Шигъри моң (“Мирас” кичәсенә багышлана)

IMG_6615Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Самара өлкәсенең “Дус­­лык” җәмгыяте чираттагы халыкара “Мирас” фестивален дистанцион рәвештә үт­кәрү турында карар кабул итте. 2020 елның 1 октябреннән 30 октябренә кадәр «Дуслык» сайтындагы ютуб каналында сезнең гаризалар һәм видео чыгыш­лар кабул ителәчәк (www.youtube.com/channel адресы бу­­ен­ча). Оештыру җыемы ике тапкырга киметелгән.

Элемтәөчен телефон: 8-939-758-90-25.

Конкурста Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган шигырьләр аерым яңгырасын иде, жюри ул темага аерым бәя бирсен иде. Ә яшүсмерләрнең сугыш һәм җиңү темаларына багышлап үзләре иҗат иткән әсәрләре яңгыраса, тагын да күркәмрәк булыр иде.

Шагыйрь, шигырь, шигърият… Бу тылсымлы сүзләрнең мәгънәсе нәрсәдә соң?

Нинди сыйфатлары ниге­зендә бу сүзләр халык күңелен җәлеп итә?

Шагыйрь ул рифмаларын туры китереп шигырь юлларын язучы гына түгел. Шигырь язучылар күп, ә шагыйрьләр – санаулы. Ул – тирән рухи байлык, талант иясе. Энҗе-мәрҗәннәргә охшаган асыл ташлар – хәрефләрдән сүз­ләр, җөмләләр җыеп, аларга тирән мәгънә өстәп, күңел кылларын тибрәндереп, йөрәк­ләрне дулкынландырып, кеше­ләрдә тирән тойгылар уятучы. Ул тойгылар кешеләрнең күңелләрен рухландыра, йомшарта, дәртләндерә, хәтта елата да!

Татар шигърияте дөньясы күренекле, данлыклы шагыйрь­ләр Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташлар бе­лән генә чикләнми, әлбәттә. Ша­гыйрь­нең шигырьләрен тирән­тен аңлар өчен, аларның шәх­си тормышларын да белергә кирәк. Мисал өчен, кү­ренекле шагыйрьләребез Фә­нис Яруллин һәм Гакыйль Сә­гый­ровларны искә алыйк. Аларның иҗатлары гына түгел, ә рухи көч ияләре булуы да таң калдыра. Гакыйль Сәгыйров яшь­тән үк аяклары, куллары хә­рәкәтсез хәлдә, тешләренә каләм кыстырып, гаҗәеп ши­гырь­ләр яза, рәсемнәр ясый иде!

Муса Җәлил немец фа­шистларының Моабит төр­мәсендә соңгы сулышына кадәр лирик һәм патриотик шигырьләр яза. Ә Фатыйх Кәрим окопларда, фашистларның хөҗүме туктап торган арада, тезләнеп, шинеле өстенә кәгазь кисәкләре куеп, үзенең дошманга булган нәфрәтен, илебезгә булган мәхәббәтен шигъри юллар аша җиткерә.

“Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була”.

Аның бу онытылмаслык шигъри юллары беркемне дә битараф калдырмый, әлбәттә.

Шигырьнең үзенә генә хас үзенчәлеге дә бар. Ул җыр белән бәйле. Шигырьне генә көйгә-моңга салырга мөмкин. Шигырь юллары һәм милли көйләр бергә кушылып, халык күңелендә мәңгелеккә кала. Мисал өчен: Габдулла Тукай – “Туган тел”, “Әллүки”, “Тәфтиләү”; Сибгать Хәким – “Әй, язмыш, язмыш”, “Таң атканда”; Мостай Кәрим – “Өченче көн тоташ кар ява”; Гөлшат Зәйнашева – “Җырлыйм әнием турында”; Илдар Юзиев – “Мәтрүшкәләр”; Нәкый Исәнбәт – “Уракчы кыз”, “Син сазыңны уйнадың”; Гомәр Бәширов –“Җидегән чишмә”; Роберт Миңнуллин – “Әнкәйнең догалары”; Зыя Ярмәки –“Ак каен”; Әхмәт Фәйзи –“Умырзая”; Кәрим Тинчурин – “Кандыр буе” җырлары аша танылдылар.

Шигырь уку да үзенә бер талант таләп итә. “Читай не так, как пономарь, а с чувством, с толком, с расстановкой”, — дип яза Александр Грибоедов “Горе от ума” поэмасында. Шигырьнең эчтәлеген аңлап укысаң, тыңлаучының күңеленә сеңеп кала, шигъри юллар кеше күңелендә тирән эз калдыра. Мәсәлән, Гакыйль Сәгыйровның “Әткәй гармуны” исемле поэмасыннан бер өзекне исегезгә төшерәсем килә. Аны ул әтисе Шәрифулла абыйның Бөек Ватан сугышына китүен исенә төшереп яза.

Саубуллашыйк инде, вакыт миңа,
Белмим тагын кайчан кайтырмын.
Озата бармагыз сез, алып бармыйм,
Өйдә генә җыелып калыгыз,
Күз алдымда калсын йөзегез.
Ә гармунымны,
Бик үтенеп сораган иде,

Фома клубына бирегез.
Мөдир егет үзе килеп алсын,
Сүз әйтмәгез, алсын,уйнасын.
Гармуннарның иң шәбесен алырбыз без
Башлар гына исән-сау кайтсын.
Кайтмадың шул, кайта алмадың шул,
Күпләр кебек калдың еракта.
Сугыш бит ул – үлем, еллар авыр,
Калып булмый аннан елап та…

Балачакта безне шигырь сөйләргә өйрәтәләр иде. Үсә башлагач, үзебез дә, бигрәк тә күңелләребезгә мәхәббәт ялкыннарының берәр чаткысы тиде исә, шигырьләр яза башлый идек. Мин дә ул чорны кичердем. Үзем шагыйрь булмасам да, кайвакыт, яшьлек әйләнеп кайткан сыман, хисләремне шигъри юллар белән бәйләргә тырышам. Аларның берсе белән сезне дә таныштырасым килә.

Бик озаклап йөрдем чит  җирләрдә,
Анда узды яшьлек чорларым.
Кайттым инде туган якларыма,
Төгәлләнде сагыну җырларым.
Бик яратам туган якларымны,
Сокланам мин урман-кырларга.
Язгы чәчү беткәч, дуслар белән

Сабантуйда җырлар җырларга.
 
Яратам мин туган якларымда,
Алсуланып кояш чыгуын,
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Эх …
 
Яратам туган ягымның
Чәчәкле болыннарын,
Тукаем язган шигырьнең
Җырга салган моңнарын.
Бу бит минем гүзәл туган илем…
Эх…

Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты киңәшчесе.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 687

Комментирование запрещено