Минәхмәт Хәлиуллов: “Иң ышанычлы таянычым – ул минем гаиләм»

????????Тормышта мәрхәмәтле, юмарт, милли җанлы кешеләр булмаса, бик авырга туры килер иде. Алар татар чараларын да үткәреп киләләр, мохтаҗлык кичергән аерым кешеләргә дә, оешмаларга да, гыйбадәтханәләргә да ярдәм кулын сузалар. 

 
Шундый игелекле милләттәшләребезнең берсе – эшкуар, Самар өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисенең урынбасары, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыятенең вице-президенты Мидхәт угылы Минәхмәт Хәлиуллов. Ул озак еллар дәвамында хәйриячелек белән шөгыльләнә. Аллаһы Тәгалә аның күңеленә мәрхәмәтлелек салган. Савапларын да үзенә күпләп кайтарсын, исәнлек, көч-куәт, эшләрендә зур уңышлар бирсен иде. Минәхмәт Хәлиуллов белән очрашып, аңа сорауларыбызны бирдек.

Минәхмәт әфәнде, татар эшкуарлары гомер-гомергә хәйриячелек белән шөгыльләнгәннәр. Динебез Ислам буенча да садака, зәкят бирү тиешле. Сез дә күп еллар иганәчелек ярдәме күрсәтеп яшисез. Соңгы вакытта бу юнәлештә нинди эшләр башкардыгыз?
 
Соңгы ике ел эчендә Сызран шәһәренең Декабристлар урамындагы яңа Җәмигъ мәсҗиденә тәрәзәләр куйдырдык. Гыйбадәтханәнең өлкән имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев белән элемтәдә торабыз. Диварлар эчке яктан штукатурлаган инде, ул быел мәсҗиднең түбәсен яптырырга ниятли.
 
Апрельдә шәһәребездәге “Фәрештәдәй балалар” (Дети-ангелы) дип аталган иҗтимагый оешмага коронавирустан саклану өчен битлекләр һәм перчаткалар тапшырдык. Биредә ДЦП авырулы нарасыйларны үстерүче гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Ике ел элек бу оешма эшчеләре кышларын бинаның бик салкын булуына һәм балаларның өшүенә зарланганнар иде. Аларның үтенечләренә колак салып, ярдәм кулын суздык. Бинаны тышкы яктан җылытып, буяттык.
 
Без күп милләтле шәһәрдә яшибез. Төрле халыкларга, төрле диндәге кешеләргә дә булышырга тырышабыз. Мәсәлән, Нектарий атакай ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, бер чиркәүнең мәйданын асфальт белән капладык, икенче чиркәүгә шулай ук битлекләр һәм перчаткалар тапшырдык.
 
Коронавирус пандемиясе сәбәпле Җәмигъ мәсҗидебез дә финанс кыенлыклар кичерә, әлбәттә.
Без “Дуслык” исемле региональ иҗади-иҗтимагый җәмгыятенең президенты Фәхретдин Канюкаев белән коммуналь хезмәтләр өчен түләргә акча бүлеп бирдек.
 
Һаман шул ук пандемия аркасында без озак еллар оештырып килгән күп чаралар да уздырылмыйча калды бит инде. Мөмкинлек булгач та, Аллаһы бирсә, аларны үткәрергә дә ярдәм итәргә язсын.
 
Сез “Яктылык” мәктәбендә көрәш бәйгесен оештырып, аны берничә ел уздырып килдегез. Бу чараны яңадан торгызу ниятегез бармы?
 
Әйе, бу матур чараны үткәрүне дә дәвам итәргә планлаштырабыз. Мәктәп мөдире Радик Газизов белән очрашып, аралашып торабыз. Әле “Яктылык”ның бинасын зурайту буенча да зур эшләр башкарасы бар. Гариза бирүчеләр саны бик күп, ләкин барысына да урын җитми. Шуңа күрә мәктәпне киңәйтеп, биредә укырга теләгән балаларга шундый мөмкинлек тудырасы иде. “Яктылык”ны тәмамлаучыларның күбесе хәзер үз балаларын бирегә гыйлем алырга китерәләр инде. Туган мәктәпләренә укытучы булып кайтучылар да бар. Октябрьдә проект әзер булачак, ин ша Аллаһ. Киләсе елда “Яктылык”ның бинасын зурайту өчен финанс ярдәм сорап, Губернаторыбыз Дмитрий Азаров исеменә хат та әзерләдек. Спорт турында сүз кузгаткач, шуны да әйтеп үтәсе килә. Самарның “Чайка” чаңгы шуу базасында ел саен кышкы универсиада уздырыла. Анда төрле милләт кешеләре җыела. Без, татарлар да, анда актив катнашабыз. “Яктылык” мәктәбендә белем алучы барлык балалар һәм аларның ата-аналары да килә. Саф һавада пылау пешереп, төрле ярышларда катнашып, рәхәтләнеп ял итәбез. Мөмкинлек булгач та, бу күркәм гадәтне шулай ук дәвам итәрбез, Аллаһы теләсә.
 
Спорт турында сөйләшкәч, сезнең “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дигән яраткан гыйбарәгез искә төште. Гомумән, сез бу тармакка аеруча зур игътибар биреп, төрле спорт чараларын оештыруда матди ярдәм күрсәтәсез. Ел саен шәһәребездә үткәрелеп килүче Халыкара футбол турнирында катнашкан татар ир-егетләрен дә матди яктан куандырып торасыз.
 
Әйе, яшьләр, тәмәке тартып, сыра эчеп, урамда трай тибеп йөргәнче, спорт белән шөгыльләнсәләр, сау булырлар. Ә сәламәт тәндә, чыннан да, рух та сәламәт була. Халыкара футбол турнирына килгәндә исә, татар командасы өч ел рәттән беренче урын яулады. Бу – безнең өчен горурлык. Киләчәктә дә әлеге чарада катнашып, җиңүләр яуларга насыйп булсын.
 
Шәһәребезнең Волгарь бистәсендә Самар өлкәсе халыклары берлегенең рәисе, төзүче Ростислав Хугаев инициативасы белән “Дуслык” аллеясы һәм “Күп милләтле авыл” барлыкка килде. Биредә милли йортлар да төзелде инде. Татар йортын төзекләндерү, аны милли төсмерләр белән бизәү эшләрендә дә катнашасыз, дип беләм.
 
Әйе, бу мәсьәлә буенча мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин, Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов, “Яктылык” мәктәбе укытучылары, белгечләр белән очрашу да үтте. Татар йортын төзекләндерү, аны ничек җиһазландыру турында сөйләштек, тәкъдимнәребезне белдердек. Төрле халыкларны берләштереп, аларга үз гореф-гадәтләрен, милли көнкүрешен, мәдәниятен башкаларга күрсәтү мөмкинлеген тудырган “Күп милләтле авыл”ны булдырганнары өчен Губернаторыбыз Дмитрий Азаровка һәм Ростислав Хугаевка зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Бу эшне ахырына кадәр җиткереп, татар йортын сокланырлык итеп ясарга телибез, Аллаһы бирсә. Халкыбызга да үтенеч бар. Татар йортына экспонатлар тупларга да кирәк бит. Шуңа күрә музеебызга борынгы өй җиһазларын китерү мөмкинлеген тапсагыз, бик рәхмәтле булыр идек.
 
Еллар үтү белән, дусларыгыз арта барамы әллә, киресенчә, кимиме?
 
Еллар үтү белән, танышлар арта, әмма дуслар түгел. Минем гомерлек ике дустым бар. Серләребез белән уртаклашабыз, киңәшәбез. Еллар үткән саен чын дуслыкның кадерен белә башлыйсың. Дуслар күп булмый ул. Калганнары – хезмәттәшләр, партнерлар, иптәшләр, танышлар…
 
Тормышта кемнәргә таянып яшисез? Кыенлыклар туган чакта күңелегез кем белән киңәшә?
 
Тормышта иң ышанычлы таянычым – ул минем гаиләм. Хатыным Зөлфия белән 31 ел бергә гомер итәбез. Ике малай үстердек. Хәләл җефетемнән шулкадәр уңдым. Үзенә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Ул – гаилә учагын саклаучы, киләчәккә ышанычым. Мине һәрвакыт хуплап, булышып яши. Авыр вакытта да, шатлыкларда да аңа таянам. Якыннарымның, туганнарымның, дусларымның җылы сүзләре, ярдәм кулын сузулары канатландыра һәм тормышта яхшыдан-яхшы гамәлләр кылырга этәргеч булып тора. Шушы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап гомер кичерергә язсын.
 
Минәхмәт әфәнде, өстәлегездә “Сәлам” гәҗитәсен күрәм. Ул сезгә нәрсәсе белән ошый? Теләкләрегез бармы?
 
“Сәлам” гәҗитәсе бай эчтәлекле, тирән мәгънәле басма ул. Мин тарихи материалларны укырга яратам. Өлкәбезнең, кызганычка, инде дөнья йөзендә булмаган Алмалы, Алтын тау авыллары турындагы язмаларны зур кызыксыну белән үзләштердем. Шамил Баһаутдин туплаган мәгълүматлар искиткеч. Гомумән, Шамил әфәнденең әдәби татар телендә сөйләшүе сокландыргыч. Ул оста нотыкчы (оратор) да бит әле. Игелекле эш башкарасыз. Гәҗитәнең гомере озын булсын, укучыларыгыз артсын, иҗади уңышлар телим. “Сәлам” сүзе “тынычлык” дип тәрҗемә ителә бит. Барыбызга да җан тынычлыгы, иминлек телим. Үзара тату, бердәм булып, ярдәмләшеп яшик, башка халыклар белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап гомер кичерик.
 
Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ белән Миләүшә ГАЗЫЙМ серләште.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1113

Комментирование запрещено