Похвистнево районы,
Яңа Мансур авылында
туып-үскән, хәзерге көндә
Похвистнево шәһәрендә яшәүче Наил Дамир улы
Мусинга – 60 яшь!
Кадерле улым, тормыш иптәшем, киявебез, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине ихлас күңелебездән олы юбилеең белән котлап, йөрәкләрдән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын. Без сине бик нык яратабыз!
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле,
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Авырлыклар бер дә кичермә
син,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Йөзләреңдә һәрчак шатлык
нуры
Балкып торсын, мәңге
сүнмәсен.
Изге теләкләр белән әниең, әбиең, бабаң, тормыш иптәшең Зөлфия, кызларың Юлия, Эльвира, кияүләрең Рәмис, Илсур, оныкларың Ришат, Ләйсән, кода-кодагыйларыңһәм барча туганнарың.
* * *
Елховка районы,
Мулла авылы
Мәдинә Исламетдин кызы
Бахитовага!
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәк көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, һаман шулай безгә терәк булып яшәвеңне телибез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.
Безнең күңел һәрчак сиңа
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк кадерлерәк.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гомәр, кызларың Роза, Руфия гаиләләре белән.
* * *
Похвистнево районы,
Подбельск авылы
Минегали Фәрит улы
Иваевка – 60 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем! Мин сине туган көнең белән котлыйм. Ходай сине сәламәтлектән, тигезлектән аермасын. Юлларда имин, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын. “Бабай” дип өзелеп торучы оныкларны тәрбияләүдә кызларыбызның олы терәге булып, татулыкта бергә-бергә яшик әле.
Рәхмәт сиңа,
җаным-җәмәгатем,
Тормыш йөген икәү тартканга.
Сикәлтәле юлларны үткәндә,
Сер бирмәгән өчен ятларга.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Румия.
* * *
Минегали Фәрит улы
Иваевка!
Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.
Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк
тибешең.
Матурлардан матуррак
булсын
Гомереңнең калган өлеше!
Изге теләкләр белән кызларың Нурия, Юлия, кияүләрең Наил, Марат, оныкларың Алия, Диләрә, Самира, Ислам, Самир.
* * *
Похвистнево районы,
Яңа Мәчәләй авылы
Разия Гашигулла кызы Фәткуллинага – 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.
Һәр балаңның игелеген күреп,
Гел сөенеп кенә син яшә.
Сиңа саулык, бәхет
теләгәндә
Амин, диеп торсын фәрештә.
Һәрбер иртә, сине куандырып,
Алсуланып яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Изге теләкләр белән кызың Рәфилә, киявең Абдерәшид, оныкларың, оныкчыкларың.
* * *
Самара шәһәре,
Временный урамы
Мария Габбас кызы Минһаҗевага!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт, әни!
Котлы булсын туган көнең,
әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Гомерең матур узсын, әнкәй
бәгърем,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Изге теләкләр белән кызың Юлия, киявең Илдар, оныкларың Дамир, Диләрә.
* * *
Самара шәһәре,
Ново-Вокзальный урамы
Айсылу Камил кызы
Мостакаевага!
Кадерлебез! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көннәрең тыныч, гомер юлың якты булсын. Барлык теләкләрең, хыялларың чынга ашсын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, алдагы гомереңдә дә язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәвеңне телибез.
Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң
атсын.
Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Самара һәм Тольятти шәһәрләреннән барча туганнарың исеменнән әниең Җәүһәрия.
* * *
Елховка районы,
Тупли авылы
Затия Госман кызы Җәббаровага – 80 яшь!
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.
Чал чәчләрең, маңгай
сырларың
Күбәйсә дә еллар үтүгә,
Безнең өчен мәңге яшь син,
кадерлебез,
Картаюны белмә гомергә.
Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Самара һәм Тольятти шәһәрләреннән барча туганнарың исеменнән кызыңҖәүһәрия.
* * *
Затия Госман кызы Җәббаровага!
Кадерлебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын. Җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, үз аякларың белән йөреп, балаларыңны каршы алып, озатып, кайгы-хәсрәтсез, байлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын.
80 яшь Ходай биргән бүләк
итеп
Сентябрь аеның мул бай
аенда.
Арып кала күрмә, талып калма,
Батыр Затия булдың,
бирешмә бүген дә.
Ходай сиңа әҗерен бирсен,
Күп авырлыклар күрдең узган
гомереңдә.
Тормышыбыз синең белән
матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Безнең күңел һәрвакыт та
сиңа
Тели гел изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк кадерлерәк.
Иң изге теләкләр белән Ибраһим — Разия, Вил — Рәйсә, Вазыйх — Мәрьям, сеңелең Зәйтүнә, абыең Якуб — Мәрьям балалары, оныклары белән, дусларың, күршеләрең Наҗия, Наҗия, Гөлйөзем, Милия, Әлфия, якын туганнарың Наҗия, Нургали — Фатыйма балалары белән.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Сәйфулла Миргалифән улы Бәхтиевка — 60 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине 60 яшь тулу көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән шатлык, бәхет,
әти,
Юлдаш булсын иде гомергә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рузалия, улың Раил, киленең Римма, кызың Румия, киявең Рамил, оныкларың Салават, Алсу, Камилә, Илнур, Ильяс һәм барча туганнарың.
Просмотров: 1207