Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты “Исламдагы агымнар һәм фиркалар” китабын кабаттан бастырды

1glТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Дамир Шәһәвиевнең “Исламдагы агымнар һәм фиркалар” (“Исламские течения и группы”) китабын тулыландырып, өстәмә материаллар белән кабаттан бастырды.

Яңартылган «Исламдагы агымнар һәм фиркалар» китабы ислам теологиясе, шәригать фәннәре студентлары өчен дә, ислам белеме буенча квалификация күтәрү курсларындагы тыңлаучыларга да файдалы булыр.

Әлеге әсбапта сөнниләр, шигыйләр, могътәзилиләр, хариҗилар һәм мөрҗиләр, шулай ук ваһһабчылар, тәблигъчылар, ихванчылар, тәһрирчеләр, тәкфиритләр кебек ислам динендәге очраган агымнар каралган.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63.

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09.

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)

dumrt.ru

Просмотров: 653

Комментирование запрещено