«Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә катнашучыларның яшь чиге арттырылган

703A3409Конкурста быел 3 яшьтән алып 65 яшькә кадәр кешеләр катнаша ала. 

Үткән елда «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесендә катнашучылар 3 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булса, быелдан бәйгедә 65 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында бәйгенең оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев сөйләде.

«Бик сирәк бәйгеләрдә генә 3 яшьтән алып 65 яшькә кадәр катнашучыларны кабул итәләр. Сәбәбе — катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы. Яшь чакта без һәрвакытта үзебезгә өлге эзлибез. Бәлки, шундый кеше килеп чыгар? Әсәрләрне балаларга укытучылар, әти-әниләр өйрәтә. Ә нигә әле үзләренә чыгыш ясап карамаска?» — диде ул.

Алмаз Нургалиев сүзләренчә, шагыйрьләр номинациясенә дә үзгәрешләр кертелгән. «Яшь чикләве 14 яшьтән башланачак. Үткән елларда 3 яшьтән башлана иде. Күпчелек очракта балаларга я әти-әнисе, я укытучысы язып бирә һәм ул шуны чыгып сөйли. „Бу сүзнең мәгънәсе ничек?“ — дип сорау биргәч, бала югалып кала, я укытучысына карап тора да, елый башлый», — дип аңлатты ул.

«Җәлил укулары» Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт: Муса Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь җәлилчеләр (катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында: сугыш чорына кагылышлы вакыйгалар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре турында һ.б.) үзләре язган әсәр белән чыгыш ясый.

Татар милләтеннән булган фронтовик язучылар әсәрләрен башкару номинациясендә катнашучы үзенең туган төбәгеннән чыккан язучы-фронтовик әсәрләрен тәкъдим итәргә тиеш. Бу номинациядә татар һәм рус телендә чыгыш ясарга мөмкин. Күмәк башкаручылар бәйгедә татар милләтеннән булган фронтовик язучыларның әсәрләрен татар һәм рус телендә башкара ала.

Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 4 — 8 яшь, 9 — 13 яшь, 14 — 17 яшь, 18 — 25 яшь, 25 — 65 яшь. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 633

Комментирование запрещено