Казан ханлыгы җимерелү. Татар үзе гаеплеме?

F2FE0E0E-52E3-4979-B456-7597E9708610_cx0_cy10_cw0_w1023_r1_sКазан ханлыгының җимерелүендә гаепле итеп хәзер татарның үзен күрсәтә башладылар. Янәсе халык таркау булган, ханнар үзара талашып яткан, сугышка әзерлексез кергәннәр, шуңа җиңелгәннәр. Язучы Фәүзия Бәйрәмова, бу өлешчә генә дөрес, кыйналучыны гына түгел, аның сыртына атланып явызларча кыйнаучыны да гаепләргә кирәк, ди. Аның комментарын тәкъдим итәбез.

Казан ханлыгының җимерелүендә төп сәбәпче, гаепле итеп хәзер татарның үзен күрсәтә башладылар. Имеш, халык таркау булган, ханнар үзара талашып яткан, элита төрле фиркаләргә бүленгән, сугышка әзерлексез килеш килеп кергәннәр, утлы корал булмаган, шуңа күрә татарлар җиңелгән…

Казан моңа кадәр берничә тапкыр Мәскәү яуларын капка төбеннән борып, гаскәрен тураклап җибәргән

Болар өлешчә генә дөрес, чөнки шушы хәлендә дә Казан моңа кадәр берничә тапкыр Мәскәү яуларын капка төбеннән борып, гаскәрен тураклап җибәргән. Явыз Иванның Казанга беренче һөҗүме 1548 елның декабрендә башлана, 1549 елның 10 февралендә хурлыклы рәвештә тәмамлана. Ул вакытта да урыс гаскәрен Казан өстенә митрополит Макарий котыртып алып килгән була, 1552 елның октябрендә дә шул хәл кабатлана. Ягъни, Мәскәү дәүләте, православ урыс чиркәве өчен Казанны яулап алу, татар дәүләтен юк итү ул – мөселманнарга каршы тәре явы (походы) булып тора, бу явызлыклар христиан дине исеменнән дә эшләнә.

Үз өендә явызларча үтерелгән галим Вильям Похлебкин да моңа игътибар иткән, «Казан ханлыгын басып алу идеологиясен урыс руханилары уйлап тапкан һәм шуңа Мәскәү патшаларын да ышандыра алганнар», дип язып калдырган.

«С русской стороны агрессивные, явно завоевательные планы в отношении Казанского ханства высказывали не представители военных или государственных кругов, а исключительно представители высшего русского духовенства, и в частности, особенно активно митрополит Даниил (1539-1547) и митрополит Макарий (1542-1563), да и то, когда вопрос о завоевании Казанского ханства уже назрел как очередное геополитическое решение государственной власти. Духовенство, таким образом, давало открыто свое идеологическое обоснование еще лишь тайно планировавшейся агрессии.» (В.В.Похлебкин. Татары и Русь. 360 лет отношений)

Бәлки шул рәвешле урыс руханилары төрекләр кулына күчкән Константинополь өчен татарлардан үч алганнардыр

Бәлки шул рәвешле урыс руханилары төрекләр кулына күчкән Константинополь (Истанбул) өчен татарлардан үч алганнардыр, илләр һәм милләтләр арасында барган көрәшне диннәр сугышына әйләндергәннәрдер? Һәрхәлдә, урыс гаскәре Казан өстенә өч балаклы чиркәү байраклары күтәреп, чиркәү җырлары җырлап, дөньяны нәҗес басурманнардан чистартабыз, дип, оран салып, алилуйлар әйтеп килеп кергән бит!

1549 елны Сафагәрәй хан үлүгә, татар ханлыгы белән хатын-кыз идарә итүдән файдаланып, Явыз Иван тагы Казан өстенә ыргыла. Мәскәү дәүләтенең Казан ханлыгына каршы бу явы 1549 елның 17 ноябрендә башлана, 1550 елның 25 февралендә урыслар өчен тагы хурлыклы төстә тәмамлана. Татарлар Казанны урысларга бирмиләр, Мәскәү явына каршы сугыш белән Сөембикә ханбикә үзе идарә итә, аның янәшәсендә Кол Шәриф хәзрәтләре була. Шул вакыйганың тере шаһиты булган Кол Шәриф хәзрәтләре үзенең «Зафәрнамә-и вилаяте Казан» әсәрендә Казан өчен сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч һәм каты булганлыгын язып калдырган. Ул урысларның Сафагәрәй хан үлеменә чиксез шатланып, Казан өстенә ябырылуларын тасвирлый, Явыз Иван турында «…ул денсез кяфер, тәкәббер, кинәле, ямьле көннәрне бозучы, дөньяга фетнә салучы ике шайтанның берсе иде», дип яза, «…имансыз Иван, башта булган бөтен гаскәре, сансыз туплары, төфәңнәре, чама белән сигез йөз меңлек гаскәре белән килеп, Казан шәһәренең әйләнә-тирәсен сарып-чолгап алдылар. Кяферләрнең гаскәре кырмыска һәм саранчалардан да аз түгел иде. Алар, Яҗүҗ һәм Мәҗүҗ нәселеннән булып, Адәм нәселеннән түгелләр иде», ди. (Кол Шәриф һәм аның заманы. – Казан, 2005)

Кол Шәриф Казан өчен бу сугыш «уналты кичә һәм көндез туктаусыз өзелмичә дәвам итте», дип яза, ахырда «рухы төшкән кяфер кире ташланды һәм каһәрләнеп чигенде», ди. Әлбәттә, сугыш булгач, ике яктан да югалтулар була, әмма Кол Шәриф язганча, урыс гаскәре тулысынча кырып салына. «Бәхете кара һәм җиңелгән дошманны казанлылар шулкадәр кырдылар ки, аларның барлык эзләре җир йөзеннән агып китте, – дип, Кол Шәриф изге Коръән аятьләрен китерә. – Тәңре явыз кавемне соңгы кешесенә кадәр юк итте, Тәңрегә мең шөкер булсын. Каланың ике тарафында кара кяфер үлесе кылыч һәм хәнҗәр ризыгы, кортларга ризык булып ятырлар иде. Аяк басарлык та җир калмады.»

Татарлар алданалар, имеш, ханбикәне биреп, дәүләтне саклап калалар, нәтиҗәдә, барысын да югалталар

Әйе, 1550 елда Сөембикә ханбикә Казанны урысларга бирмәгән, саклап калган. Рус тарихчысы Михаил Худяков та «Походы 1549 и 1550 годов потерпели полную неудачу, и русское правительство занялось пересмотром своей военной программы», дип яза. (М.Худяков. Очерки по истории Казанского ханства) Ягъни, алга таба руслар Казанда хан алыштыру белән мавыкмыйча, Казан ханлыгын тулысынча яулап алу һәм дәүләт буларак юк итү максатын куялар. Әмма моның өчен башта юлдан ана арыслан кебек ханбикәне – Сөембикәне алып ташларга кирәк була, алар моңа 1551 елның августында, имеш, килешү юлы белән ирешәләр дә. Татарлар алданалар, имеш, ханбикәне биреп, дәүләтне саклап калалар, нәтиҗәдә, барысын да югалталар… Аннан соң инде милләт язмышына канлы тамга булып сугылган 1552 елның октябре килеп җитә…

Символик яктан караганда, татар халкының фаҗигале язмышы үзенең ханбикәсен һәм аның нәсел дәвамчысын урыс кулына коллыкка биреп җибәрүдән башлана. Бу вакыйгаларга сәяси күзлектән бәя биргәндә, агрессиянең төп сәбәпчесе булган Мәскәү дәүләтенең Казан ханлыгына карата стратегик максаты үзгәрү тора. Кырым ханлыгы аша Төркия протектораты булып торган, шул рәвешле, ислам хәлифәтенә буйсынган Казан ханлыгын, аның артыннан барлык мөселман-татар дәүләтләрен юк итү, Мәскәүгә буйсындыру планы тормышка ашырыла. Ә Мәскәүне алар «Өченче Рим», дип игълан итәләр, ягъни, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Византияләр юкка чыкканнан соң, православ үзәге булып Мәскәү кала һәм алар христиан булмаган бөтен халыкларга каршы ут ачалар, тәре явына күтәреләләр…

«Только на рубеже 40-х и 50-х годов XVI в. в области русской внешней политики в отношении стран Востока, и в отношении Казанского ханства, в частности, происходит существенный перелом. Возникает идея проведения завоевательной активной политики к востоку и югу от среднего течения Волги и о присоединения к Московии пространств от Волги до Урала и от Казани до Каспийского моря включительно.” (В.В.Похлебкин, күрсәтелгән хезмәт)

Казан ханлыгын басып Мәскәү даирәләрендә хәл ителгән, урыс чиркәве фатихасы белән ныгытылган

Ягъни, Казан ханлыгын басып алу һәм татар-мөселман дәүләте буларак юк итү инде Мәскәү даирәләрендә хәл ителгән, урыс чиркәве фатихасы белән ныгытылган, гаскәр утлы корал белән тәэмин ителгән була. Сүз ниндидер килешүләр, сөйләшүләр алып барулар турында бармый, сүз башта ук Казан ханлыгын юк итү, утка тоту, халкын кол итү һәм чукындыру турында гына бара. Вильям Похлебкин моны рус тышкы сәясәтендә «яңа сүз» – чит территорияләрне көч кулланып, корал белән басып алу», дип бәяли.

«Орудием этого нового внешнеполитического направления Русского государства (царства) должна стать не активная дипломатия, а неприкрытая явная и притом цинично проявленная военная сила. Территориальные присоединения должны были добываться в основном вооруженной рукой. Именно это было “новым словом” в русской внешней политике второй половины XVI в. И это новое слово получило сознательную поддержку, благословение и обоснование со стороны православной церкви, ставшей впервые широко и открыто предъявлять свои претензии на обращение в христианство масс язычников и мусульман Востока. Первым во внешнеполитической повестке дня с начало 50-х годов XVI в. стоял вопрос о присоединения Казанского ханства к России как самого ее ближайшего и крупнейшего соседа на юго-востоке.» (В.В.Похлебкин, күрсәтелгән хезмәт)

Әйе, галим Похлебкин дөрес бәяләгәнчә, тагы да ерак максат – басып алган халыкларны, бигрәк тә мәҗүси һәм мөселманнарны чукындыру, христиан диненә кертү була. Һәм алар моңа өлешчә ирешәләр дә. Көчләп чукындырулар белән бергә, урыслаштыру сәясәте дә алып барыла, чөнки дини тамырларыннан, үзенең гореф-гадәтләреннән, ана теленнән аерылган кешегә үз милләтендә калу мөмкин булмый, аның нәселе урыска әйләнә. Күрәсез, Казан ханлыгын басып алу канлы чаршавы артында нинди мәкерле идеологик, дини һәм милли максатлар торган! Һәм Казан ханлыгының җиңелүендә бары тик татарларның үзләрен генә гаепләп калдыру бик беркатлы, гаделсез бәя булыр иде! Әйе, татарның мондый мәкергә каршы торырлык мәкере, ерак максатлары, астыртын һәм ачыктан-ачык явызлыкка каршы торырлык сәяси көче булмаган. Алар кебек, дөньяны яулап алу, башкаларны көчләп үз диненә кертү, милләтеннән ваз кичтерү максаты да булмаган татарда! Татар, кайда гына яшәсә дә, кайда гына дәүләт тотса да, башкаларның теленә дә, диненә дә тимәгән, үзенекенә дә кагылмаслар, дип уйлаган. Моның өчен аны гаепләп буламы?

Кыйналучыны гына түгел, аның сыртына атланып явызларча кыйнаучыны да гаепләргә кирәк

Казан ханлыгы җимерелүдә татарның үзен генә гаепләүчеләргә каршы тагы бер дәлил. Казаннан соң татар кулыннан Әстерхан киткән, аннары Себер, Кырым урыслар кулына күчкән, нәрсә, алар да казанлылар кебек таркау һәм әзерлексез булганмы? XVIII гасырда Кавказ, XIX гасырда Урта Азия тулысынча урыс итеге астында калган, бу халыклар да үзара талашып ятканмы, шуңа күрә җиңелгәннәрме? Икенче дөнья сугышыннан соң ярты Европаны совет гаскәрләре басып алды, алар да казан татарлары кебек таркау булганга шушы хәлдә калганмы? Юк, җәмәгать, монда кыйналучыны гына түгел, аның сыртына атланып явызларча кыйнаучыны да гаепләргә кирәк! Югыйсә, нәрсә килеп чыга – берәүнең гөлбакчадай өенә угрылар бәреп кереп, аны талап, җәберләп, үтереп китәләр, ә без таланучыны гаепләргә ашыгабыз. Имеш, капкасы яхшы бикләнмәгән, имеш, коймасы биек булмаган, эте өрмәгән, әле хатыны белән дә талашып яткан булырга да мөмкин… Явызны – явыз диясе урынга, без аның корбаныннан гаеп эзлибез, шулай итеп, яңа корбаннарга юл ачабыз.

Татарларны басып алудан башланган «йоту» сәясәте, кара вирус кебек, бөтен дөньяга таралып ята

Әйе, узган гасырларда алар бөтен ислам дөньясын, төрки-татарларны чиркәү тәресе астына куып кертергә хыялландылар, шул юлда күпме кан койдылар, сугыштылар! 1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң бөтен дөньяны совет концлагерына куып кертү өчен көрәштеләр, шул юлда тагы күпме кан койдылар! Хәзер «Урыс дөньясы» («Русский Мир»)битлеге астында дөнья буйлап шушы ук максатларда тиңсез эш алып баралар. Күрәсез, татарларны басып алудан башланган «йоту» сәясәте, йогышлы чир, кара вирус кебек, инде бөтен дөньяга таралып ята… Телне, динне, милли хәтерне, чәйнәмичә дә, йота бара… Каршы торалмасаң, бөтенләй йотачаклар да! Инде ничә гасырларга сузылган тиңсез көрәштә дә исән калган татар шулай аждаһа авызында йотылып, мәңгелеккә юкка чыгармы? Һәм тагы милләтнең үзен гаепләрләрме?

Хәтер көне алдыннан бәгыремне әнә шундый шомлы уйлар телгәли…

azatliq.org

Просмотров: 447

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>