Скончался известный телеведущий Ильфат Абдрахманов / Танылган алып баручы Илфат Абдрахманов вафат

DSCN4758+(1)Абдрахманова в тяжелом состоянии доставили в больницу, однако спасти его не удалось. 

В ночь с 3 на 4 октября ушел из жизни легенда татарского телевидения Ильфат Абдрахманов.

Как сообщила журналисту ИА «Татар-информ» сестра покойного Фирая ханум, известного телеведущего в тяжелом состоянии доставили в больницу, однако спасти его не удалось.

Ильфат Абдрахманов начал работать на телевидении в 1984 году. Он всю жизнь мечтал стать диктором, и его мечта сбылась. Он долгое время работал ведущим новостей на ТНВ. 17 ноября ему бы исполнилось 59 лет.

Как сообщается на сайте ТНВ, церемония прощания состоится в понедельник в 9 часов утра по адресу: Амирхана, дом № 17, подъезд № 2.

tatar-inform.ru

***

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә була. 

Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды. Бу турыда ТНВ каналы хәбәр итте.

17 ноябрьдә Илфат Абдрахмановка 59 яшь тулган булыр иде. «Аны Татарстан телевидениесенең символы дип тә атыйлар! Илфат Абдрахмановны тамашачы телевизор экранында 1984 елда ук күрә. Ул яңа „Татарстан-Яңа гасыр“ спутник телеканалына эшләргә килүчеләрнең берсе. Күп еллар ТНВда хәбәрләр алып баручысы булып эшләде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», диелә ТНВ каналы хәбәрендә.

«Татар-информ» хәбәрчесенә апасы Фирая ханым сөйләгәнчә, Илфат Абдрахмановны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр һәм ул шунда вафат булган.

Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә 9.00 сәгатьтә Әмирхан урамындагы 17 йортның 2 подъезды янында була. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 823

Комментирование запрещено