Канада татарларына татарча диктант язу авыр бирелгән

БезымянныйКанаданың Монреаль шәһәрендәге «Мирас» үзәге вәкилләре һәм Торонто шәһәре татарлары «Татарча диктант» акциясенә кушылганнар. Аларга диктантны җырчы Лилия Хәйруллина яздырган. Торонто татары Фәридә Самерханова үзенә татарча диктант язу бик авыр бирелүе турында әйткән. Бу хакта «Мирас» мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиевага сылтама белән Лилия Хәйруллинаның инстаграмдагы фан-клубы хәбәр итә. 

 «Мирас» мәдәни үзәгенә йөрүче татарлар онлайн-диктант язуда өченче тапкыр катнашкан. Лилия Хәйруллина, текстны алдан укып, үзенең Ютуб каналына урнаштырган.  

Монреаль татарларына Канаданың Торонто шәһәрендә яшәүчеләр дә кушылган. Җырчының фан-клубы инстабитендә Фәридә Самерханова белән видео куйганнар. Ул анда үзенең Торонто шәһәрендә яшәвен әйтә. «Бу акциядә катнашуыма мин бик шат. Миңа татарча диктант язу авыр бирелде, ләкин бик кызык булды», — ди ул. 

Фәридә Самерханова әлеге акциядә катнашу мөмкинлеге булдырган «Мирас» мәдәни үзәгенә һәм Лилия Хәйруллинага рәхмәт белдерде.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 772

Комментирование запрещено