Камышлыбызның юбилеена багышлап

i (3)Камышлы районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Рушания Сәгыйть кызы Диндарованың энергиясе кайнап тора. Беркөнне аңа: «Шундый матур алтын көздә Сабантуебыз мәйданы территориясендә миләшлек куаклары (рябинник рябинолистный) утыртырга кирәк», — дигән уй килә һәм ул аны тормышка ашырырга керешә.

Район волонтерлары белән уртага салып киңәшләшә, Азат абый белән Галия апа Габидуллинардан үсентеләр ала, сөйләшенгән көнне ярдәмчеләре белән Сабантуйларыбыз үтүче урында очрашалар.

Авылыбызның актив, уңган-булган кешеләре көрәкләрен-чиләкләрен алып, билгеләнгән сәгатькә килеп, эшкә керешәләр. 

Активистларыбыз бу күркәм эшне Камышлыбызның юбилеена багышладылар. Авылыбызга 1740 елда Бөгелмәдән татар күченүчеләре нигез салган дип санала. Кайбер мәгълүматлар буенча авылга 1580 елда нигез салына.

Авылдашларым исеменнән әлеге матур чараны оештыручыларга, анда катнашучы волонтерларга рәхмәтләремне белдерәм.

i (1)i (2) i (3) i (5) i (6) i (7) i (8) i (9) i (10) i (11) i

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 919

Комментирование запрещено