Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе

Ssr_8R6XMj81Үткән чәршәмбедә “Дус­лык” иҗади-иҗтимагый җәм­гыяте президенты Фәхрет­дин Канюкаев һәм аның урын­басары Минәхмәт Хә­лиул­лов Самарада “Мәк­тәп­кәчә яшьтәге балалар мәк­тәбе” ачу буенча киңәшмә уздыр­дылар.

Самарада татар балалары өчен балалар бакчасы ачу фикере әлегәчә татар җәмәгатьчелегенең якты хыялы булып кала бирә. Дөрес, Самарада “Батыр” дип аталган шәхси балалар бакчасы бар барын. Ләкин анда татарлар гына түгел, башка милләт балалары да йөри, шуңа күрә татар телен өйрәнү, бакчада татарча сөйләшү өчен мөмкинлек юк дәрәҗәдә.

Шушы көннәрдә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм аның урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов Казанда Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнаштылар. Алар, Бөтендөнья татар конгрессының яңа җитәкчесе Данис Шакиров һәм Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу вакытында, Самараның Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсә бинасын балалар бакчасы итеп куллану турында сүз кузгатканнар. Данис Фәнис улы бу идеягә бик эшлекле төзәтмә кертеп, аны балалар бакчасы түгел, ә “Яктылык”та уку өчен әзерлек мәктәбе итәргә тәкъдим ясаган. Татарстанда һәм Мәскәүдә андый мәктәпләр инде бар, һәм алар бюджеттан финанслана икән.

Киңәшмәдә татар иҗти­магый оешмалары җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаев, Ән­вәр Горланов, Минәхмәт Хә­лиуллов, Җәмигъ һәм Тарихи мәчет вәкилләре Җәүдәт Шәрапов һәм Усман Илингин, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов, проектлаучы Роман Курин һәм татар матбугаты вәкилләре катнаштылар. Көн кадагына өч мәсьәлә куелган иде.

“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе” мәсьәләсе буенча Минәхмәт Хәлиуллов чыгыш ясады һәм өстә әйтелгәннәрне сөйләп биргәннән соң, делегация җыеп, Казанга барырга һәм андагы “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәпләре”н карап, эшләре белән танышып кайтырга тәкъдим итте. Монда бит бина бирү генә аз, балалар учреждениесенең та­ләпләре күп: уен, уку, йокы бүлмәләренең якты һәм кояшлы булуын тәэмин итәргә, янгын чыгу куркынычын кисәтү өчен, эвакуация юллары ачарга, укытучылар һәм тәрбиячеләр, методик тәкъдимнәр, уку әсбап­лары һәм программалар кирәк булачак. Экскурсияне оештыру эшләре Радик Газизовка йөкләнде, ә Казанга бару октябрь урталарына билгеләнде.

Фәхретдин Канюкаев исә 4 декабрьдә Казанда үтәчәк эшкуарлар җыенында катнашу турында сөйләде һәм чыгыш­ны нәкъ менә шушы мәсьәләгә – Самарада “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе”н ачу темасына багышлау турында киңәш тотты.

- “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе” ачу безнең өчен иң мөһим эш. Дөресен әйткәндә, милли балалар бакчасы белән без инде дистә елларга соңгарганбыз. Христиан епархияләрендә балалар бакчалары да, мәктәпләре дә эшләп тора. Дин дәресләре анда атнага бер дәрес кенә укытыла, ә калган вакытта балалар мәктәп программасы буенча укыйлар, ләкин дин күләгәсе астында үскәнлектән, тәртипле, белемле булып җитешәләр. Мо­ның өчен бюджеттан да акча бирелә, грант программаларында да алар актив катнашалар.

Һәркемгә дә билгеле булганча, бала ана телен 6 яшенә кадәр үзләштермәсә, үсә төшкәч, бөтенләй дә өйрәнмәскә мөмкин. Менә шушы кадерле вакытны мил­ләтебезне саклау өчен кулланырга иде. Нәтиҗәсе дә күркәм булыр, дип уйлыйм, чөнки сабый чагыннан мәчет йортында үскән бала олыгайгач та аннан аерылмас. Татар милләтен сак­лап калырга телибез икән, без баладан башларга һәм гаилә, балалар бакчасы, мәктәп һәм мәчеттән торган татар мохиты оештырырга тиешбез, — дип сөйләде.

Җыелышның өченче бүлеге “Яктылык” мәктәбен киңәйтү буенча реконструкция ясау турында иде. Билгеле булганча, моның өчен хөкүмәт мәктәпкә терәлеп торган кичке мәктәп бинасын бирде һәм аны төзекләндерү проектын эшләп чыгару конкурсында Чиләбе проект бюросы җиңеп чыкты. Ләкин әлегәчә проект эшләп чыгарылмаган. Бу мәсьәлә белән Минәхмәт Хәлиуллов шөгыльләнә башлаган, һәм проект сентябрь урталарында әзер булачак, дип белдерде, хөкүмәттән акча килгәч тә, эшләр башланып китәчәк, дип ачыклык кертте.

“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе” проекты барып чыккан очракта, 2020 ел сентябренең утызында узган чара Самара татарлары өчен эпохаль казык буларак тарихта калачак.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 606

Комментирование запрещено