетә иде. Ашап бетергәч, туктап тагын ала идек. «Апа, бүген тагын машинаны чүплисең икән», — дия торган идем. «Молчать», — дип кенә көләр иде. 

«Булган тавыш бетми, апаем. Без — татар атлары, яхшы атка бернәрсә дә булмый ул», — дия иде. 

Бик тә мин пешергән шашлыкны яратты. Үләр алдыннан да кич белән шашлык пешереп ашаттым, мунчалар яктым.

Ул көнне аны бакчасына алып киттем. Чөнки йортында лифтны ремонтлыйлар иде. Дүртенче катка җәяү күтәрелүе авыр булыр дип уйладык. Иртән, 17-18е булырга тиешле концертларның репетициясенә барырга тиеш идек. Аның белән кичке ашны ашап, саубуллашып кайтып киттем. Кичке 11дә телефоннан сөйләштек.

Иртән шалтыратам-шалтыратам — трубкасын алмый. Барган идем — капкасы бикле. Капканы ачып кердем. Өй буйлап эзләп йөрдем үзен. Апамны бакчада табып алдым. Гәүдәсе әле суынырга өлгермәгән, ләкин күгәрә башлаган иде, мәрхүмәкәемнең. Йөрәк, диделәр…

Өч ел элек, йөрәк тибеше әкрен булганга, кардиостимулятор куйдырды ул. Хастаханәдән чыгып ун көн үтүгә, шәһәрләр буйлап гастрольләргә чыгып китте. 

Йөрәк авыртканда вакытында торырга, вакытында ятарга, режим буенча дөрес итеп тукланырга кирәк. Ә ул сәхнәсез яши алмады. Гел юлда булдык. Көнгә 500-600 километр юл үтә идек.  

Карантин вакытында сүнде ул. Сыеша алмый иде фатирга. «Эх, каядыр барасым килә, далага чыгасым килә, җырлыйсым килә», — диде ярты ел буена. 

Ел башында йөрәге белән проблемалары булып алган иде. Җырлаган вакытта хәле китте. 

Йөрәге иртәнге якта туктаган дип фаразладык. Ул тәртип, чисталык ярата иде. Иртән торып, бакчаларны себереп, чистартып йөри башлар иде. Ул көнне дә бакчага чыгып, савыт-саба юган, ахры. Мин килгәндә краннан су агып тора иде.

«Характерым да авыр, синең кулларга калмасам гына ярар иде», — дип гел кабатлады. Теләге тормышка ашты….

Курган зиратына җирләдек. Анысы да үзенең теләге булды. Үткәндә гел шул зиратны карап йөрде. «Үлсәм, татар зиратына күмдермә. Анда сөяк өстендә сөяк. Күп шәхесләрнең шунда күмелгәнлегенә карама. Миңа шушында ятсам, бик әйбәт була», — диде.

Хәмдүнә апага Ходай ана булу бәхетен насыйп итмәгән. «Миңа Аллаһы Тәгалә Илһамны җибәрде», «Кәрткә чыккан бала булды бу миңа», — дияр иде минем әти белән әнигә дә. 

Һәрвакыт апамның янәшәсендә булырга тырыштым. Баштарак аңа якын җирдә фатир снимать иттем. Фатир сатып алганда да, аның йорты тирәсеннән эзләдем. Аның белән сөйләшмичә торган бер көнем дә юк иде. Бик авыр миңа, күз яшем кипми. 

Апамның тормыш китабын чыгарып җитешмәдек. Өлгермәгән эшләр күп калды. Китап шушы ике көн эчендә дөнья күрәчәк.

Үзенә зур итеп һәйкәл куярга кушып калдырды апам. «Үзем кебек балкып торсын!» — диде. Алла боерса, ул теләген дә үтәрмен. Казанның берәр урамына Хәмдүнә Тимергалиева исеме бирелсә дә әйбәт булыр иде. 

Мин үземә сүз бирдем: аның якты истәлеге онытылмасын, иҗаты, үзе һаман да арабызда кебек, гөрләп торсын дип, бөтен көчемне куячакмын. 

«Хәмдүнә — үзем карап үстергән бала ул»

Хәмдүнә Тимергалиеваның апасы Ида Еремеева минем белән озак сөйләшә алмады. Хатирәләрне барлый башлагач, күңеле тулды. «Бу авыр хәбәрне ишеткәннән соң кан басымым төшми. Ләкин мин сезгә соңрак шалтыратырмын әле. Сөйләрмен барысын да. Бераз аякка басмыйча булдыра алмыйм. Үзем карап үстергән, кулларыннан җитәкләп йөрткән канатым, иң якын туганым бит ул. Көтмәгәндә булды бигрәк», — дип гафу үтенде Ида апа. 

Ида апаның тавышы Хәмдүнә апаныкына бик нык охшаган булуына игътибар иттем. Хәтта телефон аша да көр, яңгырашлы, аһәңле. 

«Хәмдүнә белән бик күңелле эшләдек»

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова:

«Хәмдүнә — туры сүзле, эчендә бернәрсәне дә яшереп тормый торган кеше иде. Үзе өстендә бик күп эшләде. Аның бөтен яшәеше сәхнә һәм иҗат булды. Татар җыры, татар сәнгатен күтәрү өчен күп тырышлык куйды. 

Филармониягә килгән елда Хәмдүнәне минем бригадага кушып, Ташкентка гастрольләргә җибәрделәр. Икебезнең дә яшь, гөрләп торган вакытларыбыз. Үзбәкләр, анда яшәүче татарлар белән аралашып, алар безне кунакларга чакырып, бик күңелле йөреп кайткан идек. Анда яшәүче татарлар безне сагынып көтәләр иде. Рәхәтләнеп татар халык җырларын башкара идек.

Яңа гына эшли башлавына карамастан, бернинди мәшәкать һәм каршылыкларсыз, менә дигән итеп үткәрде ул вакытта Хәмдүнә гастрольләрне. Сәхнәдә җырлап кына калмыйча, тамашачыны көлдереп, тапкыр сүзләр сөйләп кереп китә иде. Бик рәхәт эшләдек.  

Гел аралашып, күрешкәләп яшәдек. Үлгәнен ишеткәч, шок хәлендә калдым. 

Соңгы арада да бик ныклап эшләп алды. Шул күп эшләүләре дә файдага булмагандыр. Бик зур югалту бу безнең өчен».

«Кеше китә, җыры кала»

Хәмдүнә Тимергалиеваның дусты, журналист Зөлфия Галим: 

«Халкыбызның моңлы кызы Хәмдүнә Тимергалиева белән Казанда укыганда студент чагымда ук дус идем. Аның белән Вафирә Гыйззәтуллина дуслаштырды. Хәмдүнә апа — үзенә генә хас моңлы тавышлы җырчы, гадел, ихлас, җор һәм туры сүзле, шаян, таләпчән һәм кунакчыл иде. Тәүлекнең кайсы вакытында барып керсәң дә, колач җәеп, мул табын белән каршы ала, иҗади планнары белән уртаклаша иде. Яңа җырларын җырлап күрсәтә.

Аның янында һәрвакыт кеше булды. Тормышында кыйналулар, гаделсезлекләрне күп күргәнгәдер инде, ул рәнҗетелгәннәрне, чын талантларны һәрвакыт яклый иде. Хәмдүнә апа хезмәттәшләре Вафирә Гыйззәтуллина, Нуриәхмәт Сафин, Әлфис Кыямов, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Илһам Шакировларның арабыздан китүен бик авыр кичерде. Тышкы кыяфәте белән усал күренсә дә, аның нечкә күңеле, олы йөрәге тормыштагы гаделсезлекләрне, кыйналуларны, кадерле кешеләрне югалтуны күтәрә алмады. Йөрәгенә операция ясатып, кардиостимулятор куйдырды. Тик тамашачыларын өзелеп яратканга, хәле никадәр авыр булса да, сәхнәне ташламады. Гомеренең соңгы көнендә кадәр иҗат итте.

9 сентябрьдә Тукай районы Яңа бүләк авылында Илһам Шакировка бюст ачу тантанасында катнашты. Шул кичтә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында чыгыш ясады. Соңгы вакытларда ул: «Җәннәт яхшы булса да, китәсе килми әле…» — дияргә ярата иде. Бу юлы да шулай шаярткан. «Коронавирусны җиңеп, тагын да җырларбыз әле. Мин үлгәч тә, терелеп өч көн селкенеп торырмын. Тамашачым, сезне бик яратам», — дигән. 

Хәмдүнә Тимергалиева иҗат белән бергә туганлык җепләрен бергә үреп алып барды. Үзенең чыгышларында 5 туганын да яратып сөйли иде ул. Әнисе Галия апаны соңгы көннәренә кадәр кадерләп тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Хәмдүнә апа гастрольгә киткәндә мин Галия апа янына бара идем. Зәңгәр күзле, мөлаем, акъәби әйтүенчә, Хәмдүнә кечкенәдән Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларын тыңлап үскән. Көйләрне бик тиз отып алган, тик сүзләрен белмәгән, шунлыктан үз сүзләре белән җырлап йөргән.

Хәмдүнә апа кадерле кешеләрен җылы хәтирәләр белән искә ала иде.

«Безнең балачак муллыкта үтте. Әтием дә, әнием дә бик нык кешеләр иде. Шулай да әнкәй ныграк булгандыр дип уйлыйм. Чөнки әнкәй репрессия елларында әткәйне төрмәдән йолып калырга ярдәм итә. Әткәйне шушы бәладән коткарып калу өчен 236 чакрым ераклыктагы Уфага 12 мәртәбә җәяүләп бара. Әтиемне «Сталинның портретыннан күзен чокыды», — дип, өстеннән шикаять язганнар.

Тикшергәннән соң, әлеге портретның шикаятьчеләр күрсәткән фактка караганда бер елга соңарып чыкканы мәгълүм була. Әткәйгә «Атарга!» дигән хөкем карары чыгаралар. Бер төн эчендә кап-кара бөдрә чәчләре ап-ак була. Камерадагы биш кешедән әткәй генә исән кала. Әткәйне күтәреп чыгаралар. Өйгә кайтып кергәндә әнкәй инде тәмам саташа башлаган була. Шикаятьчеләр моны көнләшүдән эшләгән. Чөнки әткәй авылда хәлле, иң укымышлы кешеләрнең берсе иде. Заманасында зурәткәй аны Борай өязендәге мәдрәсәдә укыткан. Зурәткәй дә колхозлашу елларында, Себергә сөрмәсеннәр өчен, үз теләге белән бөтен байлыгын күмәк хуҗалыкка тапшыра. Беренче чиратта, ул моны улы өчен эшли. Бездән ерак түгел Каразирек дигән авыл бар. Мәктәп елларында Борайга барганда канцелярия итеп күчереп салынган, зурәткәйнең ике катлы йортын карап үтә идек…

1942 елда сугышта яраланып кайткан әткәй колхоз рәисе булып та торды. Авыл халкы ачлыктан шешенә башлагач, әти орлыкка дип калдырган ашлыкның бер өлешен халыкка таратып бирә. Моны кемдер райкомга җиткерә. Әтине янә төрмәгә утырталар. Сугыш беткәч кенә кайта ул аннан.

Әти авылның атаклы умартачысы иде. Моның белән без дә шөгыльләндек. 42шәр умарта асраган чаклар бар иде. Хрущев хакимияткә килгәч, 5 кенә ояга калдырттылар. Бер генә оя дип исәпләнсен өчен әти аларны икешәр катлы итеп эшләде. Калганнарын кешеләргә өләште һәм кайнар су белән үтереп бетерде. Үзе елый, үзе үтерә. Шушы күренеш нигәдер һаман да күз алдымнан китми», — дип сөйләгәне хәтердә.

Хәмдүнә апа балаларны бик ярата иде. Вафирә Гыйззәтуллинаның оныгы Камилне кечкенә вакытында мендәргә салып йоклаткан иде.

Мәрхүмә ярдәмчел, риясыз, кая чакырсалар, шунда барып, «Йөрәктән чыккан гына йөрәккә үтеп керә» дигән девизга тугры калып, бар күңелен биреп җырлады. Шуңа аның җырын тыңлаганда «каз йоннары» чыга иде. Хәмдүнә апа үз язмышына туры килә торган мәгънәле эстрада җырларын, халык җырларын да оста башкарды. Беркайчан да фонограммага җырламады. Яшь җырчыларны да: «Үзегез җырлагыз, җырлаган саен тавыш үсә. Билет алып килгән халыкны да алдарга ярамый, алар магнитофон тыңларга түгел, „тере“ җыр тыңларга килә бит», — дия иде.

Үзе үлгәннән соң гына Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исемен бирелде. Юкса, бу чаралар җырчы исән вакытта, моннан 20 ел элек башкарылырга тиеш иде… Аның каравы, фонограммага җырлаучыларның күпчелеге Татарстанның һәм Башкортстанның мактаулы исемен алды. Хәзер инде Хәмдүнә апа аларны күреп сөенә алмый. Хәмдүнә Сәетгали кызын догаларыбыздан калдырмыйк, урыны фирдәвес җәннәтендә булсын».

intertat.tatar

Просмотров: 694

Комментирование запрещено