«Үксезләр» фильмының интернет-премьерасы чыкты

WhatsApp+Image+2020-10-05+at+10.46.30Режиссер Нурания Җамали кыерсытылып яшәүче 7 яшьлек ятимә кыз бала язмышы турында фильм төшергән 

«Үксезләр» фильмының интернет-премьерасын ТНВ телеканалының ВКонтакте төркеменнән карарга була. Бу турыда каналның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фильмда 7 яшьлек ятимә кыз баланы үги ана кыерсыта, үзе генә түгел, аның кызлары да ятимәгә начар мөнәсәбәттә. Әтисе авырып урын өстенә калгач, сабый көзге салкыннарда яраткан эте белән эт оясында яшәргә мәҗбүр була.

Кыз бала язмышы турында фильм режиссеры — Нурания Җамали. Бу кино Равилә Шәйдуллина-Мурат повесте буенча төшерелгән.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 789

Комментирование запрещено