Татарча диктант билгесен акция сайтындагы «Билгем нинди?» бүлегендә карап була

AI3I2167[1]Нәтиҗәләр диктантны язганнан соң 30 көн эчендә — 1 ноябрьгә кадәр ясалачак.

Быел үз белемеңне тикшерү буенча татар телендәге «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә 379 меңгә якын кеше катнашкан. Диктанттагы билгеңне акция сайтындагы «Билгем нинди?» бүлегендә белергә мөмкин. Якынча саннар проектның Instagram-аккаунтында чыкты.

Оештыручылар әйтүенчә, барлык нәтиҗәләр диктантны язганнан соң 30 көн эчендә — 1 ноябрьгә кадәр билгеле булачак.

Бөтен дөньяда диктант язу өчен барлыгы 2,3 мең мәйданчык (шуның 1,8 меңе — Татарстанда, иллесе — башка илләрдә, утызы — Башкортстанда) оештырылган.

Акциядә яшенә, җенесенә, белеменә, нинди дин тотуына, һөнәре һәм гаилә хәленә карамастан теләгән һәркем катнаша алды. Быел Covid-19 пандемиясе аркасында дөньяда диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында онлайн режимында узды. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 690

Комментирование запрещено