Җәлил хәзрәт Фазлыев: Бәхәсле мәсьәләләргә багышланган күчмә утырышлар үткәрү кирәк

DSC_4903[1]Кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казыйлар советының чираттагы утырышы узды.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев казыйларга, теге яки бу мәсьәләне хәл итәргә теләгән кешеләрне чакырып, урыннарда күчмә утырышлар үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казыйлар советының чираттагы утырышында сөйләде.

Утырышта казыйлар халыктан кергән һәм казыйлар карар чыгаруны таләп иткән бәхәсле мәсьәләләрне карады. Нигездә алар ир белән хатын аерылышканда, бурыч түләгәндә килеп чыккан бәхәсле мәсьәләләргә кагылышлы иде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 635

Комментирование запрещено