Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
18 — 19 сентябрьдә Усть-Кинельский бистәсендә узган XXII Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе барышында авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгак ясалды. Инде күп еллар буе бу чара тәҗрибә уртаклашу, заманча аграр технологияләрне күрсәтү, шулай ук төбәкара, халыкара элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту мәйданчыгы булып санала.
Быел ярминкәдә Россиянең 19 төбәгеннән, Белоруссиядән һәм Чехиядән килгән 500дән артык оешма катнашты, галимнәр, сәнәгать предприятиеләре һәм аграрийлар авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләрендә ирешкән казанышлары белән уртаклаштылар.
Төбәк башлыгы Дмитрий Азаров сүзләренә караганда, инде сентябрь башында ук өлкә агросәнәгать комплексы продукциясе күләме агымдагы елның план күрсәткечләрен узып киткән.
- Илледән артык ил Самара өлкәсендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала. Бу безнең продукциянең югары сыйфаты, авыл хезмәтчәннәренең тәҗрибәсе һәм тырышлыгы күрсәткече. Әлеге күргәзмә дә, алдагы еллардагы кебек үк, Самара өлкәсенең үсешенә көчле импульс бирер, дип ышанам, – дип билгеләп үтте губернатор Дмитрий Азаров сәламләү сүзендә.
Күргәзмә, агросәнәгать комплексының барлык тармакларын да үз эченә алып, техника һәм җайланмалар, терлекчелек, бакчачылык, ветеринария, терлек азыгы, ашлык, агрохимия, төзелеш, фән һәм мәгълүмати тәэминат, фермер ярминкәсе юнәлешләре буенча оештырылган иде. Форум елдан-ел киңрәк колач җәя бара. Биредә ел саен йөзләгән миллион сумлык килешүләр төзелә, кунаклар саны, күргәзмәләр мәйданы арта.
Форумның «Авыл урамы» дип аталган презентациясен кунаклар аеруча яратып карыйлар. Чөнки анда Самара өлкәсенең 27 муниципаль районы да үз агросәнәгать комплексы продукциясен тәкъдим итүче үзенчәлекле павильоннар урнаштыра.
Экспозицияләрне карап чыкканнан соң, Дмитрий Азаров, авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов һәм рәсми делегация Похвистнево районы ихатасында туктадылар. Биредә «Хәләл», «Икмәк комбинаты», «Искра», «Золотой хмель», «Агростар» оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр Т.И. Әтәкшев һәм О.А. Инкин хуҗалыкларында җитештергән продукция тәкъдим ителде. Кадерле кунакларны район башлыгы Юрий Рябов каршы алды. Ә район Мәдәният йорты коллективы мәртәбәле кунаклар өчен кечкенә генә концерт әзерләгән иде.
Губернатор Дмитрий Азаров һәм рәсми делегация вәкилләре Камышлы районы күргәзмәсен дә игътибарсыз калдырмадылар. Мөхтәрәм кунакларны күргәзмә белән район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов таныштырды. Биредә төрле эчлекләр кыстырылган коймак пешерү буенча мастер-класс оештырылган иде. Шулай ук фоамираннан бизәкләр ясау буенча мастер-класс та хуҗабикәләр күңеленә хуш килде. Фермер хуҗалыклары җитештергән икмәк, яшелчәләр, җиләк-җимеш, бал, кондитер продукциясе беркемне дә битараф калдырмады. Мәйданчыкта район Мәдәният йорты үзешчәннәре башкаруында музыкаль номерлар күрсәтелде, милли көйләр яңгырап торды. Камышлы районы быел да форумга бик тырышып әзерләнгән иде һәм «Идел буе агросәнәгать күргәзмәсен үстерүгә керткән өлеше өчен» дип аталган Гран-прига лаек булды.
Күргәзмәдә балык, бытбылдык, сарык-кәҗәләр, тәвә кошлары, атлар үрчетү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне дә очратырга мөмкин иде. Сатып алучылар арасында авыл хуҗалыгы ярминкәсе аеруча популяр булды. Монда күпмилләтле Идел буе халыкларының милли ризыклары — казылык һәм чәкчәктән башлап, әче бал һәм ысланган балыкка кадәр сатып алырга була иде. Сөт продукциясенә багышланган рәтләрдә сырның бихисап сортлары тәкъдим ителде.
- Сырны без үзебезнең сыер һәм кәҗә сөтеннән җитештерәбез. Италия рецептлары буенча берничә төр күгәрекле (плесень) сыр ясыйбыз. Мин бу һөнәргә Италиядә һәм Франциядә укыдым. Хәзерге вакытта өлкә башкаласында берничә сату ноктабыз бар, шулай ук без үз продукциябезне социаль челтәрләр аша да сатабыз. Күргәзмәгә инде таныш сатып алучыларыбыз белән очрашырга һәм әлегә безне белмәгән кешеләр белән аралашырга, шулай ук кунакларны үзебезнең продукция белән таныштырырга килдек», - дип елмая Кызыл Яр районы эшмәкәре Надежда Красненко.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр. Күргәзмәдә катнашучыларның хезмәт нәтиҗәсе халык мәкаленең дөреслеген тагын бер кат исбатлый.
Венера ГАЛИМОВА.
Просмотров: 664