Картаям, дип хафаланма, күңел…

Мустафина1

Тәслимә Мостафина (сулда) «Россия йөрәгендә туганнар» күргәзмәсендә Камышлы районы вәкилләре белән

Үз-үзеңне изоляцияләү ре­жимы күпләр өчен зур сынау булды. Бигрәк тә беркая чыкмыйча, фатирында ябы­лып утырган өлкән кешеләр ешрак авырган, аларда кур­ку хисе көчәйгән, дигән ста­тистика бар.

- Үзеңне тормыштан төшеп калган, беркемгә ки­рәкмәгән кеше кебек хис итәсең. Мин, мәсәлән, мәдәни чараларга сусадым, күргәз­мәләргә, театрга йөрисем килә. Әле дә Самарада Ветераннар сарае бар. Аның хезмәткәрләре бу катлау­лы чорда пенсионерларга җәмгыять белән элемтәдә торырга ярдәм итә, — дип сөйли милләттәшебез Тәслимә Мостафина.

Чынлап та, аралашу яшьләр өчен генә түгел, өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә бик мөһим. Ә кайбер пенсионерлар өчен Ветераннар сарае бердәнбер күрешү урыны булып тора. Алар биредәге түгәрәкләргә йөриләр, ниндидер яңалыкка өйрәнеп, өйдә дә шуның белән шөгыльләнә башлыйлар.

Олы яшьтәгеләр өчен аралашу мөһим булуын аңлаган Ветераннар сарае хезмәткәрләре коронавирус вакытында да онлайн рәвештә төрле чаралар, бәйгеләр уздырып торганнар, хәтта иҗади коллективларның онлайн репетицияләрен үткә­рергә, биюләр куярга өйрән­гәннәр.

Хезмәткәрләр, көн саен диярлек шалтыратып, өлкән кешеләрнең хәлләрен сора­­шып, ярдәм кирәкмиме дип, кы­зыксынып торалар. Ә бе­рәрсенең төшенкелеккә би­релүен сизеп алсалар, алар белән психолог эшли башлый. Ул телефон яисә интернет аша элемтәгә керә, файдалы киңәшләр бирә, депрессиядән чыгарга ярдәм итә. Ә элект­рон вариантта чыга торган “Самара ветераны” газетасы исә сәламәтлек саклау буенча киңәшләр биреп тора.

- 2007 елдан бирле Ветераннар сараенда өлкән яшь­тәге кешеләрне компью­тер белән эш итәргә өйрәтәбез. Ветераннар йортына йөрүче мең ярым пенсио­нерыбыз интернетка чыгарга, социа­ль челтәрләрдә аралашырга өйрәнделәр. Шуңа да пандемия вакытында аларга бик үк күңелсез булмады, — дип сөйли оешма директоры Ольга Баранова.

Өлкән яшьтәгеләрнең ял вакытын кызыклы итеп оештыруга аеруча зур игътибар бирелә. Мәсәлән, апрельдә оешманың “Одноклассники” социаль чел­тәрендәге төркемендә хәтта радиодискотека да оештырылган. Анда 458гә якын кеше катнашкан.  Өлкәннәр бер-берсенә музыкаль сәлам тапшырганнар, туган көн, Космонавтика көне белән котлаганнар. Чара пен­сио­нерларга шундый ошаган ки, хәтта аны даими программага кертүне соралганнар. Хәзер радиодискотека атнага ике тапкыр уздырыла икән.

Ольга Баранова сүзләренчә, оешма хезмәткәрләре һәм ветераннар Бөек Җиңү көнен бергәләп бәйрәм итә алмаганга нык борчылганнар. Чараны бөтенләй билгеләп үтмичә дә булмый бит, шуңа аны да онлайн режимда уздырганнар.

Май аенда Ветераннар сараенда Самара сәнгать училищесы студентлары һәм өлкән яшьтәге рәссамнарның картиналарыннан сугыш темасына багышланган күргәзмә оештырылган. Аны ачу тантанасына берничә кешегә генә килергә рөхсәт иткәннәр. Ә калганнары бу вакыйганы да видео аша караганнар.

- Бөек Җиңүнең 75  еллыгына карата “Җиңү һәрвакыт яшь булып кала” («Победа остается молодой») дип аталган шигърият марафоны да уздырылды. Мин дә анда катнашып, Муса Җәлилнең “Вәхшәт” һәм “Кызыл ромашкалар” шигырьләрен яттан сөйләдем, — дип искә ала Тәслимә апа.

Аллага шөкер, сентябрьдән башлап Ветераннар сараенда, берникадәр чикләүләр белән булса да, мәдәни чаралар уздыра башларга рөхсәт ителгән. Оешманың гадәти режимга күчүен зарыгып көткән пенсионерләр, 50 кешелек төркемнәргә бүленеп, күргәзмәләргә, бәйрәм чараларына йөри алачаклар.

“Пандемия безне яңа шартларда эшләргә өйрәтте. Ки­рәк булса, без хәзер иртәнге зарядканы да, клуб­лар эшчәнлеген дә, төрле мастер-классларны да онлайн рәвештә алып бара алабыз”, — дип горурланып сөйли Ольга Баранова. Элек Ветераннар сараена 19 меңләп кеше йөргән булса, пандемия вакытында оешма уздырган чараларны интернет аша 180 мең кеше караган. “Кунаклар” арасында хәтта Германия, АКШ һәм башка чит ил кешеләре дә бар. Чикләүләр тәмамланганнан соң да Ветераннар сарае хезмәткәрләре онлайн чараларны дәвам итәргә ниятлиләр.

Әминә Шиһапова.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 547

Комментирование запрещено