Лаешта «Зөләйха күзләрен ача» сериалындагы Сәмрух авылы өчен инвесторлар эзлиләр

FAB6DBC0-B8CA-4699-902E-CB77C66B2B1AХәзер хакимияттә урман фондына караган җир кишәрлеген формалаштыру буенча эш алып баралар. 

Лаеш районы хакимиятендә «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелгән Сәмрух авылын финанслау һәм карап тоту мәсьәләсен хәл итәргә ниятлиләр. Хәзерге вакытта бу мәйданчык туристик объектлар реестрына кертелмәсә дә, районга килүчеләрдә кызыксыну уята. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Сез боларның урман фонды җирләрендә урнаштырылган кинодекорацияләр икәнлеген аңларга тиеш. Ә бу капиталь төзелешне күздә тотмый», — диде ул.

Хәзер хакимияттә урман фондына караган җир кишәрлеген формалаштыру буенча эш алып баралар. Ул алга таба Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан муниципаль бюджет учреждениесенә даими сроксыз файдалануга тапшырылачак. Бары тик шуннан соң гына район проект әзерләү белән шөгыльләнә һәм инвесторлар чакыра алачак.

Лаеш районындагы Сәмрух махсус бистәсе Чулман елгасы буенда урнашкан. Биредә сериалның төп һәм иң кызыклы эпизодлары төшерелгән. Бистә белән танышу бушлай.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 616

Комментирование запрещено