Сызран шәһәренең 18 санлы китапханәсендә Өлкәннәр көненә һәм Укытучы бәйрәменә багышланган бик матур чара уздырылды.
Чакырылган кунакларны Сызранның «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гөлнара Дәүләтшина сәламләп, шигъри юлларга уралган котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Оешма активисты Рәсимә ханым Әхмәтова «Яратыгыз» җыры белән чарага ямь өстәде. «Ник киләсең картлык», «Рәхмәт, әнкәм» шигырьләрен укыган Рәхимә Мамадалиеваны да кунаклар кайнар алкышларга күмделәр.
Котлаулар чәй өстәле артында да дәвам итте. Китапханәче Гөлсем Салихова олыларга матур теләкләрен җиткерде, ә Әнүзә абыстай ана телебезне сакларга, динебез кушканча, йолаларыбызны үтәп яшәргә өндәде. Рушания Низамиева, Алия Хәйрова, Наилә Кирпичева, Нәзифә Кузяева һәм Әнвәрия Гафурова, яшьлек елларын искә төшереп, матур хатирәләре белән уртаклаштылар.
Кунаклар, үзләре пешереп алып килгән милли ризыклар белән чәй эчкәч, дога кылдылар, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. Алтын көзнең матур бер көне сызранлылар өчен әнә шулай бик күңелле үтте.
Лилия ДӘҮЛӘТШИНА.
Сызран шәһәре.
Просмотров: 755