Балачагым авыр чакта үтте, сугыш иде бөтен дөньяда…

хайруллиныХөрмәтле “Бердәмлек” газетасы  редакциясе хезмәткәрләре! Сезгә Шенталы районының Денис авылыннан ветеран укытучы, халык мәгарифе отличнигы Гөлсинә Хәйруллина яза. “Сезнең батырлык — безнең йөрәктә” дип аталган иҗади бәйгегә авылыбызның ак әбисе, хаҗия, шагыйрә Әсма апа Хәйруллина турында язма җибәрәм.  Авылыбызда “Бердәмлек” редакциясе белән очрашуга әзерләнеп торган идек. Шунда сезне Әсма апа белән дә таныштырырбыз, үзенең шигырьләрен сәхнәдән укытырбыз, дип уйлаган идек. Пандемия булу сәбәпле, очрашулар насыйп булмады. Ярар, ахырлары хәерле булсын инде. Алдагы көннәрдә очрашырга язсын, Раббым. Бәлки бу язмамны бастырып чыгарырсыз, дигән өметтә калам.

 

Бу хәтәр көн. Юк, хәтәр көн таңы.
Безнең өскә фашист ташланды.
Илебезнең  ямьле җирләренә
Бомбаларын коя башлады.
 
Җәй уртасы. Ямьле июнь ае.
Офыкларда алсу таң ата.
Тыныч йоклап ятка кешеләрне
«Сугыш!» — дигән хәбәр уята.
 
Дүрт ел түзде халкыбыз  сугышка.
Җыйдылар да беркөн көчләрен,
Берлинына барып җиңеп  кайтты,
Алып кайтты бөтен  үчләрен.
 
Җиңүчеләр кайтты, чәчәк ата күңел.
Таң шикелле хис — саф, уй - якты.
Мине бүген бомба шартлап түгел,
Сандугачлар сайрап уятты.
 
Сандугачлар сайрый  тирәктә,
Иртә уянган икән.
Бөтен нәрсә матур бүген,
Җиңү булганга микән!?

Язмамны да Әсма апа Хәйруллина шигыре белән башлап җибәрәм, чөнки  сүз аның турында барачак.

Илебез халкы Бөек Җиңү­нең 75 еллыгын каршылады.  «Сугыш» дип әйтүгә, яу кырыннан кайтканнар да, тылда эшләгәннәр дә күз яшьләре аша күргәннәрен сөйләргә то­тына. Күңелдә сугыш еллары­ның ачы хатирәләре кузгала…

Әсма апа да сугыш чоры баласы ул. «Авыр елларда үткән балачагым турында хәзерге яшьләргә гыйбрәт итеп сөйлисем килде. Мин Денис авылында уртача хәлле колхозчы гаиләсендә 1939 елны туганмын. Сугыш башлануга әтием яу кырына  китте. Ә безгә 6 — 7 яшебездә үк олыгаерга туры килде. Җәен көрәк белән бәрәңге бакчасын казыйбыз.Әниләр ат урынына сука тарта, ә без бәрәңге салып барабыз. Җәй буе чүбен утап, төбен  өябез. Алган бәрәңгене, кул бармакларыбызны кисә-кисә,  турап киптерә идек. Бу хезмәт, вак эш саналып, балаларга тапшырыла иде. Ә әниләр һаман җир сөрә, урак ура.

Үзебез нәрсә ашый идек соң? Кар эреп бетәр-бет­мәс көз­дән калган черегән бәрәңгене җыярга чыгабыз. Әниләр, аны киптереп, коймак кебек пешереп ашаталар иде. Җир кибә башлагач, беренче булып кычыткан баш калкыта. Аннан шулпа пешерәбез. Бәрәңге яфрагы, урманда балтырган, күке башы, җиләк, көзен чикләвек, имән чикләвеге өлгерә. Имән чиклә­вегеннән он тарттырып, ипи пе­шерә иделәр. Алабута ипиен дә, умачын да ашарга туры килде, — дип сөйләп китте Әсма апа.

Балачагым авыр елда үтте,
Сугыш иде бөтен дөньяда.
Алабута ашап үстек бит   без,
Яланаяк йөрдек урамда. 
 
Еллар үтте, тормыш матурланды,
Алар инде күптән онытылды.
Алабута, чүп үләне булып,
Күңелләргә кереп утырды.
 
Алабута чүп үләне диеп,
Бакчалардан аны утадым.
Соңгыларын алгач  кулларыма,
Кинәт кенә уйлап тын калдым.
 
Тын калдым да, үткән көннәремне
Искә төшереп, уйлар уйладым.
Чүп үләне безгә булышты дип,
Алабутадан мин оялдым.
Әйдә, алабута чүп үләне булсын.
Без ашыйбыз хәзер күмәчен.
Тырышыгыз җирдә, бөтен кеше,
Дөнья бүтән сугыш күрмәсен!

Безнең авыл яныннан тимер юл үтә. Авылыбызга урман якын гына. Анда җиләк күп үсә иде. Җиләкне көне буе җыябыз да икенче көнне базарга алып барып сатабыз. Шул акчага уку кирәк-яраклары алабыз. Юньле киемебез дә юк иде. Өч иске күлмәктән бер күлмәк җыеп тектерәбез. Әтиләрдән калган чалбар балагы итәк булды. Кигән киемнәрне туксан тугыз ямаулы дия идек. Аякта юкә кабыгыннан үрелгән чабата. Икенче класста укыганда күтәртмәле матур чабата киеп йөргәнем әле дә исемдә. Шәл, башлыкларны әниләр сарык йоныннан эрләп, үзләре бәйләде. Ул елларда безнең төп азык үлән һәм сөт-катык иде. Терлек асрарга да тырыштык. Әниләр урак урды, печән чапты. Без үләнне  капчыкларга тутырып ташыйбыз, күтәрә алмасак, сөйрәп кайтабыз. Ешрак «уфалла» арбасы белән ташып, өя идек. «Уфалла», тартудан хәл бетеп бик арыгач, аптыраудан әйтелгән сүз инде ул. Азапланып мал-туар асрасак та, хөкүмәт күп итеп салым сала иде. Хуҗалыктан ит, май, йомырка, йон җыйдылар. Үзебезгә өсте алынган сыек сөт кенә кала иде. Хезмәткә яраклы кешеләре булмаган әби-бабайлар, авырулар өй борын хәер сорашып йөрде. Хәллерәкләр берәр кашык он, берәр чеметем тоз булса да биреп чыгарды. Ул вакытта кеше талау, үтерүләр булмады. Адәм баласы тамагын үз хезмәте белән туйдырырга тырышты.

Еллар авыр булуга карамас­тан, белем алырга тырыштык. Ул чакта мәктәпкә 7 яшьтән алалар иде. Мәктәп салкын, укытучылар җитми, китап-дәф­тәр юк… Безне «Зурлар өчен» дип язылган әлифба китабын­нан укыттылар. «Ликбез» дия­ләр иде аны. Әйбер төрер өчен кулланучы кәгазьне кисеп, дәф­тәр ясап тегәбез. Линейка ярдәмендә юллар сызып утыруыбыз онытылмый. Ә язу карасын мич морҗасына җыелган корымга су салып ясый идек. Каләм исә — каз канаты каурыеннан, таяк­чыклар — тал чыбык­ларыннан. Керосин лампасы яктысында дәрес хәзерли идек. Аны да норма белән генә кибеттә саталар иде.

Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булды. Ипинең  тә­мен без үсеп җиткәч кенә белә башладык. Нинди бә­хетле ке­ше ипи ашый икән дип, тө­ке­рек­ләребезне йотып, кызыгып үстек».

 

Әсма апа «Икмәк кадере» дигән шигырендә ипи кадере турында яза:

Сугыш арты. Кичке эңгер-меңгер.
Без ашыйбыз үлән шулпасы.
Шул вакытта әнием түзә алмады,
Кулларына тамды күз яше.
 
Ярсуланып әнием әйтеп куйды:
«Килер микән шундый бер заман?
Күкрәгемә терәп, әпәй кисеп,
Сезгә бирер идем мин, балам».
 
Түзә алмадым, мин дә сорап куйдым:
«Әни, әпәй нинди була ул?»
«Гомерегез булса, бер күрерсез», -
Диде әнкәй, кинәт ачылып.
 
Кулларыма әпәй алган саен,
Әни, сине искә төшерәм.
Теләкләрең, әни, кабул булды -
Мич тутырып икмәк пешерәм.
 
Ул елларның  авыр хатирәсен
Оныкларга сөйләп калдырыйк.
Белеп яшәсеннәр икмәк кадерен,
Күрмәсеннәр сугыш ачлыгын.

 

«Инде без күргәннәрне  балаларыбыз, оныкларыбыз  күрмәсеннәр иде. Бүгенге мул тормышның  кадерен белеп кенә яшәгез. Дөньялар тыныч, күкләр аяз булсын!» — дип сүзен тәмамлады Әсма апа.

 

Амин, шулай булсын! Рәх­мәт яхшы сүзләрегезгә, матур теләкләрегезгә, Әсма апа!  Инде тугызынчы дистәне вак­лаган Әсма апа ире Әхтәм абый бе­лән тыныч кына гомер итәләр. Биш баланы аякка бас­тырып, онык­ларын тәрбияләшеп, оныкчык­ларын үстерешергә дә ярдәм итәләр. Озакламый бриллиант туйларын үткәрергә дә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Өйләре һәрвакыт чиста, пөхтә, искитәрлек. Өстәл­ләрендә — тәмле ризык­лар, кул­ларында — Коръән китабы. Үзлегеннән өйрәнеп, Коръәнне гарәпчә укый Әсма апа. Олы улы Рөстәм белән хаҗ сәфәренә дә барып кайттылар. Аклы күлмәген киеп, ак яулыгын элеккечә бәйләгән ачык йөзле, тәмле сүзле, матур-матур шигырьләр язучы хаҗия  Әсма апага без сокланабыз да, үрнәк тә алабыз, авыл халкын дин юлына бастырганы өчен рәхмәтләр укыйбыз.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1302

2 комментариев

  1. исэн сау булыгыз кадерле куршелэрем..

  2. Матур картлык, исэнлек савлык сезгэ