“Агростартап”тан старт алып

Альфия Субеева1Соңгы елларда  терлекчеләр “Агростартап” дип аталган дәүләт программасы биргән мөмкинлекләрне киң  файдаланалар – техника, нәселле мөгезле эре терлекләр сатып алалар, авыл халкын эш белән тәэмин итәләр. Конкурс җиңүчеләре арасында татар авыллары фермерлары да байтак. Быел, мәсәлән, Мәчәләй авылыннан Әлфия Субеева һәм Яңа  Ярмәктән Салават Җәләев, дәүләт ярдәме белән, хыялларын тормышка ашыра алганнар.

Мәктәп укытучысы Әлфия Субееваның үзен фермерлык эшендә сынап карарга теләге зур булган. 2011 елда пилорама булдыру өчен грант алган ире дә аны куәтләндергән.

- Иремдә эшкуарлык сеңере бар. Грант алгач, бигрәк тә гайрәтләнеп китте һәм мине дә авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаштыра башлады. Башта үзебез өчен генә сыер, сугым бозаулары асрый идек. Ә хөкүмәт ярдәме булгач, фермабызны киңәйтергә карар кылдык.

“Агростартап” конкурсын­да 3 миллион сум откач, Әл­фиягә терлекчелек белән шөгыльләнүгә юл ачыла. Шушы акчага ул ак башлы нәселле ун тана, чапкыч, МТЗ-82 тракторы һәм пресс­-подборщик сатып ала. Планда – терлекләр санын арттыру, сыер абзары төзү һәм мал сую бинасы кору.

Әлфиянең исәпләве буенча, декабрьдә сыерлар инде бозаулый башлаячак. Аларга мал азыгы итеп быел 114 гектар арпа чәчкән. Авылдашларына да ярдәм бар — пресс-подборщик белән салам-пе­чәннәрне төргәкләргә төреп, юнь бәягә сата ала хәзер.

Фермер сүзләренә караганда, гайрәтле кешенең эше һәрвакыт уңышлы бара. Иң мөһиме, конкурслардан курыкмаска, катнашырга кирәк.

- Күп еллар укытучы булып эшләү дә үзенекен иткәндер, без бит бик үҗәтле, үз дигәнендә тора белүче халык. Грант отуыма шик тә, курку да булмады. Хәзер инде шәһәрдә кеше фатиры өчен түләп яшәүче балаларымны туган авылыма кайтарасым килә. Хөкүмәттән шулхәтле ярдәм булганда, кеше почмагында яшәп ятарга ярамый инде! Дөрес, улым Рамил мал азыгы әзерләү вакытында гел ярдәм итә. Тормыш иптәшем Наил дә, кооператив башлыгы буларак, стратегия һәм тактика ягыннан да, эш ягыннан да гел булышып тора, — дип сөйли Әлфия ханым.

Менә шулай, хөкүмәт ярдәме һәм хуҗалар тырышлыгы белән “Агростартап”тан да старт алып була икән.

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 838

Комментирование запрещено