Улыңа нәрсә калдырасың?

???????????????????????????????11 октябрьдә авыл хуҗа­лыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен билгеләп үтәбез. Бәйрәм булгач, авыл халкы тормышына күз салмый булмас.

Күмәк хуҗалыклар таркалганга байтак гомер үтеп китте. Шулай да заманында җир эшкәртеп, иртә таңнан кара төнгә кадәр маңгай тире түгеп эшләгән, үзе үстергән икмәкнең кадерен белеп яшәгән иген­челәр белән сөйләшсәң, шуны аңлыйсың: алар хәзерге тормыш белән килешә алмый, әле дә колхозлар чорын сагынып, җае чыккан саен искә алып яшиләр. Белмим, шаулап үткән яшьлек елларын сагыналармы, әллә күмәк хуҗалыкның бик файдалы булуын аңлап уфтаналармы? Бәлки язмам шушы сорауга җавап табарга ярдәм итәр?

Бүгенге көндә Шенталы районының Әбдеки авылында яшәүче Рамил белән Рушания Бикташевлар гаиләсе тормышына күз салсаң, барысы да гади, барысы да башка кешеләрнеке кебек тоела. Рамил армия хезмәтеннән “Отличник Советской Армии” дигән мактаулы исем белән авылга кайтып төшә. Егет, әтисе Җәвит кебек үк, хезмәт юлын механизатор буларак башлап җибәрә. Денис авылы кызы Рушаниягә өйләнеп, әти-әниләре янында, төп нигездә кала.

- Шушы авылга килен булып төшкәч, Рамилемне яратканга, авылны да, аның әти-әнисен дә үз иттем. Әле дә бер дә үкенмичә гомер итәм. Хәсилә әби белән Җәвит бабай улларыбыз Радик белән Рәфыйкны тәрбияләргә булыштылар. Кызганычка, әт­кәй дөньяда юк инде. Яхшылыклары өчен бик зур рәхмәт аларга, — дип сөйләп китте Рушания ханым. — Авылда колхоз гөрләп торганда, әнкәй юлыннан китеп, мин дә сыер савучы булып эшләдем. Соңрак социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә ялгыз әби-бабайларны карадым. Анда эшли башлавыма да егерме дүрт ел булды инде.

Бикташевлар гаиләсе күп итеп терлек һәм кош-корт асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Абзар артындагы аралыкта кырыкмыш чабып йөрүгә карамастан, йортта берничә машина да басып тора. Гомер буе ат асраган хуҗа атсыз яшәүне күз алдына китерә алмый инде. Бакчада күп итеп бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерәләр. Кыскасы, җәйләре эштә үтә.

Татарстанның Әлмәт шәһә­рендә яшәүче уллары Радик, хатыны Зөлфия,  балалары Риналь һәм Ралина белән атна саен туган нигезгә кайтып төшәләр, әти-әниләренә бөтен эшләрендә дә ярдәм итәргә тырышалар. Радик йорт хуҗалыгында җитештерелгән итне һәм башка продукцияне шәһәргә алып китеп урнаштыра. Якшәмбе киче җитү белән яшьләрне сагыш биләп ала — шәһәргә китәселәре килми икән. Оныклар турында әйтеп торасы да юк, машинага кертеп утырткач та, төшеп, әбиләре янына йөгерәләр. “Авылда эш булса, беркая да китмәс идек, шушында гына рәхәтләнеп яшәр идек. Мәктәп ябылды, балаларга укырга урын юк”, — диләр яшьләр.

Бикташевларның икенче уллары Рәфыйк, армия хезмәтен тутырып кайткач, Чиләбе өлкә­сендә нефтьче булып эшли икән.

Йорт хуҗалыгы белән танышып йөргәндә, тормышыгыздан канәгатьме соң, дип сорадым.

- Аллага шөкер, тормыштан без канәгать, чөнки гомер буе үзем теләгән һөнәр иясе булып эшләдем. Өебез газ белән җылытыла, электр ­энергиясе килеп тора, суыбыз кергән, яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авылда мәчет тә бар, гөрләп эшләп тора. Тик менә боларны кемгә калдырып китәргә? – дип үз куллары белән төзегән йортына ымлады Россия Федерациясе ветераны.

Мин дә ирексездән ул күрсәткән якка борылып карадым. Әйе, хуҗалык нык итеп, гасырларда калырлык итеп төзелгән. Монда бөтен нәрсә дә парлы: тыкрык ягында — терлекләр өчен таш абзар, арырак — агач сарай басып тора. Йорттагы мунчаларның берсе кара мунча булса, икенчесе газ белән ягыла торган ак мунча. Белмим, бу хәтле каралты-кураларны санап бетереп тә булмас, ахыры.

- Эшләп алган акчаларыбызны шунда тоттык инде. Өебез­дәге бүлмәләр саны да кеше са­ен. Хәтта чыгу юллары да өчәү, — дип елмая Рушания ханым.

- Әгәр колхозлар кире кайта дисәләр, риза булыр идегезме?

- Утыз ел буе таркаткан тормышны кире кайтарып булмый шул инде. Әнә, бакча башында, заманында гөрләп торган гараж, күпсанлы сыерлар мөгрәп торган фермалар бар иде, — дип башлады Җәвит ага. Аның сүзләрен куәтләгәндәй, Рушания ханым, икенче якка күрсәтеп:

- Мәктәп бинасы да ишелеп бара. Әгәр дә шушы бинадан картлар йорты ясап куйган булсалар, ялгыз әбиләрне туып-үскән җирләреннән аерып, елатып, чит җирләргә озатмаган булырлар иде. Авылда пенсия яшендәге кешеләр бик күп. Өр-яңа Мәдәният йортына йөрергә яшь җилкенчәк тә калмады. Дөрес, анда үткәрелгән бәйрәм концертларына, төрле чараларга без дә бик теләп йөрибез, йөрүен, моңаеп утырмыйбыз. Тик без дә бит картаябыз, бездән соң нәрсә булыр? 

…Элеккеге заманда олы кешедән: “Фани дөньядан кит­кәндә улыңа нәрсә калды­расың?” — дип сораганнар. “Динебезне, телебезне һәм ата-бабалардан калган нигеземне улыма мирас итеп калдырам. Ул да үзенең улына шуларны калдырыр”, — дип әйткән, ди. Без инде шулай дип әйтә алмабыз ахыры.

Мәктәбе дә булмаган авылда кем калыр икән соң? Мәчет ишегенә дә йозак салырга туры килсә, ни эшләргә?

…Асфальт юлдан барганда, кайчандыр тормыш гөрләп торган, ә хәзерге вакытта таркалган авыллар турысыннан үткәндә, авыл зиратында каберләрне зыярәт итәргә кайткан кешеләрне күреп каласың. Икенчеләре авыл буйлап, елый-елый, баз урыннарыннан хасил булган чокырлар арасында үз нигезләрен эзләп йөриләр. Үзәккәйләрне өзә торган шундый күренешләргә тап булганда: “И, Ходаем, балаларыбызга шушы көннәрне күрергә насыйп булмасын инде”, — дип әйткәнеңне сизми дә каласың. Минемчә, барысы да шушы авыллардан үсеп чыккан шәхесләрдән һәм авыл кешеләренең тырышлыгыннан килә. Похвистнево районындагы Мәчәләй авылы мәктәбен ябылудан саклап кала алдылар бит. Димәк, вакытында халык чаң каккан булса, шушы авылдан чыккан шәрәфле агалар үз дигәнендә нык торган булса, Әбдеки авылында да мәктәпне саклап калырга мөмкин булыр иде. Хәзер соңдыр инде. Башка татар авылларына гыйбрәт итеп әйтүем – мәктәпләрне сак­лагыз!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 895

Комментирование запрещено