Гали авылыннан Искәндәр Әбүбәкир улы Латыйпов — «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең лауреаты!

KSF00324

Бу көннәрдә Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финалы узды. Татарстанда эшләүче укытучылар һәм чит төбәкләрдән килгән мөгаллимнәр 180нче гимназиядә көч сынашты. Алар мәртәбәле жюри каршында ачык дәресләр, мастер-класслар уздырды, лекцияләр укып күрсәтте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгедә республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 укытучы катнашкан. Мәктәп, муниципаль, берничә район зонасы этапларын уңышлы узган 20 Татарстан укытучысы һәм 12 чит төбәкләрдә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче укытучы Казанда белем дәрәҗәсен күрсәткән.

KSF00267KSF00244 KSF00287

Бүген «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясалган.  Самар өлкәсе Похвистнево районы Гали авылының урта мәктәбе укытучысы Искәндәр Әбүбәкир улы Латыйпов лауреат дип танылган.

Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов котлаганнар.

Якташыбыз белән горурланабыз. Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын, Искәндәр әфәнде!

Бәйге 2016 елдан бирле ел саен уздырыла. Аның максатлары буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларының абруен күтәрү, күренекле укытучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, алдынгы педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату куелган.

Просмотров: 957

2 комментариев

  1. Исянлек..савлык Сина балакай!

  2. Эфэрин Искэндэр,горурланам якташым белэн