Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры 30 еллыгын бәйрәм итә

gbr_0438Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова театр коллективын котлады һәм Мостай Кәрим сүзләре белән «озын-озак балачак» теләде.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге Милли Яшьләр театры үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге уңайдан тантаналар язын ук узарга тиеш булса да, пандемия аркасында ул көзгә кадәр кичектерелде. 31нче сезон театр болдырында бәйрәм концерты, театр тарихы турында фильм һәм «Үлмәсбай» спектакленең премьерасы белән ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Коллективны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягъфәров тәбрик итте һәм театр хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Зифа Дәүләтбаева, Азат Җиһаншин һәм Альбина Кашановага Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Людмила Никитина, Светлана Бронникова, Аида Күлбаева, Рәмзил Сәлмәнов һәм Дмитрий Гусев Башкортстанның атказанган артисты булды. Костюмнар рәссамы Юлия Гыйләҗевага «Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», театр директоры Рафис Мөхәммәтҗановка «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.

Шулай ук театрның төрле цехларында эшләүчеләргә Мәдәният министрлыгының мактаулы исемнәре һәм грамоталары тапшырылды.

Мостай Кәрим исемендәге Фонд исеменнән театр адресына җылы сүзләр әйтелде. Язучының кызы Әлфия Кәримова, сәхнәгә күтәрелеп, театр коллективын котлады һәм Мостай Кәрим сүзләре белән аңа «озын-озак балачак» теләде. Ул театрга интерактив панель бүләк итте.

Кичә ахырында театрның башкорт төркеме тамашачыларга Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Үлмәсбай» спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Мостай Кәрим әсәрләре һәм «Үлмәсбай» поэмасы буенча инсценировканы Зөһрә Буракаева иҗат иткән, режиссер Рөстәм Хәкимов сәхнәгә куйган. Төп рольләрне Илгиз Таһиров (Мостай) һәм Шәһит Хамматов (Үлмәсбай) башкарды, диелә хәбәрдә

tatar-inform.tatar

Просмотров: 664

Комментирование запрещено